Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабыйларыбыз – Тукай юбилеена

Түбән Камадагы “Сөембикә” балалар бакчасында быел икенче тапкыр инде саф татар телендә аралашучы 5 – 7 яшьлек балалар өчен махсус   республикакүләм чара уздыру күздә тотыла. Март аенда малай...

Түбән Камадагы “Сөембикә” балалар бакчасында быел икенче тапкыр инде саф татар телендә аралашучы 5 – 7 яшьлек балалар өчен махсус   республикакүләм чара уздыру күздә тотыла. Март аенда малайлар һәм кызлар, “Сөйкемле бала-2021” конкурсында көч сынашып, татар булулары белән горурлансалар, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель аенда Тукай варислары булуларын исбатлап күрсәтерләр. Кыскача әйткәндә, “Сөйкемле бала-2021” бәйгесенең нәтиҗәләре белән тиздән таныштырырбыз, республикабызның төрле шәһәрләреннән бик күп видеоязмалар кабул иттек. Ә безнең бакчабызның данын 11 нче төркемдә тәрбияләнүче Айзат Гыймалетдинов яклаячак.  

Тукай варисларына килгәндә, моңынчы төбәкара оештырылган “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән бәйгенең быел республика күләмендә уздырылуы да бик мөһим, үзгә. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Әлбәттә, Тукай рухы, Тукай шигърияте балалар бакчасыннан башлана. Шунлыктан сабыйларны Тукай иҗаты белән таныштырып кына калмыйбыз, әкиятләрен сәхнәләштереп, шигырьләрен күңелдән сөйлибез. Туган телебезгә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына «Без – Тукайлы халык» дип горурланып әйтә алабыз. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай теле» дип саф татарча сөйләшәбез, гаилә тәрбиясендә кулланабыз. Ел атамасыннан күренгәнчә, Дуслык илендә яшибез. Бишьеллык тарихы булган бәйгенең финалы 23 апрель көнне уздырыла, 12 апрельгә кадәр гаризалар белән бергә видеоязмалар кабул ителә. Һәм иң мөһиме: Тукай варисларын барлау, бәяләү саф татар телендә уздырылачак! Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак. Бүләкләү мәсьәләсенә килгәндә, җиңүчеләргә, әлбәттә, истәлекле бүләкләр каралган, һәм аларны булдыруда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевкә, Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Әзәл улы Баһмановка,  “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага рәхмәтлебез.

 
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы  мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә

 
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ