Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәлам, Актәпи!» – гардеробтагы спектакль

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры кабат шаккаттырырга җыена. 26, 27 октябрьдә биредә «Исәнме, Актәпи!» дип исемләнгән спектакльнең премьерасы узачак.– Интерактив формат...

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры кабат шаккаттырырга җыена. 26, 27 октябрьдә биредә «Исәнме, Актәпи!» дип исемләнгән спектакльнең премьерасы узачак.

– Интерактив формат – нәкъ менә балалар өчен инде, – ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Театрның бишенче диварын юкка чыгару ысулы дип тә атый моны белгечләр. «Театр кием элгечтән башлана» дигәнне ишетмәгән кеше юктыр. Ә бу очракта спектакль чын-чынлап гардеробта барачак, ә фойе тамаша залына әйләнә. Тамашачылар өчен махсус 50 урын сатып алганнар. Артистлар һәм тамашачы арасында энергия алмашы дигән әйбер бик тә көчле булачак.
– Бу спектакльнең азагы бик тә чыгымлы, – дип шаярта баш режисссер. – Барлык персонажның да хыялы бер – эт алу. Әсәрне караган яшь тамашачыларыбыз да әлеге хыял белән кайтып китәләр. Үземә дә, өйгә тере эт алу мөмкинлеге булмагач, улыма 4800 сумга интерактив эт алып бирергә туры килде.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ