Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков: «Төбәкләрдә редакцияләргә мультимедиалы форматта эшләү өчен грантлар кирәк»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының беренче утырышында төбәкләрдәге редакцияләр яңа мультимедиалы форматта эшли алсын өчен махсус грантлар...

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының беренче утырышында төбәкләрдәге редакцияләр яңа мультимедиалы форматта эшли алсын өчен махсус грантлар кирәклеген әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Ул «Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар» дискуссия мәйданчыгы модераторы буларак секциягә нәтиҗә ясады. Анда алтмыштан артык журналист катнашкан, 12 чыгыш ясалган. Регионнардан килгән тәкъдимнәр белән таныштырды. 
«15 регионда татар газетасы редакцияләре эшли, татар тормышын яктыртучы матбугат чаралары конгресс белән актив эшли. Алардан тәкъдим шул: яңа мультимедиалы форматта эшләү өчен махсус грантлар кирәк һәм җиһазлар. Аларның бурычы – үз төбәгендә онлайн туры элемтә алып бару, видеоформат булдыру. Һәр төбәктә мультимедиалы заманча форматлы редакцияләр булдыру», – дип белдерде Шамил Садыйков.
Ул дүрт юнәлешне билгеләде. «Беренчедән, матбугат ул – милли үсешнең катализаторы. Бүген татар дөньясында тотрыклы рәвештә бик күп мәгълүмат чаралары эшли. ТНВ иярчен ярдәмендә дөнья буйлап тарала. «Ватаным Татарстан», республика газеталары бар, 50 төбәктә «Татмедиа» газета-журналлары таратыла. Киләчәк ул – Интернет һәм социаль челтәрләр. Безгә татар мохитен Интернет һәм социаль челтәрләрдә төзергә кирәк», – диде.
«Икенче бурыч – мультимедиалы булу. Текст кына түгел, фото-видео, интерактив онлайн да кирәк», – ди Шамил Садыйков. Кадрлар әзерләү – өченче бурыч. «Туган телен саф белгән кадрларны яшь буын арасында табу – зур проблема», – диде Садыйков.
Дүртенче юнәлеш – татар матбугатын тарату мәсьәләсе. «Киләчәкне маркетплейсларда күрәбез. Озон, Вайлдберриз аша татар матбугат чараларын яздыра аласыз. Эзләнегез, без һәрвакыт булышачакбыз», – диде.
ТР вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәкләргә грант бирүне хуплады. «Хактан да, ярдәм итмәсәк, грант бирмәсәк, эшмәкәрлек ягыннан гына карау авыр аны. Өлкәләрдән тәкъдимнәрне безгә язып бирегез, без аларны алдагы планнарга, резолюциягә кертергә тиешбез», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ