Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада татар зыялыларын зурладылар

Гадәттә, ел азагы – башкарган эшләребезне барлап, янә бер кат күздән кичереп, киләчәккә план төзү өчен иң кулай вакыт. Менә нәкъ шундый максат белән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җит...

Гадәттә, ел азагы – башкарган эшләребезне барлап, янә бер кат күздән кичереп, киләчәккә план төзү өчен иң кулай вакыт. Менә нәкъ шундый максат белән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге Ак калабызның милли җанлы, зыялы шәхесләрен эшлекле вә бәйрәмчә табынга җыйды.
Әлеге утырышны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Марина Камелина ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында: “Шушы матур бинага туган телебезгә, милләтебезгә, гомумән Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә битараф булмаган милли җанлы шәхесләр җыелган. Мин үзем дә татар теленә мөкиббән, әлегә өйрәнү стадиясендә, татар теленең аһәңле яңгырашын бозармын дип шикләнәм, киләчәктә сезнең каршыгызда үзем дә татарча чыгыш ясармын. Башкарган эшегез һәрвакыт күз алдыбызда. Киләсе 2023 елны да бердәм эшләргә язсын, уңышлар телим!” – диде.

Ильяс Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “Илһам” җыр һәм бию эстрада ансамбле чыгышлары белән үрелеп барган мәҗлесне Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма комитеты директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов зур осталык белән алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, «Татар гаиләләре» фонды рәисе Нурзия Мирхазова, Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Айдар Хәмзин, Берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җиткәчесе Рәсимә Нәбиуллина, җирле телевидениенең милли бүлек җитәкчесе Гөлия Нигъмәтуллина, Мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Резедә Исмәгыйлева, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизовлар еллык эшкә нәтиҗә ясап чыгыш ясадылар. Алар үз чыгышларында 2022 ел дәвамында яшь буынны тәрбияләү, татар халкының милли үзаңын, горурлыгын, туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә тарихи ядкярләребезне саклауга багышлап үткәрелгән мөһим эчтәлекле чараларга тукталдылар, фикер алыштылар, шулай ук зур игътибарга лаеклы проблемаларны яктырттылар, киләчәккә план төзү йөзеннән тәкъдимнәр, карарлар кабул иттеләр.
Җыр-моңга төрелгән бәйрәм төсмерен алган милли чарада, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне һәм туган телебезне саклауга аерым өлеш керткән иң актив хезмәткәрләргә, иганәчеләргә Рөстәм Мәҗит улы Ганиев Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Нурзия МИРХАЗОВА,
Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, «Татар гаиләләре» фонды рәисе
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ