Логотип Магариф уку
Цитата:

Таҗлы вирустан котылырбызмы?!

Рәсми чыганакларга караганда, бүгенге көнгә Татарстанда инде 6161 кеше коронавирустан чирләгән, шуларның 5 меңгә савыккан, ягъни һәр ун кешенең тугызы дигән сүз бу. Тик әле хастаханәдә ятып чыктым да,...

Рәсми чыганакларга караганда, бүгенге көнгә Татарстанда инде 6161 кеше коронавирустан чирләгән, шуларның 5 меңгә савыккан, ягъни һәр ун кешенең тугызы дигән сүз бу. Тик әле хастаханәдә ятып чыктым да, таҗлы вирус афәтеннән тәмам котылдым дигән уй-фикер берәүдә дә булырга тиеш түгел. Һәркем үзен-үзе кайгыртырга һәм табиб киңәшләрен тотып, дәваланырга тиеш.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үпкә ялкынсынуы авыруыннан соң диспансерлаштыру һәм тернәкләндерү эшен оештыруга багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясаган спикерлар үз чыгышларында бу фикергә кат-кат басым ясап әйттеләр. Ни кызганыч, күпләр хастаханәдә дәваланып чыгуга үзләрен савыктым дип санап, табибларга мөрәҗәгать итүне бөтенләй кирәксенми, даруларның бәясен кыйммәтсенеп, аларны кулланмый ук башлый. Тик шунысын онытмыйсы иде: таҗлы вирус сәбәпле организмда килеп туган пневмония, ягъни үпкә ялкынсынуы пациентлардан диспансерлаштыру узуны таләп итә. Чирнең кабат яңаруы хастаханәдән савыгып чыгуның беренче көннәрендә үк түгел, атна-ун көн үткәннән соң да башланырга мөмкин. Бу зәхмәтле авыру бигрәк тә сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв системасы, бронхиаль астма, шикәр чиреннән, артык симерүдән интеккәннәр өчен хәвефле. Өлкән яшьтәгеләр һәм ир-атлар таҗлы вирус зәхмәтеннән өзлегүләргә аеруча еш дучар булучан. Пациент инде сырхауханәдән яки стационардан сихәтләнеп чыктым дигән очракта кимендә ике атна дәвамында стационарда билгеләнгән антикоагулянт профилактикасыннан файдаланырга тиеш.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ