Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабыйларның якын дусты

“Яхшы дусның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак”, дип тикмәгә әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Рөстәм Мәҗит улы Ганиев та – нәкъ шундый, бакчабызда көтеп алынган кунак, таянычыбыз да, ышанычыбыз д...

“Яхшы дусның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак”, дип тикмәгә әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Рөстәм Мәҗит улы Ганиев та – нәкъ шундый, бакчабызда көтеп алынган кунак, таянычыбыз да, ышанычыбыз да. Зурларга гына түгел, сабыйларга да әйтер сүзе бар аның. Ә балалар күңелен аңлаган кеше һич картая белми инде ул. Инде ничә ел рәттән “Тукай варислары”н тәрбияләшергә ярдәм итә.

Туган телебездә аһаңле, ирекле аралашучы балалар өчен бүләкләр әзерләүдән тыш, аларның чыгышларын да яратып тыңлый, әби-бабаларыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен кулланып, милли тәрбия бирүгә аеруча мөкиббән. Намус белән эшләгәнне күрә, тиешенчә бәяли дә белә. Бакчабызда булдырылган “Сөембикә” премиясенә ия булган алдынгы педагогларны, тәҗрибәле хезмәткәрләребезне һәр адым үсендерә. Гомумән, ул бакчабыз тормышы белән кызыксынып тора. Кунак азга килә, күпне күрә, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шул кыска вакыт эчендә күзе төшкән кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә дә ярдәм кулы суза ул. Шуңа да нык яратабыз үзен. Һәрбер башлангычыбызга дәрт өсти, өмет уята. 

2022 ел – Россиядә илебез халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстанда Цифрлаштыру елы булса, Рөстәм абыйның юбиллее белән дә истәлекле. Яраткан шәһәребездәге “Нефтехим” берләшмәсенә 55 ел булуы да – матур күренеш. Калабызның китапханәләр системасында эшләүчеләр тарафыннан 2022 елны әле шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хөрмәтле якташыбыз Разил абый Вәлиев елы дип аталуы да –гомумән, зур шатлык.

Димәк, безнең өчен берсеннән-берсе мөһим эчтәлекле, истәлекле елны шәһәребезнең зыялы шәхесләре:”Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Хәмзә Азал улы Баһманов, Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, Суфиян Минһаҗ улы Минһаҗев, Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов һ.б. шәхесләребез белән бергә булачакбыз.

Форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевне, барлык хезмәткәрләр, әти-әниләр, сабыйлар исеменнән тәбрик итәбез. Күтәренке рух, бәрәкәтле озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез!!! Киләчәктә дә бергә булырга, бердәм эшләргә, милли җанлы ул-кызлар тәрбияләп үстерергә язсын.
Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы коллективы исеменнән,
Нурзия МИРХАЗОВА, бакча мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ