Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәүге әти-әниләр җыелышында укытучыдан ни сорарга?

Мәктәпләрдә беренче сыйныфка кергән балаларның әти-әниләре өчен тәүге җыелышлар үтә. Бу чарада нинди сораулар бирергә?Белгечләрдән киңәшләр: Җыелышта беренче сыйныф укучысы нәрсә эшли белергә тиеш ик...

Мәктәпләрдә беренче сыйныфка кергән балаларның әти-әниләре өчен тәүге җыелышлар үтә. Бу чарада нинди сораулар бирергә?
Белгечләрдән киңәшләр:

  1. Җыелышта беренче сыйныф укучысы нәрсә эшли белергә тиеш икәнен сорарга кирәк. Мөгаен, җавап мондый булыр: аяк киеме бавын бәйли белергә, үз әйберләрен танырга, әти-әнисенең исем-фамилиясен әйтә алырга.

  2. Дәресләр режтимын төгәлләү дә комачау итмәс: ничәнче дәрестән соң ашау, тәнәфес ничә минут бара, өй эше биреләчәкме һ.б.

  3. Укытучыдан, бала белән индивидуаль эш булачакмы, дип сорагыз. Чөнки хәзерге заманда беренче счйныфка төрле балалар килә: әле яңа гына хәреф таный башлаганы да, инде китап укый белгәне дә.

  4. Беренче җыелышта ук укытучының телефон номерын һәм аңа нинди вакытта шалтыратырга мөмкин икәнлеген сорагыз. Электрон почтасы адресын да язып алсагыз әйбәт.

  5. Әгәр дә баланың нинди дә булса авыруы булса, укытучыны кисәтергә кирәк. Мисалга, балага билгеле бер сәгатьләрдә процедура үтәргә, медицина кабинетына чыгарга кирәк булса, дәрес вакытында башкаларга комачауламас өчен, укытучы белән аерым бер билге уйлап куерга була.


Моннан тыш белгечләр фикеренчә, әти-әниләргә укытучы белән бары тик эш мөнәсәбәтләре генә төзергә кирәк. Шуңа күрә укытучыдан аның гаиләсе, торган урыны һәм башка шәхси мәгълүматны сорау урынсыз, дип яза «Реальное время».

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ