Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сакал йөртмәсәң, чыбык белән суктыралар»

Көрәк сакаллы әлеге милләттәшебезне әүвәл Әфганстан татары дип гөманлаган идем. Рөстәм Хәбибуллин үзебезнең Актаныш егете булып чыкты. Дөресен әйтим: Татар конгрессында Әфганстан татарларына кагылышлы...

Көрәк сакаллы әлеге милләттәшебезне әүвәл Әфганстан татары дип гөманлаган идем. Рөстәм Хәбибуллин үзебезнең Актаныш егете булып чыкты. Дөресен әйтим: Татар конгрессында Әфганстан татарларына кагылышлы зур сөйләшү була дип ишеткәч, кем әйтмешли, атлый-йөгерә Ирек мәйданына ашыккан идем. Анда, нигездә, әфганчы-интернационалистларны җыйган булып чыктылар. Дүрт дистә ел элек булган хәлләрне, СССРның Әфганстанга «чикләнгән контингент» дип аталган гаскәр кертүен искә төшерсәң (анда миллионлаган татар яшәгәнен дә белгәч), тау-таш арасында татар татарга каршы да сугышып йөргән булып чыга түгелме соң?!  Хәер, хәзер, кырык ел узгач, СССР җитәкчеләрен «авантюристлар» дип гаепләве ансат. Социалистик дөнья белән капиталистик дөнья капма-каршы торганда дөрес карарга килүе шактый читен булгандыр.  АКШ үзе дә соңрак әлеге  «әфган капканы» на килеп капты, әле һаман гаскәрен чыгарып бетерә алмый аптырый. Без-журналистлар, табигый, «аборигеннарны», ягъни Әфганстан татарларын күрергә килсәк, оештыручылар, нигездә, әфганчы-сугышчыларны, һәрхәлдә, шул дәһшәтле вакыйгаларга катнашы булганнарны җыйган булып чыкты. Менә шуңа күрә сәеррәк тоелды бу кичә. Дөрес, кичәдә әлеге Әфганстан татарларын үз күзе белән күргән, алар белән шактый тыгыз аралаша башлаган Рөстәм Хәбибуллин Каф тавы артындагы милләттәшләребез турында язарга килгән каләм әһелләренә табыш булды.

Ни дисәң дә кызык бит: көтмәгәндә-уйламаганда 7 миллионлы татар милләте ун миллионга җитәргә тора. Байтак кына мәгълүмат чаралары, Әфганстанда өч миллион милләттәшебез яши икән, дип язып чыкты ич. Дөрес, бераз соңрак, 300 меңнән 3 миллионга хәтле татар булырга мөмкин, дип төзәтмә кертүчеләр күренде. Ни генә булмасын: безнең өчен зур куаныч бу. Күрше илдә йөз меңләгән, миллионлаган милләттәшең, өммәттәшең яшәп ятсын әле! Кем сөенмәс?! Без монда, татар бетә, дип аһ органда, чикнең теге ягында, борын төбендә генә карендәшләр дөнья көтә икән, ләбаса. Дөрес, телебезне онытып бетерә язсалар да, Рөстәмнең сөйләвенә караганда, татар икәнлекләрен хәтерлиләр, башка милләтләр арасында һәм шулар атамасын алып яшәсәләр дә, сөнниләр, хәнәфиләр булып калганнар, рәхмәт яугыры! Югыйса, без монда, элек ислам дине татарны сакласа да, хәзер инде сакламый, рус телле мөселманнар илдә арта бара, шул исәптән бәгъзе руслар да исламга күчә башлады, дип аптырый башлаган идек. Милли үзаң барыбер кала, дини үзенчәлек, бу очракта сөннилек, хәнәфичелек (тәгаен алганда Әфганстан җирендә) татарлыкны сакларга ярдәм итә икән, шөкер.
Дөрес,  Әфганстан татарлары белән аралашу, хезмәттәшлек итү бик үк җиңел булмаска охшаган. Без инде шактый европалашкан, гасырдан артык дөньяви дәүләттә яшәп ятабыз, чикнең теге ягында, әфган җирендә  дини дәүләт тәртипләре хөкем сөрә. Әмма үтеп чыга алмаслык каршылык түгел бу. Әнә Азәрбайҗан әзәриләре белән Иран әзәриләрен икесе ике халык дип сөйлиләр иде. Җәмгыятькә дин тоту иреге кайтарылгач, ике арадагы боз эри башлады. Шәт, без дә озакка сузмый уртак тел табарбыз. Шуңа күрә дә ике арадагы багланышларны ныгыту бурычы галимнәребез белән беррәттән дин әһелләребезгә, тәгаен алганда, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләре җилкәсенә дә төшә, минемчә. Татар милләтен саклау стратегиясен эшләргә алынган Татар конгрессына да киң мәйдан ачыла, җәмәгать. Әйдәгез, Әфганстан татарларының барлыгын, күплеген татар яшәешенең бер мисалы, үрнәге, дип кабул итик. Бәлкем,  Ходай безгә аларны бер сабак булыр дип саклагандыр?!
   Россия Мөселман хәйрия-патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин илләребез арасында сәүдә-икътисади багланышларны җайга салу ниятендә  Әфганстанга моннан дүрт ел элек барып чыккан (әлеге фондның вәкиллекләре Фәләстыйн, Гыйрак, Сүрия кебек ислам дәүләтләрендә дә бар). Нигездә, илнең төньяк провинцияләрендә – Мазари-Шәриф, Кондыз якларында эш йөртә, Россиядә җитештерелгән, ихтыяҗ зур булган товарларны мөселман кардәшләребезгә китереп җиткерүне төп бурычы итеп саный якташыбыз.
    Кызганыч, Рөстәм  үзе иске татар язуын белми булып чыкты. Кардәшләребез белән күрешкәч, анда кулына алган китапларның текстларын Интернет ярдәменә укып карагач, инкыйлабка хәтле булган телебезгә – иске татар теленә охшаган, дигән фикергә килгән ул (гаҗәп түгел, инкыйлабка хәтле Истанбулда чыккан китапларны – Казанда, Казанда нәшер ителгәннәрне Истанбулда, Кырымда тәрҗемәчесез укыганнар лабаса).
- Әдәби телнең уртак булуы бер хәл, Әфганстан татарларында ерак гасырладан килгән гореф-гадәтләребез, әйтик, татар көрәше яхшы сакланган. Нәкъ бездәге кебек әүвәл бәйләмичә көрәшәләр дә, аннан сөлге бәйләп бил алышалар. Ат чабышы да нәкъ шул.  Анда да бездәге кебек чыдам татар атлары. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, бездәге кебек Сабантуй уздыралар. Элек татарларның статусы берничек тә билгеләнмәгән иде. Хәзер  милләт атамасын туу таныклыгына кертүгә, паспортта яздыруга ирештеләр. Чираттагы бурыч, Милли Шура – парламент аша уздырып, татар милләтен ил Конституциясенә кертүгә ирешү. Хәзер  ашыгыч рәвештә татар теле дәреслекләре булдырырга кирәк. Билгеле, төньяк провинцияләрдә төп аралашу теле дари теле булгач,  әлеге җирлектә яшәгән бөтен кеше дә белгәч, дәреслекләрне шушы тел нигезендә язарга кирәк. Татар тел белгечләре, филолог галимнәр өчен бу бик авыр эш булмастыр дип уйлыйм. Татарлар гына яшәгән өязләр,татар атамасы кергән авыл-шәһәрләр байтак.  Әфганстанда, чыннан да,  берничә миллион татар булырга мөмкин, – дип сөйләде Р. Хәбибуллин.
Татар исемен танытуга, ишәйтүгә, Татарстан белән элемтәләрне ныгытуга Әфганстанда ни-нәрсә комачаулый соң? «Үзбәкләр, хәзәрлеләр моңа сөенмәячәк инде. Татарның саны артса, аларның саны кимеячәк бит», – дип аңлата ул. Әле шунысы да бар: бу якларда төрекләр бик актив икән. Төрек теле курслары ачып, белем алырга сусаган яшьләрне Төркиядә укытып, үзара яхшы багланышлар урнаштыра икән төрек кардәшләребез. «Безгә дә Әфганстанда менә шундый тел курслары ачасы, яшьләрне  үзебезгә чакырып укытуны җайга саласы иде», – дип хыяллана Рөстәм. 
   Сүз уңаенан әңгәмәдәшемнең көрәк сакалына төрттерәм, сакаллы булгач, сине үзебезнең кеше дип уйлыйлардыр инде, дим. Чынлап та, шулай икән. Озын сакаллы булгач, машинаны туктатып, кем икән дип кызыксынып тормыйлар, ди. Сакалсыз булсаң,  сакал-мыек үсми торган кеше – күсә булуың турында табибтан белешмә кирәк, белешмәң юк икән, чыбык белән суктыралар, дип көлә ул. Илнең бер үзенчәлеге шунда: кешеләр  хөкүмәткә ышанып бетми, шуңа күрә байтак кына төбәктә җирле каршы тору көчләре үз халкының иминлеген үзләре саклый. Ни кызганыч: илдә тынычлык, татулык урнашмаганга, төрле җинаятьчел халыкара төркемнәрнең мәнфәгатьләре кисешкән дәүләт булганга, Әфганстан һаман балалар үлем-китеме буенча дөньяда беренче урында тора икән. Әфганстан белән Пакьстан арасында чикләр шартлы гына булганга, күчеп йөрүче кабиләләр байтак, шуңа күрә ил халкының санын төгәл алуы да кыен, диләр белгечләр.
    Сүзебезне әфганчы-интернационалистларны искә алудан башлаган идек. Әңгәмә ахырында үзеннән-үзе бу тема кабат калкып чыкты. «Әфган конфликты» вакытында хәбәрсез югалганнарны ачыклау белән дә шөгыльләнә икән әлеге хәйрия фонды. Әле күптән түгел генә әлеге сугыш-орыш  хәрәкәтләрендә һәлак булып, Әфганстан җирендә җирләнеп калган, үз вакытында хәбәрсез югалган дип саналган өч якташыбызның кайда җирләнүен белешкән фонд әһелләре.  Болар – Мамадыштан  Илшат Гәрәйханов, Чаллыдан Юрий Быков, Актаныштан Хамбал Гамбаров. Хәзерге вакытта Әфганстан җирендә, гомумән, өч йөзләп илдәшебезнең җәсәде бар дип исәпләнә. Ил парламенты бу җәсәдләрне төрле чокыр-чакырлардан зиратларга күчереп җирләргә дә, ватаннарына алып китәргә дә рөхсәт биргән. «Табигый, якыннары үзләренә алып кайтып җирләрләргә телиләрдер. Тик Әфганстанда тынычлык урнашып бетмәгәнгә, әле хәзер дә җәсәдне казып алып тәгаен кем булуын ачыклавы, бернинди маҗарасыз ул төштән алып китүе кыен һәм хәвефле гамәл булганга, бу эшкә керешми торабыз», – дип авыр сулады Рөстәм.
Рәшит МИНҺАҖ

Автор фотосы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ