Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих укытучылары үзләренең осталыкларын күрсәтә алачак

Татарстан укытучылары «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм яңалыклар» дип аталган IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Гаризалар 30 нчы июльгә кадәр кабул ителә.Бәйгедә...

Татарстан укытучылары «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм яңалыклар» дип аталган IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Гаризалар 30 нчы июльгә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә Россия Федерациясенең барлык төбәкләренең гомуми белем бирү учреждениеләреннән педагогик стажы кимендә өч ел булган тарих укытучылары катнаша ала.
Конкурс өч этапта үткәрелә. Башта, 30-нчы июльгә кадәр, катнашучылар Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе сайтында анкета тутырырга, кирәкле документларның электрон күчермәләрен беркетергә, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында шәхси гариза язарга тиеш.
Икенче этапта, 1-нче сентябрьдән 27-нче сентябрьгә кадәр, комиссия тарафыннан сайлап алынган конкурсантлар үз мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы темасына ачык дәрес әзерләргә һәм үткәрергә, аннары эксперт советына үткәрелгән дәресләрнең методик планнарын, презентацияләрен һәм видеоязмаларын бирергә тиеш. Жюри 24 иң яхшы эш авторын сайлап алачак, алар өченче этапта үзпрезентация күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, мастер-класс үткәрәчәкләр һәм модератор белән ачык дискуссиядә катнашачаклар. Финал туры Мәскәүдә 30нчы октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр узачак.
Беренче урын өчен - 260 мең сум, икенче урын өчен – 215 мең сум, өченче урын өчен 180 мең сум күләмендә бүләк билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ