Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат

Бу хакта республиканың Язучылар берлеге сайты хәбәр итә.Акъегет – әдәби тәхәллүс. Шагыйрьнең рәсми документлардагы исеме – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы. Ул 1951 елның 5 мар­тында Татарстанның Балык...

Бу хакта республиканың Язучылар берлеге сайты хәбәр итә.
Акъегет – әдәби тәхәллүс. Шагыйрьнең рәсми документлардагы исеме – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы. Ул 1951 елның 5 мар­тында Татарстанның Балык Бистәсе районы Бал­тач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.
Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел – нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда…» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Карусели осени» (2006) җыентыклары. Шулай ук Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәш­ләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язма­лары шундыйлардан.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлык­лары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ