Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахмат-уен гына түгел

«Шахмат – берәүләр өчен ул сәнгать, мантыйк, анализ яратучылар өчен фән, ә өченчеләргә ул барыннан да көрәш, азарт, тәвәккәллек».М.Таль, шахмат буенча дөнья чемпионыАктанышны Татарстанның авыл шахматы...

«Шахмат – берәүләр өчен ул сәнгать, мантыйк, анализ яратучылар өчен фән, ә өченчеләргә ул барыннан да көрәш, азарт, тәвәккәллек».
М.Таль, шахмат буенча дөнья чемпионы

Актанышны Татарстанның авыл шахматы үзәге диләр иде. Дөрес икән. Без Балалар спорт мәктәбенә килгәндә, аның яшь шахматчылар шөгыльләнә торган өлеше умарта күче кебек кайнап тора иде. Өч класс. Бөтен җиһазлары халыкара стандартларга туры китереп эшләнгән: гроссмейстерлар уйный торган өстәлләр, сәгатьләр.
– Безнең класслар баштанаяк җиһазландырылган. Матди-техник базабызны ныгытуда район хакимия-тенең, спонсорларыбызның, район шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салиховның, озак еллар район спорт комитетын җитәкләгән Марс Гардис-ламовның ярдәме зур булды. Менә бу сәгатьләр бездә 100 данә, һәрберсе 5 әр мең тора. Бүгенге көндә республикада шахмат ярышларын,100–150 шахматчыны чакырып, Казан, Чаллы оештыра, районнардан без генә уздыра алабыз, – диләр Актаныштагы шахмат хәрәкәтенең башында торган тренерлар Фәһим Галим улы Галимов белән Илдар Сәрдәр улы Имамов беравыздан.
Өченче ел авыл яшьләре спартакиадасында Татарстаннан, Удмуртиядән, Башкортстаннан, Свердловскидан 160 шахматчы – җәмгысы 28 команда катнашкан.
– Әле күптән түгел генә ТР Шахмат федерациясе тарихында тирән эз калдырган, ике тапкыр – Россия, сигез тапкыр Татарстан чемпионы булган, халыкара арбитр, РФ Шахмат федерациясе әгъзасы Наил Ибраһим улы Мөхәммәтҗанов истәлегенә турнир уздырдык, – ди 30 ел буе әлеге клубта тренер булып эшләүче Фәһим Галимович һәм укучылары белән горурланып өсти: – Барлык беренче урыннар актанышлыларда калды.
Аларның икесе турында да«уйнаучы» тренерлар дисәк, дөрес-рәк тә булыр, чөнки үзләре дә авыл спортчылары арасында Татарстан чемпионы исемен яңартып кына
(20 тапкыр гына да түгелдер!) торалар. Шәкертләре дә остазларына охшап махы бирми – берничә тапкыр Россия чемпионнары булганнар. Турнирларны гел яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый торгач, Татарстан чемпионы булуларының да исәбен югалтканнардыр, дисәм, анысын спорт мәктәбенә керә-керешли коридордагы пыяла киштәләргә елы-елы белән тезелеп киткән кубоклар искәртеп тора икән.
– Шахмат кешене тәртипкә өйрәтә. Безгә йөрүче балалар барысы да – отличниклар һәм ударниклар. Шахмат уйнаганга күрә бу! Чөнки шахмат тормышта үз-үзеңне тотарга, эшләргә һәм законнарны хөрмәт итәргә өйрәтә. Шахматта я җиңәсең, я җиңеләсең, ә кайчагында үз мәнфәгатьләреңне читкә куеп, чигенеп тә куясың. Гомерлек дуслар дашушында табыла. Бары эшләргә, үз-үзеңне оештырырга гына кирәк, –ди Илдар Сәрдәр улы, шахматның өс-тенлекле үзенчәлекләрен барлап. –
Балалар барысы да сәләтле. Шуңа күрә дә мин аларга гел әйтә киләм, башыгыз бар, урыныгызда утырып торырга өйрәнегез, дим. Басылып эшләргә, ялыкмыйча утырып уйларга өйрәтү – безнең төп бурыч шул.
Бер нәрсәгә игътибар иттем: класс-ка кергән 4–5 нче сыйныф малайлары туп-туры өстәл артына барып утырмый, иң башта остазлары янына барып, кул биреп күрешә. Тегеләре дә «энем», «улым» дип кенә торалар. Чып-чын педагоглар! Ул чыннан да шулай. Фәһим Галимов 22 елбуе физика-математика укыткан. Суыксуда, Аккүздә мәктәп директоры, партком секретаре булып эшләгән кешегә районда шахмат хәрәкәтенә нигез салырга тәкъдим ясаганнар. Илшат Шәехович Фәрдиев – район башлыгы, ә Энгель Нәвапович Фәттаховның аның беренче урынбасары булып эшләгән 1998 ел була ул. Очраклы гына тәкъдим булмый. Ул чагында ук Фәһим әфәнденең, кайда гына укытса да, үзеннән калмый йөртә һәм балаларны шахматка өйрәтә торган магнитлы тактасы була. Ул такта әле булса исән, әле булса балаларга хезмәт итә. Язмыш түгел диген. Ул чагында түгәрәккә тәгаенләнгән өч бүлмәне нәкъ менә шахмат җене кагылган Илдар Сәрдәр улы җитәкләгән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты бинасыннан тәкъдим итәләр. Шул заманнан бирле бу ике зат янәшә атлый. Бүген инде алар икесе дә ТРның атказанган спорт хезмәткәрләре.
Кызык, үз гомерендәге беренче шахматны Фәһим, Галимов, 2 нче сыйныфта укыганда, Рәшит Нәҗметдиновның «Шахмат уены» дигән китабыннан күрә. Күрүен күрә дә бит нинди нәрсә икәнен аңлап кына бетерми. Шулай да пластилиннан фигуралар ясап, әнкәсенең камыр баса торган куна тактасының арткы ягына химик карандашны төкерекләпшакмаклар сыза һәм уйнап карый. Уен ошап китә малайга. Соңракпластилин сыннар буялган кәтүкләргә алышына.
– Чып-чын шахматны беренче тапкыр сабакташым Рөстәм Миркасыймовта күреп ушларым китте. Минем үземә андый бәхет 7 нчегә күчкәч кенә эләкте. Әле булса исемдә 3 сум да 60 тиен – безнең гаилә өчен чамасыз кыйммәт иде ул, – дип, тренер әтисез үткән малай чагына кайтып килә.
Балалар үз партияләрен уйнап, кем-нең – җиңүче, кемнең җиңелүче булуын хәл иткән арада, сүз һаман да шахматның шәхескә йогынтысы турында барды.
– Алай да гел үк зыянсыз шөгыль түгел ул – шахмат дигәнебез. Менә мин бик каты китап укый торган кеше идем. Соңгы 11 елда, ныклап торып балалар белән эшләгәч, китапны теләгәнчә кулга ала алмадым. Эчкечелекне дәвалап була, ә моны юк. Шахмат ул сине тулысынча ялмап үзенә тартып ала. Дөньяңны онытасың. Менә без балалар белән көндез монда, кичке сигездән унга кадәр һәркөнне компьютерда шахмат уйныйбыз. Онлайн турнирлар уздырабыз. Билгеле, әйбәт ягы да бар. Менә сез агрономны гына карагыз. Ул да бит: «Быел гына чәчәм дә бүтән эшләмәем, җитте», – ди. Чәчкәч уҗым чыга да «ах» итә белгеч. «Эшлибез, яшибез икән әле!» – ди. Монда да шул ук бит, – дип фәлсәфи уйларга да бирелеп ала Илдар әфәнде.
Юкка гына агрономны исенә төшерми. Белеме буенча биолог-зоолог икән ул үзе. Заманында Себердә балык заводында директор, туган якларга кайткач, парторг, Боз сарае директоры да булган. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын җитәкләгәндә, шахматчыларны үз канаты астына алуын да искә алып киттек. Сүз иярә сүз чыгып, шахматның аның өчен бердәнбер шөгыль түгел икәнлеге дә ачыкланды. Баксаң, бакчачы да, умартачы да икән әле үзе. Бакчасында виноградның гына да 13–14 сорты үсә дип сөйләделәр. Кактуслар үстерү белән дә мавыккан чаклары, хәтта шуның буенча республикада Гран-при яулаганы да булган.
– Тормышта бөтен нәрсәм җитеш –6 балам, 10 оныгым бар. Укучылар белән эшләүдән өстәмә тәм табам. Җитәкче кешегә рәхмәт бик эләкми бит ул, зурлардан аермалы буларак балалар рәхмәтле була беләләр. Биредә шөгыльләнгән балалар әле бездән соң да, шахмат уйнарга Илдар абыйлар, Фәһим абыйлар өйрәтте дип балаларына сөйләячәкләр. Бу – гомерлек шөгыль, – ди Илдар Имамов.
10 ел дәвамында республиканы гөрләткән Алисә Галләмова турнирларын да искә төшереп алдык. Ул турнирларны уздыруда шахмат федерациясенең башкарма секретаре Наил Ибраһимович Мөхәммәтҗановның ярдәме нык булган. Алисә үзенең турнирын Казанга «алып киткәч» хакимият башлыгы кубогына турнирлар уздыру гадәткә керә. Иң мөһиме Спорт мәктәбе каршында эшләп килгән шахматчылар үз максатларына ирешәләр. Бүгенге көндә шахмат уены балалар бакчасына да үтеп кергән. Яшь рәссамнарга кадәр күргәзмәләрен «Шахмат – тормыш көзгесе» дип ача икән, димәк, шах-
мат – уен эш кенә түгел. Ул – актанышлыларның яшәү рәвеше.
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ