Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама язучысын Әлмәттә зурладылар

«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» хәйрия фонды инде шактый еллар Татарстан язучыларының китапларын чыгарып килә. Быел бастырылган китаплар арасында хезмәттәшебез – безнең «Сөембикә» балалар...

«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» хәйрия фонды инде шактый еллар Татарстан язучыларының китапларын чыгарып килә. Быел бастырылган китаплар арасында хезмәттәшебез – безнең «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазованың да «Бәхет орлыгы» дигән китабы да бар.
    
Һәм «Рухият» ел саен китап авторларын, җаваплы кешеләрне чакырып, китапларны тәкъдим итү чарасы да оештыра. Быелгы бәйрәм тантанасында мин дә булып кайттым. Ни диим? Әлбәттә, «Афәрин!»нән башка сүз юк. Чара шәһәрдә әле күптән түгел генә сафка баскан «Әлмәт» дип аталган менә дигән заманча җәмәгать үзәгендә булды.

«Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Мәганов, аның урынбасары, «Рухият» программасы советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев һәм «Рухият»нең башкарма директоры, «Рухият» программасы җитәкчесе Флүрә Шәйхетдинова милләт өчен бик зур эшләр башкаралар.
Китапны нәшер итүдә җаваплы редактор – Рамил Миңнуллин, компьютерда китапның макетын җыючы Йолдыз Нуриева, һәрбер рәсемен милли нурга төрүче яшь рәссам Эльмира Әхмәтҗанова һәм, әлбәттә инде, автор Нурзия Мирхазова бик зур эш башкарганнар. Китапта Нурзия Рәшит кызының соңгы вакытларда язылган хикәяләре урын алган. Китапның эчтәлегенә дә, бизәлешенә дә һич тел-теш тидерерлек түгел. Үзегез алып укыгач, күрерсез әле – басманың һәр битеннән милли рух бөркелә.

«Бәхет орлыгы» дип исемләнгән әлеге китап тиз арада үз укучысын табарга өлгерде дә инде. Адәм баласы «бәхет орлыгы» хакында уйланамы соң? Нәрсә ул «бәхет орлыгы»? Бу орлыкны саталармы, каян алып була? Нәни малай шул турыда уйлана, фикер йөртә. Ә сез уйлап карадыгызмы, бармы сездә «бәхет орлыгы»?

Ә эчтәлеге, чыннан да, уйландыра. Гадәттә, шулай бит ул, олылар игътибар бирмәгән, артык гади тоелган сорау, балалар күңеленә нык кереп урнаша. Китапта урын алган хикәяләрнең геройлары Камил белән Айзилә туган якның гүзәл табигатен яратып, дусларына игътибарлы булып яшиләр. Аларның күпне белергә омтылулары, өлкәннәрне хөрмәтләве мактауга лаек.
Хикәяләр балаларга да, олыларның да күңеленә хуш киләчәк. Китапта урын алган хикәяләр көзге, кышкы озын кичләрдә бергәләп укыр өчен кызыклы, тәрбияви яктан отышлы.
Һәр кешенең дә бу тормышта үз урынын табасы, бәхетле буласы килә. Ә бәхет әллә кайда читтә түгел, үзебезнең туган якта, туга җирдә, туган авылыбызда, яраткан шәһәребездә, кыскасы үз кулыбызда икән бит!

Илһамия ГАФФАРОВА,


Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячесе


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ