Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәлам!» татар теле уку әсбапларын апробацияләү тәмамлана

Казан мәктәпләрендә 1 – 4нче сыйныфлар өчен «Сәлам!» уку әсбапларын апробацияләү тәмамлана. Алар рус телле балаларны татар телендә сөйләшү күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Уку әсбапларының авторла...

Казан мәктәпләрендә 1 – 4нче сыйныфлар өчен «Сәлам!» уку әсбапларын апробацияләү тәмамлана. Алар рус телле балаларны татар телендә сөйләшү күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Уку әсбапларының авторларының берсе Рашат Якупов хәбәр иткәнчә, өч ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы чакыруы буенча алар «Сәлам!» уку әсбабын төзүгә керешкән.
Быел башлангыч сыйныфларда апробация ахырына якынлашып килә, 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар өчен уку әсбаплары әзерләү эше финал стадиясенә кертелде. Әсбаплар укытучыларга да, укучыларга да ошый.
Элеккеге методикалардан аермалы буларак, «Сәлам!» уку әсбабында грамматика юк диярлек, ә төп басым укучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ясала.
Балалар татар телендә ситуатив диалоглар аша аралашырга өйрәнә. Моннан тыш, методика укыту барышында төрле уеннар һәм җырлар куллануны да күздә тота.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ