Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәхнәдә «Җәлил» операсы

“Җәлил” операсының, аның үз исемен йөрткән опера һәм балет театрында куелуы үзе бер зур вакыйга. Ә инде тамашаның     илебез тарихында   иң фаҗигале даталарының берсе &nb...

“Җәлил” операсының, аның үз исемен йөрткән опера һәм балет театрында куелуы үзе бер зур вакыйга. Ә инде тамашаның     илебез тарихында   иң фаҗигале даталарының берсе  булган - Хәтер һәм кайгы көненә туры килүе  Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз иңенә  төшкән фаҗигане һәм шул ук вакытта палач балтасына башын салган хәлдә дә иленә, халкына биргән антына тугры калган каһарман шагыйрьне һәм аның көрәштәшләре Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровларны  күз алдына китереп бастыра.

 Залга этләр яртеп “немец солдатлары” килеп керүгә үк  йөрәкләр жу итеп китә.  Алга таба тагын да хәтәррәк -әсирлеккә төшү, концлагерь...Берничә күренештә  шагыйрнең хатыны Әминә ханымны да,  кечкенә кызы Чулпанны да, шигырьләрен илгә кайтарырга ант иткән  Андре Тиммермансны күреп калабаз...Һәммәсе йөрәк өзгеч мизгелләр.  
Операны  караганда шагыйрнең  язмышы тулысынча тугәүдәләнә. Катлаулы декорация , артистларның үз партияләрен бирелеп башкаруы үзенекен итә.
 Операның язылу тарихы да шактый гыйбрәтле.  1946 елда   Муса Җәлилне илгә хыянәт итүдә гаепләп җинаять эше кузгатылып,   аңа сатлыкҗан   мөһере сугылып нәкъ бер ел узгач,  Нәҗип Җиаһанов   драматург Әхмәт Фәйзи белән берлектә  “Шагыйрь”  операсын иҗат   итеп сәхнәгә чыгара.  Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһановның бер үк йортта, бер үк подъездда яшәвен, дуслар булуын,  хәтта  саубуллашканда кабат очрашуга өмет итеп, бил каешларын алышулары мәгълүм.    Билбауларны алмашуны авыр юлга чыгар алдыннан үтәлә торган  ата-бабадан калган йола буларак,  исән-имин кабат  очрашуга юраганнардыр алар да. Менә шундый якын дуслар буларак композитор әлеге әсәрне язуны үзенең намус эше дип санагандыр...Әмма хакимияттәгеләр аны  Муса Җәлилнең  протатибы  булуын бик тиз аңлап ала һәм  сәхнәдән төшерәләр.    Бары тик   1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң  Нәҗип Җиһанов  әлеге операга  нигезләнеп  “Җәлил” операсын иҗат итә. .

”Җәлил” татар трагик опера-поэмасын . карарга килгән тамашачыларның яртысы диярлек бүген –иртәгә  ил сагына китәсе егетләр иде. Алар тамаша залыннан чыгуга театр янына дүрт зур-зур  автобус  килеп туктады. Нинди уй-хисләр белән китте икән алар?!

Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ