Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигый сәләт очкынын кабызып җибәрергә кирәк

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: «Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри  көч булып хезмәт һәм үз-үзең...

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: «Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри  көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора»,– дигән. Димәк, баланың сәләтлелеге белем алуда һәм эшкә өйрәнүдә бары тик мөмкинлек кенә булып тора. Аның чынбарлыкка әйләнүе бик күп шартларга бәйле. Мәсәлән, белем һәм күнекмәнең балага ни дәрәҗәдә кирәклегенә, мәктәптә, гаиләдә әлеге күнекмәләргә ия булуы белән никадәр кызыксынуларына,  эшчәнлегенең ничек оештырылуына бәйләнгән. Баланың рәсем ясарга сәләтенә карап кына, үсеп җиткәч, ул рәссам булачак дип әйтеп булмый әле. Бу теләк тормышка ашсын өчен махсус уку, сәламәтлек һәм башка бик күп шартлар булу сорала. Шулай булмаса, сәләт шиңгән гөл кебек сулачак. Сәләт бары тик шушы сәләткә корылган эшчәнлектә генә күренә ала. Рәсем ясарга өйрәтеп карамыйча баланың рәсемгә осталыгы турында да берни әйтеп булмый. Аның сәләте рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләрен махсус рәвештә өйрәтеп-укытып караганнан соң гына ачыкланачак. Билгеле бер эшчәнлектә чагылган сәләтлелек шул эшчәнлектә үк үсә һәм ныгый. Тырышлык нәтиҗәсендә әллә ни күзгә бәрелеп тормаган сәләтнең дә ныгып китүе бар. Балачакта ук ниндидер сәләте булып та аны күрсәтә алмаган кеше, шушы сәләтен үстерүе нәтиҗәсендә тора-бара чын данга ирешкән очраклар  аз түгел. Әйе, мөмкинлекләре ягыннан балалар бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә дә сәләтлелек турында сөйләгәндә аның шәхси психологик үзенчәлекләрен күздә тоталар.
Баланың сәләтен ничек ачыкларга да, ачыклагач ничек үстерергә? Бу сорауга мәктәп тә, гаилә дә җаваплы дип уйлыйм. Һәм аны берәү дә җиңел мәсьәлә дип санамый. Ата-аналарны еш кына балаларының укуларына  бәйле сәләтләрен үстерү мәсьәләсе борчый. Аларның нәрсәгә сәләтле, нәрсәгә сәләтсез булуларын ачыклау, уңышлы гына һөнәр үзләштерү, белгечлек алу, әйбәт уку өчен кирәк булган сәләтләрне ничек булдыру  мәшәкате белән мәшгульләр.
Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Мин үзем Теләче районы Балыклы башлангыч мәктәбендә укытам. Мәктәптә сәләтле  балаларны  үстерү юнәлешендә  максатчан  эш  оештырыла. Шунысы бик куанычлы  өлкәсендә  дә,  сәнгать  өлкәсендә дә   сәләтле   балаларыбыз бар. Республика күләмендә 1-4 сыйныф укучылары арасында әйләнә-тирәдән үткәрелгән “Эрудит” олимпиадасында  укучыларыбыз ел саен җиңүгә ирешәләр, призлы урыннар яулыйлар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында “Мин – эзләнүче” дип аталган эзләнү эшләре һәм проектлар районкүләм бәйгесендә Кәримов Сәид һәм Сибгатуллин Ильяс узган уку елында 2 нче,  быел 1 нче урыннарны алды. Быелгы уку елында укучыларыбыз район  күләмендә  уздырылган «Мәктәп театрына кин юл!» дип исемләнгән IV театр  фестивалендә  Ф.Хөснинең “Кабак” әсәре буенча эшләнгән театраль тамаша белән катнашты һәм безнең “Сәйлән” театр төркеме Гран-При яулады.
Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесендә  “Драма театры” номинациясендә “Сәйлән” театр төркеме I нче дәрәҗә лауреат һәм «Сәнгатьле сөйләм»  номинациясендә Кәримов Сәид III нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
3 нче сыйныфны тәмамлаган укучым Кәримов Сәид турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 2019  елда  III нче дәрәҗә, 2020  елда  I нче дәрәҗә һәм сеңлесе Кәримова Асилә III дәрәҗә, 2021  елда II нче дәрәҗә дипломга ия булды, сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
“Илһамият – VII” сәнгатьле сөйләм бәйге-фестивалендә 2020  елда III нче дәрәҗә лауреат, быел I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Якташ язучыларыбыз иҗаты буенча үткәрелгән “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дип исемләнгән сәнгатьле сүз һәм быел “Язлар алып килде Тукайны” дип исемләнгән район бәйгесендә I дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр алуга иреште. “Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән II Республика балалар иҗаты бәйгесендә III дәрәҗә лауреат, сеңлесе Кәримова Асилә I нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Ата – аналар белән тыгыз элемтәдә тору да сәләтле балалар белән эшне алга җибәрүдә төп этәргеч булып тора. Кәримовлар гаиләсендә сәнгатьле сөйләмгә игътибар зур. Бу гаиләдә 4 бала тәрбияләнә, һәрберсе шигырьне сәнгатьле сөйләү осталыгына ия. Быел бу гаилә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “Татар сүзе” халыкара бәйгесендә “Шигъри гаилә” номинациясендә һәм Кәримов Сәид “Проза” номинациясендә II нче турның дипломнарына лаек булдылар.
Шулай итеп, сәләтле  балаларны  үстерү,  аларга  белем,  тәрбия  алу  өчен авыл мәктәпләрендә дә шартлар тудырылган. Балада туып килә торган сәләтне үз вакытында күреп алырга, аны үстерүгә ярдәм итәргә, осталык һәм ныклык күрсәтеп, иҗат өчен шартлар булдырырга кирәк. Баланың сәләтен һәрьяклап үстергәндә иң әһәмиятлесен – нинди генә хәлләргә юлыкканда да кеше, шәхес булып калу сәләтен үстерү турында да онытырга ярамый. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң генә, сәләтле балалар белән тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин.

Әминә САФИУЛЛИНА,


Теләче районының Балыклы башлангыч мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ