Логотип Магариф уку
Цитата:

Салым түләүдә нинди үзгәрешләр бар?

Байларның еллык табышы  5 000 000 сумнан артса, аның шуннан зуррак өлешенә салым 15 проценттан салына.Салым диюгә, күпләрнең теше сызлый башлый.  Хәзер бит алар безнең илдә дә бик күбәйде, з...

Байларның еллык табышы  5 000 000 сумнан артса, аның шуннан зуррак өлешенә салым 15 проценттан салына.
Салым диюгә, күпләрнең теше сызлый башлый.  Хәзер бит алар безнең илдә дә бик күбәйде, зурайды һәм төрлеләнде. Ел ахырына таба салым түлисе бары искә төшә дә соңгы айда  Салым инспекциясенә чабабыз. Ә андагы чиратлар белән кайсыбыз таныш түгел? Бик атлыгып тормасаң да, салымны барыбер түләргә туры киләчәк. Башта ук кәефне төшермәс өчен, аның кайбер күңелле яклары турында да сөйләшеп алыйк.
Милкебез өчен дәүләткә  мәҗбүри салым кертү белән беррәттән,  кануннар халыкка түләнгән салымның бер өлешен  кире кайтарып алу мөмкинлеге дә бирә. Әйдәгез, шуларның да кайберләрен күздән кичерик.
2022 ЕЛДА САЛЫМ КОДЕКСЫНА НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТЕЛДЕ СОҢ?
2021 елның 5 мартында кабул ителгән 88-ФЗ  Федераль канунда РФ Салым кодексына кертелгән  үзгәреш физик затларның физкультура-спорт хезмәтләре өчен түләнгән суммасының беркадәрен үзләренә кайтару мөмкинлеге бирә. Аны, кешенең үз чыгымнарыннан тыш, 18 яше җитмәгән балалар өчен тотылган акчадан да кайтарырга була.
Физкультура һәм спорт өчен тотылган чыгымнарның максималь күләме елына  120 000 сум дип билгеләнгән. Бу суммага башка социаль чыгымнар да  (дәвалану, салым түләүченең белем күтәрүе)   керә. Шул 120 000 сум акчаның 13 процентын кире алу өчен түбәндәге гамәлләрне кылырга кирәк.
Беренчедән, физкультура-спорт өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешма яки шәхси эшмәкәр РФ хөкүмәте ел саен чыгара торган исемлеккә теркәлгән, һәм ул аның төп эшчәнлеге булып торырга тиеш. Икенчедән, кешенең үзендә шул хезмәтләргә киткән чыгымнарны раслаучы  документлар булуы шарт.
АЛАРГА ТҮБӘНДӘГЕЛӘР КЕРӘ:

  1. Физкультура-спорт хезмәте күрсәтү турында килешүнең күчермәсе.

  2. Кәгазьгә басылган касса чегы яки, 2003 елның 22 маенда   чыккан «Россия Федерациясендә исәп-хисап ясаганда, контроль-касса техникасы куллану» турындагы 54-ФЗ  Федераль  закон таләп иткәнчә, электрон форматтагы чек.

  3. Акча күчерү өчен банк реквизитлары.

  4. Баланың (әгәр нәкъ менә аның спорт дәресләренә киткән чыгымнары каралса) туу турындагы таныклыгы.


Моннан тыш, Декларациягә  фитнес өчен тотылган чыгымнарны  да теркәргә яки аны эш бирүче аша кайтарып алырга мөмкин.
ҖЫЕЛГАН ДОКУМЕНТЛАРНЫ НИЧЕК ТАПШЫРЫРГА?
Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачылган булса, бу  җиңел эшләнә. Моның өчен анда бирелгән махсус форманы тутырып, кирәкле документларны (оешма белән төзелгән килешү һәм акча түләү документлары) теркәү сорала.   Әлеге заявка 30 көн эчендә каралып, инспектор  салымны кайтару яки кайтармау турында карар чыгара. Ул турыдагы Хәбәр (Уведомление) инспекциядән эш бирүчегә юллана. Оешманың бухгалтериясе шуның нигезендә кешенең хезмәт хакыннан НДФЛ (физик затларның табыш салымы) салымын тотуны туктатып тора һәм гыйнварда тотылганын кайтарып бирә. Бу ел ахырына кадәр – бөтен тиешле сумма кайтарылып беткәнче дәвам итәчәк.
Шулай итеп, спорт, дәвалану, белем күтәрү кебек хезмәтләргә киткән акчаның салым өлешен кайтарып алу турында без нинди нәтиҗәләр ясый алабыз? Аны 2022 ел өчен яки соңрак вакытлар  өчен дә кире кайтарып була.
3-НДФЛ  декларациясен тутырып, аны  ИФНСка тапшыру 2023 ел башыннан башлана. Моның тагын бер шарты – РФ салым түләүчесе булу һәм үз табышларыңның  13 процентын  дәүләткә түләп бару.
Салым канунындагы икенче яңалык милекне сатканда НДФЛ (физик затлар табышына салым) салымыннан азат ителү белән бәйле. Бу яңалык 2021 елда сатылган торактан кергән табышка кагыла. Бу очракта ул милеккә күпме вакыт хуҗа булып торуның роле юк.
МОНЫҢ ӨЧЕН ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ  ШАРТЛАРНЫҢ БЕРНИЧӘСЕН КАРАП ҮТИК:

  1. Киләсе елның апреленә кадәр ике яки аннан артык баласы булган гаиләләр икенче торак сатып алырга исәпләгәндә, өлешләп түләү төзелешендә аласы  торакның тулы бәясен түләсәләр.



  1. Сатып алган торак мәйданы сатылганныкыннан зуррак яки кадастр бәясе югарырак булса, салымнан котылу  өчен балаларның яше 18 дән артмау  (көндезге бүлектә укучылар өчен – 24 яшь) шарт.

  2. Сатылган торакның кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска тиеш. Моннан тыш, салым түләүченең яки аның гаилә әгъзаларының сатылган торакның аларныкы булуыннан туктау вакытына алар хуҗа булган башка бер  торакның гомуми мәйданы зурлыгы  буенча сатып алынган торак мәйданының   сатылганныкыннан 50 процентка артмавы   шарт итеп куела.

  3. 2022 елның 1 гыйнварыннан Салым кодексында тагын бер яңалык пәйда булды. Ул хезмәткәрләрнең санаторий-курорт ялына кагыла.


Президент Владимир Путин 2021 елның 17 февралендә кул куйган 8-ФЗ кануны оешмаларга 2022 елның гыйнварыннан табыш салымын киметергә мөмкинлек бирә. Әлеге яңалык нигезендә  эш бирүчеләр курорт-санаторийда дәвалануны  турыдан-туры түли алалар. Моның өчен аларга турагентлар һәм туроператорлар белән килешү төзү мәҗбүри түгел. Мондый үзгәрешнең тагын бер кызыклы ягы бар: әлеге ташлама хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, гаилә әгъзалары – хатыны (ире), ата-ана һәм балаларына, 18 яшькә кадәрге үсмерләргә  дә (көндезге укудагыларга 24 яшькә )   кагыла.
Әгәр хезмәткәр юлламаны (путёвканы) мөстәкыйль сатып алса, эш бирүче аның чыгымын каплый ала.
Салым кодексындагы чираттагы яңалык байлар өчен салымга кагыла. Әгәр РФ ватандашының еллык табышы
5 миллионнан артса, табышның аннан югарырак өлешенә  НДФЛ (физик затлар табышына салым) 15 проценттан салыначак.
Автомобиль хуҗалары өчен дә салымда үзгәрешләр бар. Хәзер кыйммәтле автомобильләр  3 миллионнан
10 миллионга кадәр күтәрелә. Бу – 10 миллион сумлык автомобильләр транспорт салымы түләгәндә өстәмә коэффициенттан азат булалар дигән сүз. Транспорт салымын исәпләгәндә, двигательнең куәте һәм  автомобильнең эшләп чыгарылган вакыты исәпкә алына. Тагын бер нәрсә: автомобильнең кайда теркәлүен дә исәптә тотарга кирәк, чөнки бәяләр төрле регионда төрлечә.
Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр күп кенә кешегә файдага булып чыгар, дип өметләнәбез.

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА


Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ