Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлаучылар өчен Гүзәл Уразова һәм Данир Сабиров җырлый

Сайлаулар көнендә «Казан Арена» футбол стадионында татар эстрадасының популяр артистлары чыгыш ясаячак. Сайлаучылар өчен әзерләнгән күңел ачу программасы белән журналистларны Татарстан Президенты ярдә...

Сайлаулар көнендә «Казан Арена» футбол стадионында татар эстрадасының популяр артистлары чыгыш ясаячак. Сайлаучылар өчен әзерләнгән күңел ачу программасы белән журналистларны Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева таныштырды. 
Президент ярдәмчесе сайлау көне гадәттәгечә бәйрәмгә тиң булуы һәм аның гаилә, балалар белән үткәрү өчен яхшы мөмкинлек икәнең әйтеп узды.  Барлык муниципалитетларда бәйрәм чаралары әзерләнде. Аларда катнашу өчен нибары Татарстан Республикасы Дәүләт Советына VI чакылылыш депутатларын сайлауда катнашу сорала. Мәйдәнчыкларга моны дәлилләүче беләзекләре булган кешеләр керә алачак.
Казанда 8 сентябрь көнне татар  һәм рус эстрадасының популяр башкаручылары чыгышлары көтелә. «Казан Арена» стадионы алдында Гүзәл Уразова, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова җырлаячак.
Ләйлә Фазлыева концертта Радик Юльякшинның катнашмавы турында әйтте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ