Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәҗәрәне ничек төзергә?

Сирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә.Җиде буынга әби-бабайлар саны 254кә тулаМинем,...

Сирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә.
Җиде буынга әби-бабайлар саны 254кә тула
Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина эленеп торганын да күргәнем бар. Ни өчен дүрт дип сораучы булмас кебек, андый сорау бирүче табылса, һәр кешенең ике әбисе, ике бабасы барлыгын исенә төшерәм. Нәселеңнең дүрт тармагы. Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4,
карт әби-бабайлар – 8. Димәк, 7 буынга әби-бабайлар саны 254 кә тула. Рәссамнар бу күренешне канатларын җәйгән кош рәвешендә сыйфатлаган.  
Картина рәвешендә эшләнгән нәсел шәҗәрәсен күргәч, күпләрдә «Эх, минеке дә булсын иде!» дигән тойгы-теләк уяна торгандыр. Кемнәрдер кызыксынып кына калмый, тәвәккәләп, нәселен барларга ният тә кыла. Мондый изге гамәлгә алынган кешегә эшне нәрсәдән башларга соң? Бу сорауга иң тәфсилле җавапны архив хезмәткәрләре һәм үзләре шәҗәрә төзегән кешеләр генә бирә ала. Әйдәгез, сүзне белгечләргә бирик. Сүз уңаеннан әйтеп үтик: Татарстан архивларында нәселен барларга, өйрәнергә теләүче кешеләр өчен
мастер-класслар үткәрелә.
Шәҗәрә төзергә алынган кеше эшне гаилә архивыннан башларга тиеш. Һәр гаиләдә «архив» бар: йә фотоальбомнар, йә хәрби билет, партбилет кебек иске документлар, шулай ук әби-бабаларының туу яки үлү турындагы таныклыклары, аларның һөнәр йортларында укып алган шәһәдатнамәләре, хезмәт кенәгәләре һ.б. сакланырга мөмкин. Исән-сау яшәп яткан олы яшьтәге туган-тумачалар исә – гаиләнең җанлы тарихы.
Өч мәгълүмат кирәк
Дәүләт архивларына мөрәҗәгать иткәндә, әлеге өч мәгълүматның булуы мөһим, чөнки ул эзләү эшен күпкә җиңеләйтә. Әгәр туган елы төгәл билгеле булмаса, эзләнүче кешенең эш урыны да ярдәмгә килергә мөмкин. Кайсы елларда һәм кайда эшләгәнлеге билгеле икән, шул оешма яки предприятиенең архивында сак-
ланган «личное дело»лар аша эзләнүче кеше турында шәхси мәгълүмат табып була. Кешенең туган елын ачык-
лауның тагын бер юлы бар: метрикәләрдә язылышу турында мәгълүмат теркәлгәндә, егетнең дә, кызның да яше күрсәтелгән. Арифметиканы эшкә җигеп, язылышкан елларыннан яшен алсак, туган еллары килеп чыга. Архив хезмәткәрләре: «Без кешенең туган елы якынча гына билгеле булганда, алдагы һәм соңгы ике елны кертеп эзлибез», – диләр.
Метрикәләргә нәрсә язылган?
Мәгълүм булганча, мәчетләрдә элек метрикә кенәгәләре алып барылган. Анда, гадәттә, мөселман кеше турында дүрт төрле мәгълүмат теркәлгән:

  1. туучылар;

  2. никахлашучылар;

  3. аерылышучылар;

  4. үлүчеләр.


Метрикә кенәгәләре язу туктатылып, бу эш загсларга күчкәнгә дә бер гасыр вакыт үткән инде, шуңа бу кенәгәләр хәзер аеруча кыйммәтле, әһәмиятле документлар исемлегендә. Хәтта архивларның уку залларына килеп укырга теләүчеләр дә аны кулга ала алмый. Уку залында аларның цифрлашкан вариантын компьютер аша гына укып була. Тагын бер ягы бар: метрикәләр иске имлядә яки гарәп хәрефләре белән язылган.
Нәселен барларга җыенган кешеләргә архив хезмәткәрләреннән тагын бер киңәш: тискәре, начар мәгълүматларга юлыгуга да әзер булырга кирәк. Мәсәлән, бабаеңның атасы, аның бабасы хөкем ителгән яки берәр җинаять кылган, чынлыкта кылмаса да, аңа яла ягылган булуы бар. Архивта казына башлаган кеше андый хәлләргә дә юлыга.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләр өчен ике төрле гариза-анкета гамәлдә:

  1. Факт ачыклау (бер конкрет фактны гына, мәсәлән, йә туу турындагы, йә язылышу, йә үлем турындагы мәгъ-
    лүматны ачыклау һ.б.).

  2. Нәселне барлар, ачыклар өчен генеалогик мәгълүматлар эзләү.


Архивның эшчәнлеге киң. Биредә тематик мөрәҗәгатьләр дә карала. Мисал өчен, туганлык җепләре хакында нинди дә булса мәгълүмат эзләү, шулай ук аерым бер кешенең, бер яки берничә гаиләнең тәрҗемәи хәлен ачыклау. Хәтта авылларның тарихын, аларда яшәгән һәр гаиләне үз эченә алган шәҗәрә төзергә дә мөмкин. ТР Дәүләт архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бүгенге көндә Саба районы Миңгәр авылыннан шундый заказ бар икән.
ТР Дәүләт архивында нәсел шәҗәрәсен төзү, ачыклау өчен күрсәтелгән хезмәтләр түләүле. Бер архив белешмәсенең бәясе (яки бер факт ачыклау) 730 сум тора.
Генеалогик тикшерүләргә килгәндә, бу эш килешү нигезендә башкарыла. Тикшерүнең масштаблары мөрәҗәгать итүченең теләгеннән тора. Ул әнисе яки әтисе ягыннан гына яки ике яктан да эзләтергә мөмкин. Бәяләре 10 меңнән башлап 30 мең сумга кадәр. Эшләп бирү вакыты өч ай эчендә һәм күбрәк.
ТР Дәүләт архивының ике бинасы бар: берсе – Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 4 нче йортында, икенчесе 8 Март урамы, 5А йортта урнашкан.
Гариза белән мөрәҗәгать итү урыны – 8 Март урамындагы бина. Шулай ук Дәүләт архивының рәсми сайты, ТР Архив эшләре буенча Дәүләт комитетының интернет-кабул итү хезмәте аша да элемтәгә керергә була.
Сан
Татарстан архив фондларында сакланган документлар якынча кешенең нәселен
5-7 нче буынга кадәр ачыкларга мөмкинлек бирә.
ТР Дәүләт архивына нәсел шәҗәрәсен төзү өчен мәгълүмат алырга теләүчеләр барлык гариза-мөрәҗәгатьләрнең 40%тан артыгын тәшкил итә.
Белеп торыгыз
1922 елдан соң туган якын кешеңне эзләгәндә, ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1922 елга кадәр туган кеше булса, ТР Дәүләт архивыннан эзли аласыз.
1860 елдан борынгырак мөселман метрикә кенәгәләре ТР Дәүләт архивында сакланмый диярлек. Кайбер авылларның гына метрикәләре 1830 еллардан башлап сакланган, әмма андыйлар бик аз.
1860 еллардан борынгырак мәгълүматлар «ревизская сказка» дигән документларда бар. «Ревизская сказка» – ул халык санын алганда тупланган мәгълүматлар.
1719-1858 елларда Россиядә 10 ревизия ягъни халык санын алу булган. ТР Дәүләт архивында татар авыллары буенча иң борынгы «ревизская сказка»лар 1834 елга карый, ә аннан борынгыраклар Мәскәүдә «Российский Государственный архив древних актов» дигән оешмада саклана.
Наилә Мөхәммәтова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ