Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлауларда чир йоктыру куркынычы юк

Татмедианың брифинглар залында сайлаулар уңаеннан бер-бер артлы матбугат конференцияләре уза. Чираттагысы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкч...

Татмедианың брифинглар залында сайлаулар уңаеннан бер-бер артлы матбугат конференцияләре уза. Чираттагысы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белән булды.
Ведомство җитәкчесе журналистларны гомуми эпидемиологик хәл белән таныштырып китте. Барлыгы республикада 6787 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә 23 авыру теркәлгән.
Августта безнең республика эпидемиянең III этабына керде. Ягъни, күп кенә халык йөри торган урыннар ачылды. Җәйнең соңгы аенда шулай ук Казан шәһәрендә һәм республикада массакүләм зур-зур чаралар үткәрелде. Кешеләр башка төбәкләрдән, диңгез буйларыннан яллардан кайттылар. «Шуңа да карамастан эпидемиологик хәл тотрыклы калды», – диде Марина Патяшина.
«Сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең сәламәтлекләренә бернинди куркыныч та янамый, чөнки барлык чаралар да күрелгән, – дип дәвам итте спикер. – Брифингтан соң үзем тагын тавыш бирү урыннарын тикшерергә барам. Миңа Киров һәм Мәскәү районнары беркетелгән».
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ