Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы узды

Түбән Кама шәһәренең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында бүген “Сөйкемле бала” бәйгесенең финалы булып узды. Туган телебез татар телендә матур, чиста итеп сөйләшә белүчеләрне барлау, үстерү максатынн...

Түбән Кама шәһәренең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында бүген “Сөйкемле бала” бәйгесенең финалы булып узды. Туган телебез татар телендә матур, чиста итеп сөйләшә белүчеләрне барлау, үстерү максатыннан үткәрелүче бу бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя һәм бәйрәм төсмере ала. 2002 елдан башлап балалар бакчасы кысаларында үткәрелгән бәйге, 2016 елдан муниципаль, 2018 елдан региональ, ә 2020 елдан республика күләмендә үткәрелә башлады. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара.
Республика күләмендә оештырылган конкурска 43 видеоязма кабул иттек. Пандемия булу сәбәпле, быел да читтән торып уздырырга мәҗбүр булдык. Шулай да жюри әгъзалары, бакчабызга килеп, һәрбер язманы җентекләп тикшерде, бәяләде.

Нәниләрнең балалар бакчасыннан ук чиста, саф татарча сөйләшүләренә, аралашуларына, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүләренә сокланмый карау һич мөмкин түгел. “Мин бит татар малае, мин бит татар кызы! Татарстан – туган илем!” дип горурланып сөйлиләр алар. Жюри әгъзаларына да бәйгегә килгән видеолар арасыннан иң-иңнәрен генә сайлап алу шактый кыен булгандыр, мөгаен. Чөнки сабыйлар берсеннән-берсе сәләтле, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, гомумән, үз осталыкларын күрсәтә беләләр.


Жюри әгъзалары: Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Гөлнара Фарил кызы Вазиева, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, танылган архитектор Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, “Ак калфак” ханымнары Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина, Аксакаллар шурасының иң актив әгъзалары Мансур Корбангали улы Ганиев, Суфиян Минһаҗ улы Минһаҗев (мәгариф ветераны), Татарстанның халык артисты Гамил Габдулла улы Әсхәдуллиннар, бер фикергә килеп, җиңүчеләрне ачыклады. Иганәчелекне дә үз өсләренә алдылар.
«Сөйкемле кыз – 2022» титулына – Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасыннан Ханипова Әминә,
«Сөйкемле малай - 2022» титулына Казан шәһәренең (Советский район) 159 нчы балалар бакчасыннан Ямалиев Нурсолтан ия булдылар.
1  нче урынга  – Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан Рәхмәтуллин Самат;
2  нче урынга – Түбән Камадагы 15 нче балалар бакчасыннан Новикова Милана;
3  нче урынга  Казан шәһәренең 134 нче балалар бакчасыннан Осипов Тимур лаек булды.
Төрле номинацияләрдә түбәндәге сабыйлар җиңүче дип танылды:
«Иң талантлы» – Алабугадагы 30 нчы балалар бакчасыннан Сәгъдиев Кәрим.
«Иң тырыш» – Түбән Кама шәһәренең 87 нче балалар бакчасыннан Вәлиев Эмиль.
«Иң зирәк» – Мамадыш шәһәре балалар бакчасыннан Вәлиева Мәрьям.
«Иң мөлаем» – Мамадыш районы Түбән Сөн балалар бакчасыннан Нәҗмиева Зифа.
«Иң зәвыклы» – Түбән Камадагы 99 нчы «Күбәләк» балалар бакчасыннан Әхәтова Альбина.
«Иң күркәм» – Түбән Камадагы 45 нче балалар бакчасыннан Нигъмәтҗанова Анэль.
«Иң сәләтле» – Түбән Камадагы 74 нче балалар бакчасыннан Нуретдинов Рияз.
«Иң тәвәккәл» – Түбән Камадагы 1 нче балалар бакчасыннан Насыров Рамазан.
«Иң тәүфыйклы» – Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасыннан Гыйлфанова Самирә.
Инде сүземне йомгаклап, бәйгене оештыру һәм уздыру эшендә үзеннән зур өлеш керткән Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, муниципаль иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Азал улы Баһмановка, һәр елны (җиңүгә ирешкән һәрбер гаиләне) «Мунча ташы» китабы белән сөендергән, елмайтырга этәргән «Мунча ташы» юмор-сатира театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Габдулла улы Әсхәдуллинга, «Сөйкемле бала» титулына ия булган малай белән кызны асыл җепләр белән чигелгән түбәтәй, калфаклар белән куандыручы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Туган телебез сагында зур эш башкаруыгыз киләчәктә дә дәвамлы булсын, тынгысыз йөрәгегез ару-талуны белмәсен, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән бизәлсен!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире,
Татарстанның атказанган укытучысы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ