Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың "Сөембикә" титулына ия педагоглары

Чыннан да, агымдагы уку елы йомгаклары буенча  безнең Түбән Кама каласында иҗади уңышларга ирешкән педагоглар саны шактый. Берәүләре, ел дәверендә балаларны төрле бәйгеләргә әзерләп, призлы урынн...

Чыннан да, агымдагы уку елы йомгаклары буенча  безнең Түбән Кама каласында иҗади уңышларга ирешкән педагоглар саны шактый. Берәүләре, ел дәверендә балаларны төрле бәйгеләргә әзерләп, призлы урыннарга ирешкән булсалар, кайсыберләре үзләре һөнәри бәйгеләрдә көч сынады, ягъни замана таләпләреннән тайпылмыйча уңышларга иреште, эшендә дә, әти-әниләр каршында да абруй казанды. Ару-талуны белми яшь буынга әдәп-әхлак орлыклары салдылар. Туган телебезне саклау, үстерү эшенә керткән өлешләре дә зур, сокланырлык. Шуңа да андыйларны бүләкләү өчен Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе  Васил Гали улы Камалов тәкъдиме белән Рәхмәт хатлары булдырдык, истәлекле бүләкләр тапшырдык.


Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, «Ак калфак» ханымнары белән берлектә оештырган «Һәркемнең үз йолдызы» дип исемләнгән республика күләм бәйгедә җиңү яулаган тәрбиячебез Илһамия Фазыл кызы Гаффарова махсус бүләк белән бүләкләнде. Ә инде  иң-иң олуг, затлы бүләккә, ягъни, балалар бакчасы җитәкчелеге булдырган «Сөембикә» премиясенә быел бакчабызның 5 нче төркем тәрбиячесе  Рания Миңнулла кызы Горбунова ия булды. Әлбәттә, көтелмәгән бүләк шатлык тудыра, елмайта, елата... Тәрбиячеләребезне янә бер кат ирешкән уңышлары, бүләкләре белән тәбрик итәм. Һәрвакыттагыча, милләтебезгә хас затлы сыйфатларга ия булып, безне горурландырып яшәгез.

Мәктәпкә озаткан тәрбияле балаларыбыз тырышып укып, чын кеше булсыннар, бакчабызга берсеннән-берсе яхшы балалар, үрнәк әти-әниләр килсеннәр, иде дигән теләктә калам.
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче “Сөмбикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге республика  премиясе лауреаты.

 

 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ