Саннарда язылган язмыш

Баланың нәрсәгә сәләтле икәнен ничек аңларга? Аның холкы-фигыленә, кызыксынуларына карап кына потенциалын ачарга мөмкинме? Әлеге сораулар күпчелек ата-ананы кызыксындыра. Башта нинди түгәрәккә биреп карарга икән дип уйланабыз, үсмер чагы җиткәч, ялгыш юлга кереп китмәгәе дип кайгыртабыз, мәктәп тәмамлар вакытта нинди һөнәр сайласа, бәхетле булыр икән дип баш ватабыз. Баксаң, баланың сәләте ул тугач та аның язмыш дәфтәренә язып куела икән. «Чү! Бу нинди әкият тагын?!» – дияргә ашыкмыйк. Күптән түгел үземә кызыклы тоелган яңа юнәлеш –
«язмыш матрицасы» дигән система белән таныштым. Ул – саннарның кеше тормышына йогынтысы, аның бу дөньяга нинди миссия белән килүе турындагы белем.

Бу – багу түгел!

– «Язмыш матрицасы» баланың тормышта кирәк булачак сыйфатларын ачыклый, аның кайсы якларын үстерергә кирәклеген күрсәтә, – дип аңлатты миңа Гөлназ Гәрәева. Психология, үз-үзеңне танып белү, саннар белән бәйле белемнәргә ул озак еллар журналистикада эшләгәннән соң килә. Рус телендә «выгорание» дигән төшенчә бар. Эштән арганлык аны да шул халәткә китерә. Яратып, күңел биреп тапшырулар әзерләгән, радио тыңлаучылар мәхәббәтен яуларга өлгергән булса да, күңеле белән анда калырга теләмәгән ул. Яңалыкка омтылу, үз-үзен танып белү теләге аны психология, саннар, язмыш белемнәрен өйрәнү юлына китереп чыгара. Башта үзе өстендә күп эшли, укый, күпкә өйрәнә, хәзер инде «язмыш матрицасы» дигән система буенча шәхси консультацияләр үткәрә. Үзенең Инстаграм челтәрендәге блогында ул әлеге темага бик кызыклы постлар яза, туры эфирлар үткәрә.

«Кеше үз бәхетен үзе төзи» дип әйтүчеләр белән килешмәгәнгә күрә, бу үземә дә бик кызык тоелды, һәм әлеге юнәлеш баланың кайсы яклап сәләтле икәнен ачык-
лауда ничек ярдәм итүен аңлыйсым килде. Юкса, тормышта шундыйрак очраклар булгалый бит: бала әнисе теләге белән югары уку йортына керә дә, үзен бәхетсез саный, үз юлын таба алмый; таланты ташып торган үсмер үзенең кыюсызлыгы аркасында зур уңышларга ирешә алмый һ.б. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен ниләр эшләргә соң?

Иң элек шул сорауга җавап бирик: нәрсә соң ул «язмыш матрицасы», һәм ул ни рәвешле «эшли»?

– «Язмыш матрицасы» ул – үз-үзеңне танып белү системасы, астрология, нумерологиягә охшаш белем. Ул борынгыдан килгән саннарны өйрәнү гыйлемнәре белән бәйле, – дип аңлата Гөлназ. – Мисыр, гарәп илләрендә саннарны математик яктан гына түгел, ә аларның мәгънәсен дә өйрәнгәннәр. Ягъни һәр сан ниндидер бер мәгънәгә ия. Һәм ул турыдан-туры кеше язмышына тәэсир итә. Күпләр мондый гыйлемнәрне багу белән бутый. Бу – ялгыш фикер. Саннар дөньясы – ул белем. Менә шул өлкәне озак еллар өйрәнгәннән соң, барысын бергә туплап һәм билгеле бер системага салып Наталья Ладини дигән дәвалаучы хатын үзенең авторлык методикасын булдыра, аны ул «язмыш матрицасы» дип атый. Аның ярдәмендә кешенең бу дөньяга нинди потенциал, сыйфатлар һәм сәләтләр белән килүен, нинди миссияне үтәргә тиешлеген ачыкларга була. Алай гына да түгел, «язмыш матрицасы» белән үзеңнен киләчәгеңне дә фаразларга мөмкин.

Аңлаешлырак булсын өчен, Гөлназ матрицаны кәгазьгә төшереп күрсәтә. Башта бер квадрат ясый, аннары шунын эченә тагын бер квадрат урнаштыра. Шуннан кешенең туган көне, ае, елы саннарын кулланып, элементар математик исәпләүләр нәтиҗәсендә (бу эшне аңа тормыш иптәше Наил җайлаштырган – саннар автоматик рәвештә исәпләнелә торган итеп махсус программа төзеп биргән) һәр квадратның почмагына кешенең үз энергиясенә туры килердәй нокталар һәм саннар язып чыга (рәсемдә).

– Һәр ноктаның атамасы һәм мәгънәсе бар. Алар утыздан артык, – дип аңлата Гөлназ. – Мәсәлән, «Синең көчле сыйфатларың», «Синең миссияң», «Сиңа нинди һөнәр туры килә», «Син балаларга нинди энергия бирергә тиеш» һ.б. Алар һәркайсы кеше турында төгәл мәгълүмат җиткерә. Моңа ышанмаучылар да бар, әлбәттә. Баштарак скептик карап, кызык өчен генә миннән «язмыш матрицасын» исәпләткән кешеләр саннар китереп чыгарган нәтиҗәләр белән танышкач хәйран кала. «Ничек шулай ул? Нәкъ минем турыда язылган бит!» – дип шаккаталар. Ирем дә баштарак минем бу эшемә сәерсенеп караган иде, хәзер инде башка фикердә, программист буларак, миңа махсус сайт та ясап бирде хәтта.

Тәрбия өчен «минус»

Гөлназ сөйләгәннәр миңа бик кызык булып китте. «Язмыш матрицасы» кешегә үз-үзен танып белергә ярдәм итә икән, димәк, бу системаны кече яшьтән үк кулланырга мөмкин ләбаса дип исәпләдем үземчә. Ягъни баланың сәләтләрен, кайсы сыйфатларын үстерергә кирәклеген тикшертеп, аның алдагы юлын ата-аналары җиңеләйтә ала. Мәсәлән, без улыбызны нинди генә түгәрәккә йөртеп карамадык! Бассейнда да йөзде, баянда да уйнады, айкидога да йөрде, театрда да уйнады, туп та типте. Ахыр чиктә күңеле соңгысын сайлады. Бала үз-
үзен тапканчы, күпме вакыт һәм акча сарыф ителгән!
Бу уйлануларымны Гөлназ да күтәреп алды:

– Матрицаны кече яшьтән түгел, ә бала мәктәп яшенә җиткәч карарга кирәк, чөнки матрица, беренче чиратта –
ул өстәмә киңәш кенә. Иң элек баланың үзен тыңлый белергә кирәк. Аның ниләр белән кызыксынуын, үзенә кызыклы тоелган өлкәләргә игътибар итеп, сәләтне кечкенәдән күреп алырга була. Мәсәлән, минем олы улым – иҗади кеше. Ул хыялланырга, рәсем ясарга ярата. Иншалар яза башласа, туктатып булмый, әллә нәрсәләр уйлап чыгара! Ә әтисе математика, физика фәннәрен яхшы үзләштергән. Программалаштыру кебек төгәл фән белән эшләгәч, улының бу якларын аңлап бетерми. «Мин аны аңламыйм, нигә шундый ул?» – дип шакката. Минемчә, ул малаенда үзенең сыйфатларын күрергә телидер, ә бала күңеле белән миңа охшаган, мин дә шундый иҗади, хыялый кеше. Ә менә кечкенә улыбыз чат әтисе төсле үк – ул төгәл, аңа математика фәне кызык, шуңа күрә мин әти-әниләргә иң элек баланың кызыксынуларына игътибар итәргә киңәш итәм. Әйтик, 3-4 яшьлек сабый үзенең нинди түгәрәккә йөрергә теләвен аңлап бетерми. Ул кайда бирсәң, шунда бара. Йөреп карый, аннары гына үзенә ул шөгыльнең ошавын-ошамавын әйтә. Шуннан аны башка түгәрәккә биреп карыйсың. Дөрес, бу бик күп вакытны ала һәм акча ягыннан да отышлы түгел, әмма балага мөмкинлек биреп карамыйча, аның кызыксынуларын үстереп булмый. Түгәрәкләрнең акчалы булуы –
бездәге өстәмә белем бирү системасының минусы ул. Балалар бакчаларында бер түгәрәккә айлык түләү 600-700 сум, мәктәпләрдә – 1000-2000 сум чамасы. Бала үзенә ошаганын сайлап алсын өчен, башта кимендә
3-4 түгәрәккә йөртеп карарга кирәк. Элек, без укыган чакта, бушлай иде алар. Ошатмасаң, теләсә кайсы вакытта китәргә була. Ә хәзер берсенә язылсаң, акчасы алдан түләнгән булганга күрә, йөреп бетерергә кирәк. Аның өстәмә чыгымнары да бар бит әле. Әйтик, хоккей белән шөгыльләнер өчен генә дә махсус киемнәрен ким дигәндә 10 мең сумга сатып алырга кирәк. «Кулланып карау» өчен бу бик зур акчалар, бала 1-2 дәрестән соң ул спорт төренең аңа ошамавын кайтып әйтсә, мәҗбүриләп йөртеп булмый бит! Нәрсә әйтергә телим: акчага корылган бу система балага үзен теге яки бу түгәрәктә сынап карарга, үз потенциалын ачып бетерергә мөмкинлек бирми.

– Гөлназ, мин дөрес аңлыйммы, баланың сәләтен ул үсә төшкәч кенә ачыкларга була. Ә «язмыш матрицасы» ярдәмендә аның дөрес юлдан китү-китмәвен тикшереп кенә карау мөмкин?

– Ата-аналарның күбесе миңа нәкъ шулай дип мөрәҗәгать итә дә инде: «Менә безнең һөнәр сайлар вакыт җитте, без фәлән юнәлеш белән шөгыльләнеп дөрес эшлибезме?», «Баланың чит телләр үзләштерергә сәләте барлыгын сиземлим, шуны тикшереп карап булмыймы?» Шул сорауларга «язмыш матрицасы» системасы буенча җавап алганнан соң: «Карале, мин ялгышмаганмын икән, чыннан да фәлән-фәлән өлкәләр минем балага туры килә икән бит» яки «Уйланыр урын бар, мин алай дип исәпләмәгән идем» дип әйтәләр. Хәтта балалар үзләре дә матрицалары буенча ясалган нәтиҗәләрне укыгач, анда язылганнарның үзләренә туры килүен күреп, шаккатып калалар.

Суга караган күк!

Кызыксынып, улым Рәсүлнең матрицасын каратам. Туган көн, ай, ел саннары белән математик исәп-ләүләрдән соң, аның «Шәхси сыйфатлары» ноктасында 19 саны чыкты. Бу аның әйләнә-тирәдәгеләргә карата ачык, көчле энергияле кеше булуы турында сөйли. Ул бик тиз игътибарны үзенә җәлеп итә белә, лидерлык позициясе көчле. Андый кешеләр, гадәттә, глобаль мәсәләләрне хәл итүчән була. Алар һәрчак – позитив, күңел төшенкелегенә һәм депрессиягә бик сирәк бирелә. Аның энергиясе башка кешеләргә дә күчәргә тиеш, шуңа күрә һөнәрен иҗтимагый эшчәнлек яки иҗат белән бәйләсә, хуп булачак.

Гөлназ әйткәндәй, укыйм да хәйран калам: «язмыш матрицасы» Рәсүл турында шулкадәр төгәл мәгълүматны ничек белә? Аның чыннан да озаклап борын асылындырып утырганы юк, үпкәсен шундук оныта да кояш яктырткандай елмаеп чыгып җитә. Лидер булуын да кайда барса да күреп алалар – һәрвакыт «на передовой». Һөнәр сайларга иртәрәк әле, 6 нчы сыйныфта гына белем ала, әмма хәзер аның иҗтимагый эшчәнлеккә яки иҗат өлкәсенә кереп китсә үзе өчен яхшырак булачагын аңладым. Димәк, алга таба безгә аның белән шул юнәлешләрдә эшләргә һәм шөгыльләнергә кирәк булачак.

Матрица тормышның һәр өлкәсен әнә шулай исәп-ләп чыгарып, аның нәтиҗәсен сөйләп бирергә мөмкин. Аваздаш сайтларда аның бушлай вариантлары бар, тулырак мәгълүмат өчен акча түләргә кирәк, билгеле. Баласының киләчәге өчен кайгырткан ата-анага ул гына киртә була алмый торгандыр, дип исәплим.

Галия Хәбибрахманова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.