Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыерчык оялары гына түгел, «тел оялары» да кирәк

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Россия Федерациясе милли республикаларындагы һәм БДБ илләрендәге тел вазгыятенә багышлап, халыкара конфере...

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Россия Федерациясе милли республикаларындагы һәм БДБ илләрендәге тел вазгыятенә багышлап, халыкара конференция уздырды. Мәгълүм булганча, илебез мәгариф кырында ясалган үзгәрешләр, тәгаен алганда, милли республикалардагы халыкларның туган телләрен укытуны ата-аналар ихтыярына бәйләп калдыру гыйльми җәмәгатьчелектә дә зур борчылу уятты. Әлеге вазгыятьтә ни-нәрсә эшләп була, килеп туган шартларда милли мәгарифне ничек сакларга кебек сораулар белән чараны оештыручыларның берсенә, Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдиновка мөрәҗәгать иттек.
  – Үзебез дә көтмәгән идек: бу конференция Россия төбәкләрендә зур кызыксындыру тудырды, бик күп җирләрдән килделәр. Башкортстаннан гына түгел, Тыва, Саха-Якутия, Дагстан һәм башка  республикалардан галимнәр булды,– дип башлады үзенең сүзен Марат әфәнде. – Күрдек: милли телләрне саклау кыенлыгы – Россия милли республикаларындагы халыкларның проблемасы гына түгел, гомумән, бик күп илләрдәге аз санлы этносларның авырткан җире. Глобальләштерү, уңай үзгәрешләр алып килү белән бергә, бик күп милләтләргә тискәре йогынты ясый. Дәүләтчелеге булмаганнарны  гына түгел, күп кенә зур санлы халыкларны да бу мәсьәлә борчуга салды. Әйтик, Франциягә барсаң, анда еш кына «француз теле бетә, безне инглиз теле баса» кебек зарлану ишетәсең. Россия дә үзенчә гасабилана. Элек дөньяда рус телен бик актив өйрәнсәләр, хәзер елдан-ел кызыксыну кими, дип аһ оралар.
Россиядәге рус булмаган халыкларның да җитди проблемалары бар. Илнең мәгариф кырындагы үзгәрешләрдән соң мәктәпләрдә милли телләрне укыту сәгатьләре нык кыс-
карды, ата-аналарга туган телләрне сайлап алу мөмкинлеге бирү милли мәгарифләргә икенче яктан китереп «сукты». Имеш, ындыр артына чыксаң, туган телеңнең кирәге шулхәтле генә, имеш, рус телен белмәсәң, бер нәрсәгә дә ирешә алмыйсың, дип фикер йөртте кайберәүләр.  Бу җәһәттә үзебезнең Татарстанда да аһ оручылар аз түгел. Әлбәттә, проблемалар шактый күп. Тик башка төбәкләр белән чагыштырганда, әле бездә байтак мөмкинлек бар; әйтик, милли телләрне саклауны максат итеп куйган дәүләт программалары гамәлдә. Россия законнары кысаларында эшли алырдай шактый эш башкарыла. Чыгыш ясаган кунаклар бу уңайдан, Татарстанга сокланып, үрнәк итеп карыйбыз, бездә мондый дәүләт программалары юк, дип сөйләде. Болар бит – үзләреннән үзләре генә барлыкка килмәгән, Татарстанда дистә еллар буе дәвам иткән тел сәясәте нәтиҗәсе. Билгеле, күп кенә  телләрнең хәле җиңел түгел: аны кулланучылар саны кими бара. Әлеге процесс кайдадыр кызурак, кайдадыр әкренрәк уза. Бетүгә йөз тоткан аз санлы халыклар да байтак. Аларда тел аралашу чарасы  буларак кына кулланылган, язма телгә әйләнмәгән. Бу халыклар бетсә, телләре дә юкка чыгачак. Дистә еллардан соң аларны тергезергә теләсәләр, материаллары җыелмаган, теркәлмәгән...

–Инкыйлабка хәтле дә аз санлы халыкларның милли мәгарифен үстерү кыен булган дисәләр дә, патша хөкүмәте бу эшкә әллә ни тыгылмаган, чөнки аны финанслау  халыкның үз җилкәсендә булган. Хәзер  уку-укыту эшчәнлеге  нык үзәкләштерелде, барча дәреслек җиде кат иләк аша уздырылгач кына басыла. Алай гына да түгел, укыту процессы  күп кенә халыкларда рус теле нигезендә алып барыла башлады. Мондый вазгыятьтә 20–30 елдан телләрнең хәле ничек булыр, дигән тикшеренүләр уздырылганы бармы?
– Әйе, конференциядә тел вазгыятенә ничек анализ ясарга, телләрнең киләчәген ничек фаразларга мөмкин дигән мәгънәдә берничә чыгыш яңгырады. Без, гадәттә, көн кадагында торган проблемалар уңаеннан гына чара күрәбез. Югыйсә тел процесслары бик акрын бара һәм шактый зур вакытны колачлый. Бетү, кимү, бер караганда, табигый хәл. Телне агып торган елга белән чагыштырабыз икән, ул мул сулы булсын, саекмасын өчен, бик күп көч куярга кирәк. Әйтик, агымсу булса да аны чистартып тору, ярларын төзекләндерү зарур. Зур акчалар бирелсә, бөтен сәясәт шуңа корылса да, тел елгасының тирәнлеген арттыру, агымын көчәйтү бик авыр. Байтак кына Көнбатыш илләрендә аз санлы халыкларның телләрен саклауга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта бик күп көч куелган сурәттә дә, әлеге телдә сөйләшүчеләрнең санын бер-ике елда, күп дигәндә, бер процентка арттырырга була. Тик бездә андый мөмкинлекләр юк. Гомумән,  тел процессларын  фәнни яктан 20–30 ел алдан чамалау, фаразлау – шактый катлаулы эш. Әлеге процессларны төрле этапларга бүлеп, нинди чаралар күрергә кирәклеген тәгаенләргә, ничек тә алдан планлаштырырга иде. Бүген галимнәр шундый юллар эзли.
–Туган телдә дүрт сыйныф белем бирсәң җитә, бигрәк тә өйдә, гаиләдә туган телдә сөйләшү, аралашу мөһим, дип әйтүчеләр бар. Хәзер, ноутбук, гаджетлар тормышыбызга нык үтеп кергәч, гаиләдә, өйдә туган телдә  аралашу да шактый нык кимеде.
– Әлбәттә, туган телнең чишмә башы гаиләдә. Юкка гына аны ана теле димәгәннәр бит. Әти-әнидән, әби-бабалардан туган телен ишетеп үсмәгән балага аны соңрак үзләштерергә бик авыр була. Ләкин, чынлап та, хәзер  телне гаиләдә саклап калу да авырайды. Элек гаиләдә, авылда тел мохите булса, хәзер инде ул да юкка чыгып бара. Бүген инде еш кына өлкән буын яшь буынга телне тотрыклы рәвештә тапшыра алмый, дип әйтә галимнәр. Чөнки хәзерге ата-аналар үзләре дә, милли гореф-гадәтләрен, туган телен юньләп белми һәм баласына тиешенчә тапшыра алмый. Икенче яктан, әлеге тел вазгыятен күреп-тоеп, киресенчә, байтак кына ата-ана үз баласын рус яки инглиз телендә укытырга тырыша. Шул сәбәпле әлеге проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк. Беренчедән, гражданлык җәмгыяте дәүләттән тел өлкәсендәге закон-кануннарны катгый рәвештә үтәүне таләп итәргә тиеш. Законнар бар, тик еш кына алар үтәлми һәм җәмгыять моңа битараф булып кала. Икенче яктан,  үгетләү-агарту эшләре алып бару зарур. Әйтик, ата-аналарны җыеп, аларның хокукларын һәм өсләрендә торган бурычларын аңлату. Заманча метод-ысуллар куллану да файда бирә. Моны кайбер төбәкләрдә актив кулланалар. Әйтик, фәндә «тел оялары» дигән төшенчә бар. Ата-аналар телләрен начар белә икән, яшь буынны телне яхшы белүче өлкән буын, ягъни «тел остазлары» белән очраштыру, аралаштыру мөһим, шулай итеп  «тел оялары»  барлыкка килә,  тел мохите тудырыла. Алар әле тәрбия учаклары да була ала. Моны балалар бакчасында, мәктәптә генә түгел, китапханәләрдә, клубларда, мәдәният үзәкләрендә һәм башка шундый урыннарда оештырып була. Һичшиксез, мәктәп –  тел саклау  системасының  бик әһәмиятле буыны. Әле югары уку йортлары да бар. Анда җәмгыятебезгә кирәкле укытучыларны әзерләү мөһим. 
–Халык хуҗалыгының төрле-төрле тармакларында кулланылганда  гына тел яхшы саклана, дигән фикер хакыйкатькә туры килә дә соң....
–Билгеле, киңрәк даирәдә файдаланылган саен тел вазгыяте  тот-
рыклырак, яхшырак.  Ул гаиләдә, кибеттә, урамда, телевидениедә, башка мәгълүмат чараларында, эш урынында да файдаланылырга; шул телдә китаплар, дәреслекләр нәшер ителергә, мәктәптә укыту теле булырга, рәсми кәгазьләрдә дә кулланылырга тиеш. Әлбәттә, фән теле буларак та хезмәт итүе зарур (монда терминология мәсьәләсе дә калкып чыга). Фән теле буларак кулланылмый икән, димәк, укытучыларны әзерли алмыйсың. Менә шушы төрле юнәлешләрне бер йодрыкка туплап эшләтә алганда гына тел вазгыятенең тотрыклылыгына ирешә алабыз. Гомумән,  җәмгыятьнең телгә карата булган карашы бик мөһим. ЮНЕСКО  да тәгаен телне туган теле дип исәпләүче халыкның ата-бабадан килгән әлеге мирасын ничек бәяләвен, ничек саклавын  игътибар үзәгенә куя.
Халык үзе, безгә милли мәдәниятебез, милли телебез кирәк, дип тәкрарлап тормый икән, парламент нинди генә законнар чыгармасын, хөкүмәт нинди генә акчалар сарыф итмәсен, тырышлык бушка китәчәк. Димәк, халыкның үз туган теленә ихтыяҗын, мөнәсәбәтен үзгәртү мөһим. Ихтыяҗ бар икән, вазгыять тискәре булса да, шәхси, иҗтимагый башлангычларны тормышка ашырып, нидер эшләргә мөмкин. 
–Конференция вакытында безгә үрнәк итеп куярлык ниндидер мисаллар, чаралар истә калмадымы?
–Һәр төбәктә өлге итеп алырлык ниндидер эшләр эшләнә. Әмма һәр төбәктә төрле дәрәҗәдәге проблемалар бар. Кайдадыр башлангыч мәктәп проблемасы четерекле. Кайдадыр элмә такталарга җәмәгать контроле бик актив. Гомумән, телдәге хилафлыклар мәсьәләсе элек бик еш күтәрелсә, хәзер халыкны көндәлек мәшәкатьләр баса. Проблемаларга игътибар итми башласаң, билгеле, алар  үзеннән-үзе чишелми, киресенчә, кискенләшә генә бара.  Шунысы сөенечле: бик күп төбәкләрдә җәмәгатьчелек актив позициядә тора икән. Чыгышларда шул яхшы  күренде.
–Үзәк матбугаттан , җәмгыятебездә урлашу, көчләү очрак-
лары артты, дип укыдым. Моның бер сәбәбе өстә ята.Бүген халык көндәлек, вак-төяк мәшәкатьләргә кереп чумды кебек. Күпләребездә актив гражданлык позициясе cизелми, шунлыктан, минемчә, гражданлык җәмгыяте һаман формалашып бетә алмый.

– Башка төбәкләр белән чагыштырганда, татарстанлылар активракмы, пассивракмы – әйтә алмыйм. Андый мәгълүматларның күзгә чалынганы юк. Гомумән алганда, без хәзер индустриаль җәмгыятьтә генә түгел, постиндустриаль җәмгыятьтә яшибез.
Дөньяда шундый тенденция: элеккеге зур гаиләләр, зур җәмгыятьләр таркала. Авыллар картая, халкы нык кими. Хәзер халыкның күпчелеге зур шәһәрләрдә, бер йортта дистә еллар буе торып та, үз фатирына бикләнеп дигәндәй, күрше-тирәсен белми-танымый. Менә шулай мегаполистагы кеше анонимга әверелә бара. Элеккеге вакытта кеше  авылдашлары, туганнары алдында үзен җавап-
лы хис иткән. Бер җәмгыятьтә яшәгәч, теләсә нәрсә кылана алмаган. Хәзер кеше  җәмгыятьтән бөтенләй читләшкән, беркемгә дә бәйле түгел, беркемне дә санга сукмый кебек. Шуңа күрә хәзер галимнәр элеккеге мәхәллә, гаилә институтлары ролен  яңа формада тергезергә мөмкинме икән дип баш вата. Төрле илләрдә  төрлечә эшләп карыйлар. Менә, мәсәлән, Үзбәкстанда мәхәллә институты яңача тергезелгән. Һәрбер микрорайонда рәсми «мәхәллә комитетлары» бар, анда  хәзер халык  бер-берсен нык күзәтә, үзләрен начар тотучыларны тәнкыйтьли башлаган икән. Тик бу тәҗрибәне без турыдан-туры кабул итә алабызмы соң? Безнең илдә бит каты сүгенгән, музыканы нык кыч-
кырткан кешегә кисәтү ясыйм микән, юк микән  дип тә аптырап торасың. Хәзер, мәсәлән,  берәр кеше ярдәм сорап кычкырса, байтак кеше ишеген түгел, тәрәзәсен дә ачып карамый. Безнең җәмгыять хәзер күп катламнарга аерымланды. Күпләр үз кабыгына кереп бикләнде. Мондый хәлне ничек үзгәртергә, ничек хәл итәргә – зур проблема бу. Элеккеге традицион җәмгыять җимерелеп, бетеп бара. Әүвәл милләттәшләрнең, авылдашларның, туганнарның  бердәмлегенә нигезләнгән җәмгыять; бер-береңә ярдәм итү, өмәләрдә күмәкләшеп эшләү табигый нәрсә булган. Бүген дә фидакяр, ярдәмчел кешеләр бар барын, ләкин алар сирәк күренешкә әйләнә бара. Туганнар арасында да элемтәләр ныгымый. Хәзер хат язып та мәшәкатьләнәсе юк югыйсә. Телефоныңны алып яки скайп аша шул секундта фәлән мең чакрым ераклыктагы кеше белән элемтәгә керә аласың. Ләкин шулай да туганнары, ата-аналары белән еллар буе элемтәгә чыкмаган кешеләр дә бар. Мондый шартларда җәмгыятьтә кардәшлек, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләрен ничек саклап калып була?! Элеккеге ихласлык, якынлык югала бара.
Без – бер җәмгыять әгъзалары, дигән хисне ничек яңадан кайтарырга була? Минемчә, моның ниндидер заманчыл чаралары булырга тиеш. Индивидуализм хисе ничек кенә артмасын, кеше табигатендә барыбер күмәкләшү бар. Барыбер бик сирәк бәндә генә кешеләрдән читләшеп, аерымланып яши ала. Шундый тәҗрибәләр бар: кешеләрне беркем белән аралашып булмый торган шартларга куйгач,  ялгызлык  кешенең физик халәтенә дә йогынты ясый икән. Табигатебез нигезендә без –  күмәкләшеп яши торган затлар.
–Кеше кеше булып калсын өчен, әйләнә-тирәдә үз ишләренең булуы мөһим, димәк.
–Шөкер, халкыбызда әле, кеше нәрсә әйтер, дигән сүз-фикер  бар. Йөзеңне, абруеңны югалту беркем өчен дә бал түгелдер.  Шулай да без элеккеге гореф-гадәтләрне өстән кушып тергезә алмыйбыз. Чөнки замана, кеше үзгәрде. Әгәр кеше  берләшүдә үзенә файда күрсә, моңа омтылырга мөмкин. Иҗтимагый оешмалар ниндидер реаль файда китерә икән, кеше аларга мөрәҗәгать итә. Әгәр файда күрмәсә, нинди генә вәгазь укысаң да, исе китмәячәк.
–Конференция нинди нәтиҗәгә килде?
–Без тагын бер мәртәбә тел вазгыятенең халыкны борчыганын ачыкладык. Тел вазгыяте бик катлаулы. Без моны күз уңыннан төшермәскә тиеш. Башка респуб-
лика-өлкәләр белән чагыштырганда хәлебез җиңелрәк булса да, тынычланып калмаска тиешбез. Чөнки гомуми вазгыять үз йогынтысын һич киметми. Аннан җайга салу бик читен булачак. Шунысы кызык: йөз ел элек тел вазгыятен  җайга салу юнәлешендә ниятләгән эшләр бүген дә актуаль. Татарстан автономияле республикасын корганда, һәр министрлыкта татар тәрҗемәчеләре төркеме булдырылырга тиеш, ике дәүләт телен дә белгәннәргә өстәмә акча түләргә кирәк, дигән карар кабул иткәннәр. Бүген дә мондый чаралар актуаль. Тик дәүләткә генә сылтау дөрес булмас  иде.
Тел вазгыятен яхшы якка үзгәртү өчен халыкның үз тырышлыгы мөһим. Аерым шәхесләрнең, иҗтимагый, дини  оешмаларның, дәүләтнең кулга-кул тотынып, бергә, даими эшләве зарур. Шулай булганда гына өмет бар. Кемдер килеп безгә барча мөмкинлекне тудырыр, барлык тел проблемасын хәл итәр дип көтү  үтә беркатлылык булыр иде.
  – Үзебез дә көтмәгән идек: бу конференция Россия төбәкләрендә зур кызыксындыру тудырды, бик күп җирләрдән килделәр. Башкортстаннан гына түгел, Тыва, Саха-Якутия, Дагстан һәм башка  республикалардан галимнәр булды,– дип башлады үзенең сүзен Марат әфәнде. – Күрдек: милли телләрне саклау кыенлыгы – Россия милли республикаларындагы халыкларның проблемасы гына түгел, гомумән, бик күп илләрдәге аз санлы этносларның авырткан җире. Глобальләштерү, уңай үзгәрешләр алып килү белән бергә, бик күп милләтләргә тискәре йогынты ясый. Дәүләтчелеге булмаганнарны  гына түгел, күп кенә зур санлы халыкларны да бу мәсьәлә борчуга салды. Әйтик, Франциягә барсаң, анда еш кына «француз теле бетә, безне инглиз теле баса» кебек зарлану ишетәсең. Россия дә үзенчә гасабилана. Элек дөньяда рус телен бик актив өйрәнсәләр, хәзер елдан-ел кызыксыну кими, дип аһ оралар.
Россиядәге рус булмаган халык-
ларның да җитди проблемалары бар. Илнең мәгариф кырындагы үзгәреш-
ләрдән соң мәктәпләрдә милли телләрне укыту сәгатьләре нык кыс-
карды, ата-аналарга туган телләрне сайлап алу мөмкинлеге бирү милли мәгарифләргә икенче яктан китереп «сукты». Имеш, ындыр артына чыксаң, туган телеңнең кирәге шулхәтле генә, имеш, рус телен белмәсәң, бер нәрсәгә дә ирешә алмыйсың, дип фикер йөртте кайберәүләр.  Бу җәһәттә үзебезнең Татарстанда да аһ оручылар аз түгел. Әлбәттә, проблемалар шактый күп. Тик башка төбәкләр белән чагыштырганда, әле бездә байтак мөмкинлек бар; әйтик, милли телләрне саклауны максат итеп куйган дәүләт программалары гамәлдә. Россия законнары кысаларында эшли алырдай шактый эш башкарыла. Чыгыш ясаган кунаклар бу уңайдан, Татарстанга сокланып, үрнәк итеп карыйбыз, бездә мондый дәүләт программалары юк, дип сөйләде. Болар бит – үзләреннән үзләре генә барлыкка килмәгән, Татарстанда дистә еллар буе дәвам иткән тел сәясәте нәтиҗәсе. Билгеле, күп кенә  телләрнең хәле җиңел түгел: аны кулланучылар саны кими бара. Әлеге процесс кайдадыр кызурак, кайдадыр әкренрәк уза. Бетүгә йөз тоткан аз санлы халыклар да байтак. Аларда тел аралашу чарасы  буларак кына кулланылган, язма телгә әйләнмәгән. Бу халыклар бетсә, телләре дә юкка чыгачак. Дистә еллардан соң аларны тергезергә теләсәләр, материаллары җыелмаган, теркәлмәгән...
–Инкыйлабка хәтле дә аз санлы халыкларның милли мәгарифен үстерү кыен булган дисәләр дә, патша хөкүмәте бу эшкә әллә ни тыгылмаган, чөнки аны финанслау  халыкның үз җилкәсендә булган. Хәзер  уку-укыту эшчәнлеге  нык үзәкләштерелде, барча дәреслек җиде кат иләк аша уздырылгач кына басыла. Алай гына да түгел, укыту процессы  күп кенә халыкларда рус теле нигезендә алып барыла башлады. Мондый вазгыятьтә 20–30 елдан телләрнең хәле ничек булыр, дигән тикшеренүләр уздырылганы бармы?
– Әйе, конференциядә тел вазгыятенә ничек анализ ясарга, телләрнең киләчәген ничек фаразларга мөмкин дигән мәгънәдә берничә чыгыш яңгырады. Без, гадәттә, көн кадагында торган проблемалар уңаеннан гына чара күрәбез. Югыйсә тел процесслары бик акрын бара һәм шактый зур вакытны колачлый. Бетү, кимү, бер караганда, табигый хәл. Телне агып торган елга белән чагыштырабыз икән, ул мул сулы булсын, саекмасын өчен, бик күп көч куярга кирәк. Әйтик, агымсу булса да аны чистартып тору, ярларын төзекләндерү зарур. Зур акчалар бирелсә, бөтен сәясәт шуңа корылса да, тел елгасының тирәнлеген арттыру, агымын көчәйтү бик авыр. Байтак кына Көнбатыш илләрендә аз санлы халыкларның телләрен саклауга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта бик күп көч куелган сурәттә дә, әлеге телдә сөйләшүчеләрнең санын бер-ике елда, күп дигәндә, бер процентка арттырырга була. Тик бездә андый мөмкинлекләр юк. Гомумән,  тел процессларын  фәнни яктан 20–30 ел алдан чамалау, фаразлау – шактый катлаулы эш. Әлеге процессларны төрле этапларга бүлеп, нинди чаралар күрергә кирәклеген тәгаенләргә, ничек тә алдан планлаштырырга иде. Бүген галимнәр шундый юллар эзли.
–Туган телдә дүрт сыйныф белем бирсәң җитә, бигрәк тә өйдә, гаиләдә туган телдә сөйләшү, аралашу мөһим, дип әйтүчеләр бар. Хәзер, ноутбук, гаджетлар тормышыбызга нык үтеп кергәч, гаиләдә, өйдә туган телдә  аралашу да шактый нык кимеде.
– Әлбәттә, туган телнең чишмә башы гаиләдә. Юкка гына аны ана теле димәгәннәр бит. Әти-әнидән, әби-бабалардан туган телен ишетеп үсмәгән балага аны соңрак үзләштерергә бик авыр була. Ләкин, чынлап та, хәзер  телне гаиләдә саклап калу да авырайды. Элек гаиләдә, авылда тел мохите булса, хәзер инде ул да юкка чыгып бара. Бүген инде еш кына өлкән буын яшь буынга телне тотрыклы рәвештә тапшыра алмый, дип әйтә галимнәр. Чөнки хәзерге ата-аналар үзләре дә, милли гореф-гадәтләрен, туган телен юньләп белми һәм баласына тиешенчә тапшыра алмый. Икенче яктан, әлеге тел вазгыятен күреп-тоеп, киресенчә, байтак кына ата-ана үз баласын рус яки инглиз телендә укытырга тырыша. Шул сәбәпле әлеге проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк. Беренчедән, гражданлык җәмгыяте дәүләттән тел өлкәсендәге закон-кануннарны катгый рәвештә үтәүне таләп итәргә тиеш. Законнар бар, тик еш кына алар үтәлми һәм җәмгыять моңа битараф булып кала. Икенче яктан,  үгетләү-агарту эшләре алып бару зарур. Әйтик, ата-аналарны җыеп, аларның хокукларын һәм өсләрендә торган бурычларын аңлату. Заманча метод-ысуллар куллану да файда бирә. Моны кайбер төбәкләрдә актив кулланалар. Әйтик, фәндә «тел оялары» дигән төшенчә бар. Ата-аналар телләрен начар белә икән, яшь буынны телне яхшы белүче өлкән буын, ягъни «тел остазлары» белән очраштыру, аралаштыру мөһим, шулай итеп  «тел оялары»  барлыкка килә,  тел мохите тудырыла. Алар әле тәрбия учаклары да була ала. Моны балалар бакчасында, мәктәптә генә түгел, китапханәләрдә, клубларда, мәдәният үзәкләрендә һәм башка шундый урыннарда оештырып була. Һичшиксез, мәктәп –  тел саклау  системасының  бик әһәмиятле буыны. Әле югары уку йортлары да бар. Анда җәмгыятебезгә кирәкле укытучыларны әзерләү мөһим. 
–Халык хуҗалыгының төрле-төрле тармакларында кулланылганда  гына тел яхшы саклана, дигән фикер хакыйкатькә туры килә дә соң....
–Билгеле, киңрәк даирәдә файдаланылган саен тел вазгыяте  тот-
рыклырак, яхшырак.  Ул гаиләдә, кибеттә, урамда, телевидениедә, башка мәгълүмат чараларында, эш урынында да файдаланылырга; шул телдә китаплар, дәреслекләр нәшер ителергә, мәктәптә укыту теле булырга, рәсми кәгазьләрдә дә кулланылырга тиеш. Әлбәттә, фән теле буларак та хезмәт итүе зарур (монда терминология мәсьәләсе дә калкып чыга). Фән теле буларак кулланылмый икән, димәк, укытучыларны әзерли алмыйсың. Менә шушы төрле юнәлешләрне бер йодрыкка туплап эшләтә алганда гына тел вазгыятенең тотрыклылыгына ирешә алабыз. Гомумән,  җәмгыятьнең телгә карата булган карашы бик мөһим. ЮНЕСКО  да тәгаен телне туган теле дип исәпләүче халыкның ата-бабадан килгән әлеге мирасын ничек бәяләвен, ничек саклавын  игътибар үзәгенә куя.
Халык үзе, безгә милли мәдәниятебез, милли телебез кирәк, дип тәкрарлап тормый икән, парламент нинди генә законнар чыгармасын, хөкүмәт нинди генә акчалар сарыф итмәсен, тырышлык бушка китәчәк. Димәк, халыкның үз туган теленә ихтыяҗын, мөнәсәбәтен үзгәртү мөһим. Ихтыяҗ бар икән, вазгыять тискәре булса да, шәхси, иҗтимагый башлангычларны тормышка ашырып, нидер эшләргә мөмкин. 
–Конференция вакытында безгә үрнәк итеп куярлык ниндидер мисаллар, чаралар истә калмадымы?
–Һәр төбәктә өлге итеп алырлык ниндидер эшләр эшләнә. Әмма һәр төбәктә төрле дәрәҗәдәге проблемалар бар. Кайдадыр башлангыч мәктәп проблемасы четерекле. Кайдадыр элмә такталарга җәмәгать контроле бик актив. Гомумән, телдәге хилафлыклар мәсьәләсе элек бик еш күтәрелсә, хәзер халыкны көндәлек мәшәкатьләр баса. Проблемаларга игътибар итми башласаң, билгеле, алар  үзеннән-үзе чишелми, киресенчә, кискенләшә генә бара.  Шунысы сөенечле: бик күп төбәкләрдә җәмәгатьчелек актив позициядә тора икән. Чыгышларда шул яхшы  күренде.
–Үзәк матбугаттан , җәмгыятебездә урлашу, көчләү очраклары артты, дип укыдым. Моның бер сәбәбе өстә ята.Бүген халык көндәлек, вак-төяк мәшәкатьләргә кереп чумды кебек. Күпләребездә актив гражданлык позициясе cизелми, шунлыктан, минемчә, гражданлык җәмгыяте һаман формалашып бетә алмый.
– Башка төбәкләр белән чагыштырганда, татарстанлылар активракмы, пассивракмы – әйтә алмыйм. Андый мәгълүматларның күзгә чалынганы юк. Гомумән алганда, без хәзер индустриаль җәмгыятьтә генә түгел, постиндустриаль җәмгыятьтә яшибез.
Дөньяда шундый тенденция: элеккеге зур гаиләләр, зур җәмгыятьләр таркала. Авыллар картая, халкы нык кими. Хәзер халыкның күпчелеге зур шәһәрләрдә, бер йортта дистә еллар буе торып та, үз фатирына бикләнеп дигәндәй, күрше-тирәсен белми-танымый. Менә шулай мегаполистагы кеше анонимга әверелә бара. Элеккеге вакытта кеше  авылдашлары, туганнары алдында үзен җавап-
лы хис иткән. Бер җәмгыятьтә яшәгәч, теләсә нәрсә кылана алмаган. Хәзер кеше  җәмгыятьтән бөтенләй читләшкән, беркемгә дә бәйле түгел, беркемне дә санга сукмый кебек. Шуңа күрә хәзер галимнәр элеккеге мәхәллә, гаилә институтлары ролен  яңа формада тергезергә мөмкинме икән дип баш вата. Төрле илләрдә  төрлечә эшләп карыйлар. Менә, мәсәлән, Үзбәкстанда мәхәллә институты яңача тергезелгән. Һәрбер микрорайонда рәсми «мәхәллә комитетлары» бар, анда  хәзер халык  бер-берсен нык күзәтә, үзләрен начар тотучыларны тәнкыйтьли башлаган икән. Тик бу тәҗрибәне без турыдан-туры кабул итә алабызмы соң? Безнең илдә бит каты сүгенгән, музыканы нык кыч-
кырткан кешегә кисәтү ясыйм микән, юк микән  дип тә аптырап торасың. Хәзер, мәсәлән,  берәр кеше ярдәм сорап кычкырса, байтак кеше ишеген түгел, тәрәзәсен дә ачып карамый. Безнең җәмгыять хәзер күп катламнарга аерымланды. Күпләр үз кабыгына кереп бикләнде. Мондый хәлне ничек үзгәртергә, ничек хәл итәргә – зур проблема бу. Элеккеге традицион җәмгыять җимерелеп, бетеп бара. Әүвәл милләттәшләрнең, авылдашларның, туганнарның  бердәмлегенә нигезләнгән җәмгыять; бер-береңә ярдәм итү, өмәләрдә күмәкләшеп эшләү табигый нәрсә булган. Бүген дә фидакяр, ярдәмчел кешеләр бар барын, ләкин алар сирәк күренешкә әйләнә бара. Туганнар арасында да элемтәләр ныгымый. Хәзер хат язып та мәшәкатьләнәсе юк югыйсә. Телефоныңны алып яки скайп аша шул секундта фәлән мең чакрым ераклыктагы кеше белән элемтәгә керә аласың. Ләкин шулай да туганнары, ата-аналары белән еллар буе элемтәгә чыкмаган кешеләр дә бар. Мондый шартларда җәмгыятьтә кардәшлек, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләрен ничек саклап калып була?! Элеккеге ихласлык, якынлык югала бара.
Без – бер җәмгыять әгъзалары, дигән хисне ничек яңадан кайтарырга була? Минемчә, моның ниндидер заманчыл чаралары булырга тиеш. Индивидуализм хисе ничек кенә артмасын, кеше табигатендә барыбер күмәкләшү бар. Барыбер бик сирәк бәндә генә кешеләрдән читләшеп, аерымланып яши ала. Шундый тәҗрибәләр бар: кешеләрне беркем белән аралашып булмый торган шартларга куйгач,  ялгызлык  кешенең физик халәтенә дә йогынты ясый икән. Табигатебез нигезендә без –  күмәкләшеп яши торган затлар.
–Кеше кеше булып калсын өчен, әйләнә-тирәдә үз ишләренең булуы мөһим, димәк.
–Шөкер, халкыбызда әле, кеше нәрсә әйтер, дигән сүз-фикер  бар. Йөзеңне, абруеңны югалту беркем өчен дә бал түгелдер.  Шулай да без элеккеге гореф-гадәтләрне өстән кушып тергезә алмыйбыз. Чөнки замана, кеше үзгәрде. Әгәр кеше  берләшүдә үзенә файда күрсә, моңа омтылырга мөмкин. Иҗтимагый оешмалар ниндидер реаль файда китерә икән, кеше аларга мөрәҗәгать итә. Әгәр файда күрмәсә, нинди генә вәгазь укысаң да, исе китмәячәк.
–Конференция нинди нәтиҗәгә килде?
–Без тагын бер мәртәбә тел вазгыятенең халыкны борчыганын ачыкладык. Тел вазгыяте бик катлаулы. Без моны күз уңыннан төшермәскә тиеш. Башка респуб-
лика-өлкәләр белән чагыштырганда хәлебез җиңелрәк булса да, тынычланып калмаска тиешбез. Чөнки гомуми вазгыять үз йогынтысын һич киметми. Аннан җайга салу бик читен булачак. Шунысы кызык: йөз ел элек тел вазгыятен  җайга салу юнәлешендә ниятләгән эшләр бүген дә актуаль. Татарстан автономияле республикасын корганда, һәр министрлыкта татар тәрҗемәчеләре төркеме булдырылырга тиеш, ике дәүләт телен дә белгәннәргә өстәмә акча түләргә кирәк, дигән карар кабул иткәннәр. Бүген дә мондый чаралар актуаль. Тик дәүләткә генә сылтау дөрес булмас  иде.
Тел вазгыятен яхшы якка үзгәртү өчен халыкның үз тырышлыгы мөһим. Аерым шәхесләрнең, иҗтимагый, дини  оешмаларның, дәүләтнең кулга-кул тотынып, бергә, даими эшләве зарур. Шулай булганда гына өмет бар. Кемдер килеп безгә барча мөмкинлекне тудырыр, барлык тел проблемасын хәл итәр дип көтү  үтә беркатлылык булыр иде.
Рәшит МИНҺАҖ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ