Танылган бакчачы Рифкат Гыймалтдинов киңәшләре

Быел чит илләрдән җиләк-җимеш, яшелчә кертүдә чикләүләр булганлыктан, бакчачылар үзләренең җир кишәрлегендә мөмкин булганча күбрәк һәм төрлерәк уңыш алырга исәп тотачак. Май кояшы астында бакчада эшләүнең үз тәме, үз  җаваплылыгы бар. Борын төрткән   крокус, лалә, нәркиз түтәлләре, күзгә күренеп яшәреп килүче һәр куак   күзне иркәли.  Кырау төшеп, бакча җиләге, җимеш агачларының тәүге чәчәкләре  харап булмасын дип тә борчылабыз.  Моның өчен алдан ук төтен учаклары  ягып җибәрү өчен коры-сары әзерләп кую да зыян итмәячәк. Чыннан да, язның бер көне ел туйдыра – монда һәр эшне тәртип белән, көнендә-сәгатендә эшләү зарур шул. Шуңа күрә дә сүзебезне   танылган бакчачы Рифкат Гыймалтдинов дәвам итәр. 

Суган

Суганны утыртыр алдыннан аны 3–4 сәгатькә марганцовкалы (алсу төстә генә булсын)  30–35 градуслы суга салып торырга киңәш итәм. Шулай иткәндә, аның авырулары бетә. Судан алгач, шул килеш кенә утыртырга да мөмкин, әмма берәр җиргә җәеп киптерсәң  яхшырак. Суганның араларын 5–7 см, ә рәт араларын  15 см калдырабыз. Башта азот белән тукландырсак, кыяклар чыгуга, фосфор куллана башлыйбыз. Иң мөһиме шул: суганга  суны күп сибәргә ярамый. Юкса ул чери башлый, озак сакланмый. Кыякларның башы агара башласа,  ул авырый дигән сүз.   Моннан котылу өчен, 6–10 литр суга бер аш кашыгы тозны болгатып сибәбез. Аңа өлгерү өчен ике ай вакыт кирәк булачак.

 Помидор, кыяр

Кыярны күчереп утырту нияте белән чүлмәкләрдә тишелдерергә дә, грунтка чәчәргә  дә була. Ул кайда да өлгерә. Һава торышына карап, помидор һәм кыяр үсентеләрен парникка күчереп утыртабыз. Озын булып үскән үсентене күчереп утыртканда  авырый башлый. Ике яфраклы үсентеләр  күчергәндә зыян  күрми. Шунысын да онытмагыз: кыяр су ярата, ә помидор – киресенчә. Шуңа күрә дә алар янәшә булмаса яхшырак. Кыярның чәчәге 3–4 көннән  коелып, нәни кыярлар күренә башлауга, аны 4–5 көн коры тотарга – су сипмәскә кирәк.  

Кыяр 1,5 метрга кадәр үсә. Шул чагында астагы дүрт  яфракны кисәргә кирәк, алар бер файдасызга җирдәге ашламаны алып торалар һәм туфракка   кояш нурлары  төшүне чиклиләр. Сабакта яңа ботаклар күренә  башлап, ике яфрак чыгаруга, аның  башын чеметеп өзеп алсаң, кыяр тиз өлгерә. Мыеклар җибәрә башлагач   аны капрон җепкә түгел, ә сәгать теленә каршы уңайга сүс бауга үрмәләтү яхшы.  Үсентеләрне  башта азот, ә инде кыяр күренә башлагач,  калий һәм  фосфор белән тукландырабыз.

 Виктория

Май башында виктория түтәлен тырма белән тулысынча чистартып чыгарга кирәк. Корыган яфракларны курыкмыйча кайчы белән кыркып алабыз. Яңа яфракка тимибез.   Авыру күчмәсен өчен, корыган яфракларны ягабыз яки, капчыкка тутырып, чүплеккә ташлыйбыз. Шуннан соң аларны беренче чиратта ун көнгә бер тапкыр азот белән тукландырырга кирәк. Һәр яшелчәне җәй уртасына кадәр азот белән тукландырып торабыз. Ул үстерә, көч бирә. Бу очракта кычыткан төнәтмәсе иң яхшы ысул булып тора,  дөрес, грануллы ашлама белән тукландырсак та  ярый. Викториянең тамырлары тирәндә булгач, аның төпләрен курыкмыйча йомшартабыз. Бу тамырларга кислород керсен өчен кирәк. Йомшартканнан соң үсентеләр калкып, күпереп китәләр. Суны жәлләмичә сибәбез. Җиләккә кран суы түгел, ә көне буе тәпәндә  кояш җылысында торган  су кирәк. 

 Май – яңа түтәл ясап,  җиләк утырту өчен бик кулай вакыт. Болай эшләгәндә, киләсе елга әлеге түтәлдән яхшы уңышка исәп тотарга була.  Күчереп утыртканда, җиләкнең беренче-икенче  «бәбиен» генә утыртабыз –калганнары көчсез була. 

 Кишер

Аны ай  башларында ук чәчәбез. Мәшәкате аз дип гранулланган кишер орлыгына кызыкмагыз. Аның күбесе чыкмый. Көтеп-көтеп тә тишелмәсә, сез вакытны югалтасыз. Орлыкны ком белән болгатып чәчәргә дә мөмкин.  Чәчкәннән соң яхшы итеп җылы су сипкәч, түтәлне бер атнага плёнка белән каплап куябыз. Җылынып, дымланып торгач, яхшы тишем бирә. Ул 3 ай дигәндә өлгерә. Кишер һәм суган түтәлләрен янәшә куйсагыз, алар берсен берсе авырулардан саклаячак.

Чөгендер, торма, шалканны да шушы вакытта чәчәбез.

 Агачлар

Агачларны шулай ук азот белән тукландырабыз. Чөнки алар яз башы белән көчсез, җирдә булган ашламаны «ашап бетергән» булалар.

Халык сынамышлары

*Усак чәчәк аттымы – кишер чәч.

*Шомырт чәчәк атканда, салкыннар булуга гаҗәпләнмә.   

*Каеннарда яфраклар күренсә – бәрәңге утырт.

*Чаганнарда алкалар күренүгә, чөгендер чәч.

*Май суык булса – икмәк уңар.

*Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә, ел уңышлы килә. 

*Күбәләкләр җылы җиргә кереп качса, көн суыта.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.