Сагындырыр өчен китеп барды…

Бу язма эзтатар әдип Шаһинур Мостафинның якты истәлегенә багышлана.

Быелгы 9 Май бәйрәме минем өчен башка еллардагысыннан үзенең моңсулыгы белән аерылып торды кебек. Мәктәп бакчасындагы һәйкәл янында узган митингта да кемдер җитмәгән төсле иде. Бөек Җиңү  көне җитүгә «ялт» итеп балкып кайтып җитүче Шаһинур абыебыз җитмәде быелгы бәйрәмгә. Дәһшәтле сугышның күпме билгесез каһарманнарына икенче тормыш бүләк итүче Шаһинур Әхмәтсафа бу бәйрәмне бигрәк тә үз итә иде.  Итә иде дим, чөнки безнең арабыздан аның бакыйлыкка күчүенә дә 5 нче июньдә,  бер  ел була.

   Үзе язганча, бар гомерен «батырлыкка һәм матурлыкка дан җырлауга багышлаган» якташымның иҗатын хәтер күперенә тиңлим мин. Чөнки аның китаплары хәтер йомгагының икенче очында калган вакыйгаларны, язмышларны бүгенге буынга илтүче күпер булып күренә миңа. Аннары Шаһинур абыйның үзен дә районыбызны, Мамадышыбызны мәркәзебез Казан белән бәйләүче рухи күпергә тиңли якташларыбыз.  Шуның кадәр киңкырлы эшчәнлеге өстенә мәктәп балалары белән очрашуларга да вакыт тапты ул, алар белән күпме Батырлык дәресләре үткәрелде. Кайсы гына мәктәпкә килеп керсә дә, көтелгән кунак булды.

 Үзенең байлыгы һәм саулыгы хакына сугыш зилзиләсе узган күпме урыннарда булып, күпме чакрымнар узды.  1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугышта үз-үзләрен аямаган фидакярь җаннарны – батырларыбызны барларга, санларга, данларга күптән вакыт иде инде. Шаһинур Мостафин   турында Казахстанның Алматы шәһәрендә яшәп иҗат итүче олпат милләттәшебез – шагыйрь, композитор, җырчы Равил ага Гозәеров  бик хаклы рәвештә мондый шигырь юллары язды:

   Әткәйләрнең сугыш сукмагыннан,

Еллар узгач кат-кат үттең Син.

Шул өзелгән җырлар ялгансын дип,

Язмыш йомгакларын сүттең син.

   Никадәр тирән мәгънә салынган сүзләр! Шушы олуг эшне башкаруны, әтисе, сугыш ветераны Әхмәтсафа абыйның вәсыяте итеп кабул иткән әлеге эшчәнлеген шулкадәр мавыгып башкара ки, бу турыда болай дип искә ала иде Шаһинур абый: «Кайчагында үземне дә сугыш күргән кебек тоям… Хәер, әтием белән  бергә яу кырларында дошманның ут ноктларын томаларга бергә барганбыз бит, аның кан тамырларында без дә – туачак балалары – җиде егет, дүрт кыз да булганбыз бит».

      Районыбызның гына түгел, республикабызның визит карточкасына әверелгән авылдашыбыз Фатиха әби һәм аның сугышта үлгән сигез улы язмышын чагылдырган документаль кыйсса – Шаһинур Мостафинның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсенең иң югары ноктасыдыр. Мамадышның Җиңү паркында  куелган, намазга басарга әзерләнгәндәй ап-актан киенгән Фатиха түтинең мәһабәт һәйкәле дә авторга дан җырлый. Балалары язмышын ачыклый алмыйча тетрәнеп, фани дөньядан мәңгелеккә күчкән Фатиха түтинең инде рухы тынычлык тапкандыр. Ватаныбыз киңлекләрендә чәчелгән тарихи материалларны – документ-истәлекләрне, окоплардан язылган хатларны, тарихи шәхесләрнең хәтирәләрен җыю-туплау нәтиҗәсендә  туган йөзәрләгән иҗат әсәрләренең бу берсе генә. Аларның һәркайсына күпме хезмәт салынган.

    Авыруы көчәеп, хәле авырайгач та үз кыйбласына тугры калган әдип ул Шаһинур абый! Хастаханә ятакларында ятканда да кулыннан каләмен төшермәде. Бу турыда ул үзе болай дип язып калдырды: «2017 елның апрель-октябрь айларында Казандагы Үзәк онкология диспансерында катлаулы операцияләр кичергәч, гомерлеккә икенче төркем инвалид булып калдым. Әмма төшенкелеккә бирелмичә, яңа көч-дәрт белән иҗат итүемне дәвам иттердем. Соңгы ике ел ярым вакыт эчендә төрле нәшриятларда балалар һәм зурлар өчен дүрт китабымны чыгару бәхетенә ирештем. Хәзер дә кулымнан каләмемне төшермим. Бөек Ватан сугышы чорында фашист илбасарларны җиңүебезнең 75 еллык юбилеен каршылап, нәшриятларга татар һәм рус телләрендәге ике китабымны әзерләп тапшырдым.

Мәгълүм булганча, без 2021 елда Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер яктысы» эзләнү экспедициясе җитәкчесе буларак, хәзер «Үлемсез полк» каһарманнары» дигән яңа китабым өчен билгесез батырлар турында материаллар туплыйм». Ләкин тормышның үз кагыйдәләре. Төгәлләнмәгән эшләре калды әле язучының. Аның эшен дәвам итүчеләр, һичшиксез, табылыр.

«Минемчә, кешеләрнең фанилыктагы иң зур бәхете шулдыр ул – мәңгелеккә матур эз калдырып китү. Андый дуслар үзәк өзгеч дәрәҗәдә сагындыра!..».

Йөрәк түреннән ургылып чыккан әлеге ихлас сүзләрне күренекле әдип-галим, Башкорт дәүләт университеты профессоры Суфиян ага Поварисов Татарстанның халык шагыйре Илдар ага Юзеевка багышланган “Моң эчендәге матурлык” дигән мәрсиясендә язган иде. Бу бөек сүзләр нәкъ Шаһинур абыйга да атап эйтелгән кебек. Туган җирен өзелеп яратучы, халкы өчен атылып торучы мондый шәхесебезне онытырга хакыбыз юк. Әйе, сагынабыз, бик сагынабыз сине, Шаһинур абый! Үзәкләрне өзеп сагындырыр өчен китеп бардың.

Язмамны Шаһинур Мостафинның бакыйлыкка күчәренә 157 көн калгач язылган васыятьнамәсеннән бер өзек китереп тәмамлыйм:

Бәхилләшәм Сезнең белән,

Күңелкәем тулышкан…

Тик белегез: беркайчан да

Туймадым мин тормыштан!

 

Туймадым Сезне яратып,

Туймадым җырлап-сөеп…

Сезнең кебек асыл җаннар

Булганда, Дөнья көлеп

Тора иде һәрвакытта! –

Беркайчан да онытмам…

…Үзем дә мин тузан кебек

Тузгымам, юкка чыкмам!

 

Таңнар булып атармын мин,

Кояш булып балкырмын!..

Һәр иртәдә Сезнең янга

Җылы нурдай кайтырмын!

 

Чәчегездән үбәрмен мин,

Битегездән сыйпармын…

Иңнәрегездән иркәләп,

Назлап кына кочармын!

Ә аннары Мәңгелеккә

Бер җыр булып очармын!

 

Шул Үлмәс Моң гел яңгырар

Күңелегез күгендә!

Җырга гашыйк булган җаннар

Картаюны белми лә –

Сезнең арагызда яшим,

Тургай кебек, бүген дә!..

 

Шунысын да искәртеп үтим: әлеге сүзләр – минем җанымның да кайтавазы! Ошбу шигъри юллар хәлем аеруча авыр булган мизгелдә туган иде. Соңгы сулышымны алып, бакый дөньяга күчкәндә дә, ул сезнең колагыгызда гел яңгырап, хәтерегездә мәңге саклансын диеп иҗат иттем әлеге шигыремне…».

 

  Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.