Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева сынаулардан соң ничек үзгәргәнен әйтте

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева тормышында булган вакыйгалар — улы үлгәч һәм иреннән аерылгач, үзенең ничек үзгәргәнен әйтте.«Элек теләсә нинди маҗараларга кереп китәргә әзер идем, хәзер...

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева тормышында булган вакыйгалар — улы үлгәч һәм иреннән аерылгач, үзенең ничек үзгәргәнен әйтте.
«Элек теләсә нинди маҗараларга кереп китәргә әзер идем, хәзер тормышка җитдирәк карыйм бугай. Кемнедер якын китерү, аралаша башлауда минем өчен тагын да күбрәк кагыйдәләр барлыкка килде. Ир-атның күбрәк сыйфатларына игътибар итәм. Үзем өстендә дә эшләргә тырышам. Медаль ике яклы, диләр бит. Бер генә якта булмый хаталар», — дип сөйләде Лилия «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул соңгы вакытта язылган шигырьләре авыррак булганын әйтте. Аның иҗаты соңгы өч елда, гомумән, сүлпән булган. «Дөрес әйтәләр, бер караганда, бер көн белән яшәргә кирәк, диләр. Мин күбрәк алдагысы белән яшәдем бугай: улым тугач язам, улым тугач, болай була, тегеләй була дип яшәп, ул хыялларны улым белән бергә күмдем дисәм дә була. Хәзер мин бер көнлек яшәү рәвешенә ияләнә барам кебек», — дип уртаклашты шагыйрә.
«Мин хәзер хыяллана алмый башладым. Элек мин гомер буе хыяллар юк, планнар гына минем, дип йөри идем. Әмма аңладым: якты хыяллар булырга тиеш, тик фанатизм дәрәҗәсендә түгел, „шулай булса, бәхетле булам“ дип йөрергә кирәкми. Ә алай булмаса… алай булмаска да мөмкин бит. Шуңа күрә берничә вариант калдырырга кирәк. Бер генә вариант белән яшәсәң, бөтен тормышың чәлпәрәмә килгәч, югалып каласың икән. Шуны аңладым», — дип белдерде Лилия Сәлахетдинова.
Сынауларның Аллаһы Тәгаләдән икәнен белсә дә, аларны кичерү читен булганын да яшермәде шагыйрә. «Корган планнарың югалгач, тоннель азагында яктылык күрмисең, шул яктылыкны күрмәгәч, бик авыр. Ул яктылыкны эзли-эзли бер ел, хәтта күбрәк уза бугай инде… Улым үлгәнгә ел ярым вакыт узды, әмма ничектер һаман көтү режимында. Булыр ул, яхшы булыр, ләкин хәзер үк түгел — шунысын беләсең», — диде.
«Мин шулай килеп чыкканга да үкенмим, Хаҗда хыялланып теләкләр теләгәнемә дә үкенмим. Бәлки, шулай дөресрәктер. Әгәр алай булмаса, бәлки, начаррак булган булыр иде…» — дип сөйләде.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ