Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөендергән дә тел, көендергән дә тел

«Ел укытучысы – 2022» республика конкурсы тәмамланды, шул уңайдан Казандагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. «Ел укытучысы – 2022» дигән мәртәбәле исемгә башкалабы...

«Ел укытучысы – 2022» республика конкурсы тәмамланды, шул уңайдан Казандагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. «Ел укытучысы – 2022» дигән мәртәбәле исемгә башкалабыздагы 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин лаек булды. Алга таба ул абсолют җиңүче буларак, «Россия ел укытучысы» конкурсында Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Россия төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында җиңү бәхете Башкортстанда яшәүче милләттәшебез, Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисовага, Татарстан буенча Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдиновага елмайды, алар да «Ел укытучысы –2022» титулына ия булдылар. Яшь мөгаллимнәр арасында барган һөнәри бәйгедә беренче баскычка Нурлат гимназиясеннән физкультура укытучысы милләттәшебез Илнур Әмиров күтәрелде, ул «Педагогик дебют» номинациясендә төп җиңүче булды. «Тормыш иминлеге нигезләре предметы буенча иң яхшы педагог-оештыручы» булып Казандагы 182 нче лицеенда белем бирүче Максим Калязин танылды. Республикабыздагы балалар бакчаларында эшләүчеләр дә үз осталыкларын күрсәттеләр, быелгы бәйгедә жюри Казандагы 397 нче балалар бакчасы логопеды Рената Хәбибуллинаны «Ел тәрбиячесе – 2022» титулына лаек дип тапты. Җиңүчеләргә, лауреатларга һәм номинантларга һөнәри бәйгедә куйган тырышлыкларына, осталыкларына карап чәчәк бәйләмнәре белән бергә, төрле күләмдә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.
Шул уңайдан үткәрелгән тантанада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентта татарча һәм русча текстларның тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова сәламләде. Һәм тәбрикләвендә укытучы һөнәренең авыр да, абруйлы да булуын, ул мөгаллимнән һәрдаим белем, тәҗрибә таләп итүен билгеләп үтте, аларның бу мактаулы эшләрендә уңышлар теләде.

БҮЛӘК АЛ ДА УЙГА КАЛ
Иң талантлы ел укытучысын билгеләү нияте белән «Россия ел укытучысы» конкурсы өченче дистә ел үткәрелеп килә. Югары баскычка күтәрелер өчен, укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Бәйгенең мәктәп, район, зона этапларын узар өчен, әнә шулай бик зур көч түгелә, вакыт сарыф ителә. Быелгы конкурсның мәктәп, район, зона этапларында барлыгы 800 дән артык укытучы катнашкан. Конкурсның соңгы этабына Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия Республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Самара, Омск, Түбән Новгород, Оренбург, Киров, Төмән өлкәләреннән – 11, республикабызның 15 районыннан 21 татар мөгаллиме чыккан.
«Ел укытучысы – 2022» бәйгесендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе буенча һөнәри осталыкларын күрсәткән укытучылар өчен, тантанага бер көн кала, Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында матбугат конференциясе үткәрелде. Бу да бәйгедә катнашучыларны сынап карау иде. Конкурсантлар адресына күп кенә четерекле сораулар яуды, мәгариф өлкәсенә кагылышлы проблемалар да күтәрелде. Мәктәпләрдә туган телдә укыту, милләтебезнең, телебезнең киләчәк язмышы һәм милли телдә белем бирүдә дәрес сәгатьләренең кыскартылуы белән бәйле сораулар аеруча күңелне айкады. Әмма дә милли мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре саны кыскартылуы, предметларны укытуның рус теленә күчерелүе конкурсантларны әллә ни куркытмый кебек тоелды: «Татар теле бар һәм ул яшәячәк», – дип чатнатып торалар. «Дөньяда укытучы һөнәре юкка чыккан очракта, кем булып эшләр идегез?» дигән сорау яңгырагач та, аның асылына төшенергә өлгермичә үк: «Тәрбияче, китапханәче, табиб булыр идем», – дип җавапладылар. Арадан бары берәү – Казандагы 116 нчы лицейда чирек гасыр буе рус телле балаларга татар телен өйрәтүче Зилә Габдинова: «Укытучы булмаса, башка һөнәр ияләрен кем укытыр? Шуңа күрә укытучы булмаса, башка һөнәр ияләре булмас иде», – дигән төпле фикер белдерде. Мөгаен, әлеге сорауны бирүче: «Татар теле укытучылары бетсә, татар теле, милләтебез сакланып калырмы?» – дип сорыйсы килгәндер дә министр алдында кыенсынгандыр. Дәресләр саны кыскартылгач, бигрәк тә яңа уку елыннан үзгәртелгән Бердәм федераль укыту стандартлары гамәлгә кергәч, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, аларның матур киләчәге турында нинди сүз алып барырга мөмкин булыр икән? Залдагыларның барысы йөзенә дә борчу булып язылган әлеге шик уңаеннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин:
– Республикабызда бүгенге көндә 1411 мәктәп эшләп килә һәм аларның һәрберсендә дә милли мәгарифкә нигез салынган, бу юнәлештә эшләүче 3530 укытучыбыз бар. Дөрес, яңа ФГОС буенча, татар телен укыту-укытмауны ата-аналардан килгән гаризага нигезләнеп, мәктәп директорлары хәл итәчәк, – дип тынычландырыр-
га ашыкты. – Сәгатьләр кимеми, эшләячәксез, яшәячәксез, без сезнең хезмәтегезнең бәясе залда яңгыраганча «бер тиенлек» түгел, бәһасез икәнен беләбез.
Әлбәттә, укытучының еллар буе куйган хезмәтен беркем дә җиргә салып таптарга җыенмый. Киресенчә, һөнәри бәйгеләр, анда бирелгән мактау грамоталары, дипломнар аларның абруен югары күтәрә төшә. Ләкин монысы да телебез, гореф-гадәтләребезнең юкка чыгып баруын күреп җаннары әрнегән кешеләрне вакытлыча тынычландыру түгелме? Бу урында мәгариф ветераны, математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин әйткән фикерләргә аерым тукталмый мөмкин түгел.
– Татар телен саклап калу, үстерү турында кайгыртуны татар тәрбиячеләре, укытучылары әзерләүче колледж, югары уку йортларыннан башларга кирәк. Бармы алар? – диде Марат Вазыйх улы, тирән борчылуын белдереп. – Казандагы педагогик колледжда элек 4 татар төркеме булса, хәзер, белүемчә, аның эзе дә юк. Заманында иң абруйлы саналган Арча педколледжын да үрнәк итеп китерә алмыйм. Татарстанда татар мәктәпләренә татар телле педагоглар әзерләү туктатылганга 5 ел узды. КФУда: «Татар телле укытучылар әзерлибез», – дигәннәре дә күз буяу, аннан чыккан 25 белгеч белән 500 мең татар укучысын укытып булмый. Татарларның мәркәзе булган Казанда милли укытучы кадрлар әзерләнмәгәч, татар мәктәпләре һәм анда татарча белем бирү турында нинди сүз алып барырга мөмкин? Укытучының абруен күтәрү өчен, иң элек аның хезмәт хакын арттыру кирәк. Мөгаллимнәр үзләренең ни дәрәҗәдә осталыкка ия булуларын конкурста катнашмыйча да бик яхшы беләләр, моны ата-аналар, балалар да сизеп, күреп тора.
УРТАК ШАТЛЫК
Башкортстанда яшәүче кардәшләребез чираттагы тапкыр туган телебездә белем бирүдә югары осталыкка ия булуларын күрсәтте, узган ел да әлеге республика вәкиле җиңү яулаган иде. Быел Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисовага бәхет елмайды, ул Россия төбәкләре арасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип танылды. Динара ханым үзе дә укытучылар нәселеннән, әнисе гомер буе балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыткан, ана теленә мәхәббәтне кызы күңеленә дә яшьтән салган. Ана буларак, Динара да улы һәм кызын милли рухта тәрбия кылган. Алар белән дә ул горурлана.

– Республикабызда ел саен башкорт, татар, рус теле укытучылары арасында «Ел укытучысы» бәйгесе уздырылып килә. Быел «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» булып Дүртөйле районының Исмаил мәктәбеннән Ләйсән Морзаева танылды, – дип, шатлыклы хәбәре белән уртаклашты Динара ханым. Башкортстанда узган бәйгеләрдә ул үзе дә уңышлы чыгыш ясаган. Бу юлы осталыгын татарның мәркәзе булган Казанга килеп күрсәтүенә, башкаларның һөнәри тәҗрибәсе белән таныша алуына аеруча шат җиңүче ханым.
– Татар теле турында сүз барганда, Сезнең күз алдына нәрсә килеп баса, – дигәч, Динә ханым җитди итеп: «Сөекле әнием, – дип җавап кайтарды. – Туган тел ул анага тиң, шуңа да без җаныбыз-тәнебез белән аны сакларга тиеш».
Төбәк укытучылары арасында икенче-өченче урыннарны Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова белән Чувашиянең Комсомол районы Токай урта мәктәбеннән Динә Гыймалетдинова бүлеште. Алар да бәйгегә милләттәшләре белән аралашу, туган телебезне саклау юнәлешендә мәктәптә башкарган эшләре белән уртаклашу, тәҗрибә, фикер алышу теләге белән килгәнлекләрен әйттеләр.
100 еллык тарихы булган Заречье мәктәбендә белем бирүче Венера Ибукова үзе яшәгән төбәктә хакимият тарафыннан татар теленә игътибар җитәрлек булса да, үсеп килүче яңа буында татар теленә карата кызыксыну уяту, моның өчен белем бирүнең төрле алымнарын куллану кирәклегенә аерым тукталды. Мөгаллимә үзе моннан ун ел элек Төмән өлкәсендә үткән укытучыларның һөнәри бәйгесендә беренче урынны алган.
Татарстанның татар теле укытучылары да быелгы бәйгедә зур тырышлык куйдылар. Дөрес, әзерлек, осталык ягыннан караганда, төрлесе бар иде. Төп җиңүчене ачыклаганда, жюри Казандагы     116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдиновага өстенлек бирде.
– Татар теле дәресе балаларны кызыксындырырга тиеш. Аларның татар теле дәресләренә керәсе килеп торсын, – диде Зилә ханым, үзенең бу юнәлештә ирешкән уңышларының серен ачып. – Шул максаттан укучыларның ата-аналары, әби-бабайлары белән дә аралашу бик кирәк. Аларның уй-фикерләре нинди икән? Балаларның дәрескә теләп йөрүе, бу фәнне яратуы зарур. Шул вакытта алар татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнерләр. Рус төркемендәге балаларны укытканлыктан, аларда телгә карата кызыксынуны «Уен технологиясе» аша уятырга тырышам. Укучыларым, чыннан да, уен белән мавыгып, татарча сүзләр өйрәнгәннәрен, шуңардан җөмләләр төзеп сөйләшә башлаганнарын сизми дә калалар.
Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр белән сабыйлар арасында көн дә башкарыла торган уен, мәктәпкә күчкәч, әнә шулай «Уен технологиясе»нә әверелә икән. Галимнәр, методистлар, моның өстенлекле һәм кимчелекле якларын күрсәтеп, кайчан да булса үз бәясен бирер әле.
Чираттагы призлы урыннарны Чаллының 12 нче мәктәп укытучысы Силүзә Вахитова белән Казандагы 114 нче урта мәктәптән Ләйсән Шәрәфетдиновага тапшыргач, янә уйга калдым. «Авыл мәктәпләрендә бәйгеләрдә җиңәрдәй татар теле һәм әдәбияты укытучылары калмадымы әллә? Берничә ел эчендә андагы мәктәпләр дә туган телләрен югалттылармы?» – дип сорыйсы килде. Нинди хәлгә төшеп бара Тукай зурлап, хөрмәтләп язган «Әткәм-әнкәм теле»...
Бу урында кабат мәгариф ветераны Марат Вазыйх улы Лотфуллинның сүзләре искә төшә: «Җыр-биюле, матур сүзле тамашалар оештырып халыкны йокыга талдырып, татар мәгарифен бетермибезме икән?!»
ҖИҢҮЧЕГӘ БЕР ТЕЛӘК
Алда искәртеп узганча, 2 нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Татарстан күләмендә «Ел укытучысы – 2022» исеменә лаек булу – һәммәбез өчен дә зур шатлык. Узган ел абсолют җиңүче титулын Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова алган иде. Ул бу исемне «Россия ел укытучысы – 2021» күләмендә узган йомгаклау турында раслап, беренче бишлеккә керде һәм министр киңәшчесе дәрәҗәсенә җитте. «Мәгариф»
журналында аның белән якыннан таныштырып, язып чыккан идек инде. Казан егете Илсур Җиһаншинга да шундый уңышларга ирешүен теләп калабыз, алда аны Россия күләмендә узачак бик җаваплы бәйге көтә.

Тарихны, җәмгыять белемен яхшы белгән ир-егетебез халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен онытмас, туган телен саклауга һәм популярлаштыруга да үз өлешен кертер, дигән өмет бар. Педагог һөнәреннән тыш, Илсур Рөстәм улы юридик һәм икътисади белемгә ия.
Җиңүче егет татарча камил сөйләшергә өйрәнергә теләге барлыгын белдерде. Җиһаншиннар гаиләсенең туган телдә сөйләшүдән мәхрүм калулары аңлашыла да кебек. Илнең төрле төбәкләрендә гомер кичергән әби-бабасына да, Казанга күчеп кайтып икътисадчы һәм табиб булып эшләгән әти-әнисенә дә туган телдә уку, аралашу насыйп булмый. Туган телдә уку, гаиләдә ана телендә аралашу тиешенчә булмаганда, туган телнең онытылачагы көн кебек ачык. Илсур Җиһаншин үзе дә гел рус, инглиз телле хезмәттәшләре арасында кайнаша. Хезмәт юлын башлаган Казандагы 122 нче гимназиядә дә инглиз телендә белем бирелә, нигездә, рус телле балалар укый, анда да ул алар белән шул телдә аралаша. Соңрак ул Мәскәү, Нью–Йорк калаларына сәфәр кыла, берничә ел андагы мохиттә яшәп ала. Казанга кайтып 2 нче лицей-интернатта хезмәт юлын дәвам итә башлавына әле ун ел да юк.
Коллегалары аның турында «үз эшенең остасы» диләр. Булдыклы, тырыш белгеч «Ел укытучысы» бәйгесендә генә җиңеп калмас, тел дигән дәрьяны да гизеп чыгар, туган телен – татар телен су урынына эчәр әле, дигән теләк тә бар. Хәер, монысы һәммәбезгә карата әйтелә торган үгет-нәсыйхәт булып яңгырасын.

Альберт САБИР
Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ