Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиячеләребез булдыра!

Быелгы февраль аен безнең «Сөембикә» балалар бакчасы тулаем Җәлил рухы белән яшәде дисәк тә һич арттыру булмас. Каһарман шагыйребез, татар халкының йөз аклыгы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лау...

Быелгы февраль аен безнең «Сөембикә» балалар бакчасы тулаем Җәлил рухы белән яшәде дисәк тә һич арттыру булмас. Каһарман шагыйребез, татар халкының йөз аклыгы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан  бакчабызда балалар өчен бик күп чаралар уздырдык.

Җәлил иҗатын яктырткан рәсемнәр күргәзмәсендә, «Һәркемнең үз йолдызы» дип исемләнгән төбәкара бәйгенең «Җәлил дәвамчылары» номинациясендә күпләп катнашулары да әнә шул хакта сөйли. Ә тәрбиячеләребез исә, ике командага бүленеп, «Муса Җәлил – безнең күңелләрдә!» дип исемләнгән, мөһим эчтәлекле викторина-бәйгедә көч сынаштылар. Әзерлекне һәм оештыру эшләрен үз өстенә алган, татар теле тәрбиячесе Халидә Әхмәтҗавал кызы Сабирҗанова бәйгене үтә дә зур осталык белән алып барды. Музыка белгече Алсу Вәсим кызы Әсхәдуллина һәрбер биремгә якын килеп, үзенчәлеген туры китереп көй сайлады, музыка бизәлешенә җаваплы иде. Өлкән яшьтәге остазларыбыз Люция Габделбари кызы Гордеева, Гөлгенә Габидулла кызы Галимова, Рәмзия Салих кызы Сөләймановалар тәрбиячеләр эшенә бәя бирде. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н махсус алып кергән ут күршебез – 48 нче гаилә китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлназ Гыйльметдин кызы Минсафина – китап күргәзмәсен баетты, үзе дә тәрбиячеләр каршында чыгыш ясады.

Җитдилеге белән «Кайда, кайчан, ничек?» дип исемләнгән тапшыруны хәтерләткән тәрбияви чарада исә патриот шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төрледән-төрле сорауларга җавап табу, шигырьләрен сәхнәләштерү, хәтта үзләре дә бирелгән сүзләр буенча шигырь язарга тиеш булдылар. Әлбәттә, тәрбиячеләребез сынатмады: «Җәлилчеләр» һәм «Чулпан йолдыз» командаларының икесе дә, бердәй балл җыеп, җиңүче дипломына ия булды.
Әйе, яшь буынга тәрбия бирү зур осталык таләп итә, алар педагог кына түгел, шул ук вакытта психолог та, оештыручы да, артист та, сәхнә әһеле дә булырга тиешләр. «Ә безнекеләр булдыра, Аллага шөкер!» – дип сөенеп утырдым.
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире,

Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ