Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарихи Кирмәнчек каласы кунаклар көтә

Терәп куйгандай текә тау астыннан чишмәләр ага. Зур булмаган урында унике кизләү. Бик борынгы чишмәләр. X гасыр ахырларында ук билгеле булган алар. Нәкъ шул чорда болгар бабаларыбыз Изгеләр чишмәсе ян...

Терәп куйгандай текә тау астыннан чишмәләр ага. Зур булмаган урында унике кизләү. Бик борынгы чишмәләр. X гасыр ахырларында ук билгеле булган алар. Нәкъ шул чорда болгар бабаларыбыз Изгеләр чишмәсе янына Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклаучы Кирмәнчек каласына нигез сала.
X гасыр ахырында Чулман елгасы буенча югарыга күтәрелеп, аның сул кушылдыгы булган Кирмәнкә елгасы буенча безнең якларга килеп чыккан беренче болгарларның күңеленә бу якларның табигате хуш килгәндер. Нәкъ шушы урында Идел Болгарстанының төньяк чикләрен сакларга тиешле форпост рәвешендә Кирмәнчек шәһәрчеген торгызалар. Болгарлар тирән урлар – чокырлар, җирдән өеп ясалган диварлар, алар өстенә утыртылган биек коймалар белән әйләндереп алынган ныгытмалар артында яшәгән. 

   Шәһәрчек 8500 кв. м җир биләсә, ур белән сакланган өлеше 1500 кв. м тәшкил итә. Кирмәнчекнең алдагы язмышы ничек булган соң? 1236 елда, илнең башкаласы Биләр белән беррәттән, ул да монголлар тарафыннан җимерелә, халкы җәбер-золымга дучар ителә. Алтын Урда дәүләтенең бер олусына әверелгән Болгар җирләре яңадан тернәкләнә. Горур кирмәнлеләр дә XIII йөздә шәһәрчекне яңадан төзеп куя. Рус елъязмаларында Кирмәнчек соңгы тапкыр 1396 елда телгә алына. Ә халкы урман эчләренә таралып, шул тирәдәге авылларга нигез сала.
Кирмәнчек күп тапкырлар юлбасарлар чолганышында кала. Әмма ниндидер юллар белән андагы яугирләргә чишмә суын китереп торалар. Риваять буенча ул вакытта суны коедан китергәннәр. Бервакыт, чүлмәкләр белән суга киткән җиде кыз әйләнеп кайтмый. Алар дошман кулына эләккәннәр, газаплы үлемгә дучар ителгәннәр. Җиде кыз һаләк булган урында җиде чишмә бәргән. Татар халкында изге урыннар янында булган чишмәне изгеләштерү йоласы булган. Янәшәдә генә халкыбыз өчен изге урын – Ханнар зираты урнашкан. Халкыбызда кыйбла ягына агучы җиде чишмәне дә изгеләштерү йоласы да булган.
Урта Кирмән авылының Изгеләр чишмәсе янындагы тугайда 2019 елдан «Кирмән җыены» уза. Җыенны район хакимияте, районның Туган төбәк тарихы музее, районның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы  уздыра.
Милләтебезнең тарихын барлауга, гореф-гадәтләребезне яңартуга багышланган бу җыенның тәрбияви әһәмияте бик зур.
Быел бу җыенны уздыру 15июльгә билгеләнгән. Җыенда бик күп кунаклар катнашыр дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәк «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы да 16июльдә Мамадышта узачак. Әлеге утырышка килүче кунаклар да җыенда катнашыр дип көтелә. Әлеге оешманың Мамадыш бүлекчәсе үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү; милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү-чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештыру һ.б. шундый эшләр башкара.
Бүгенге көндә Җыен узачак тугайдагы Изгеләр чишмәсе, Кирмәнчек шәһәрчеге корылмалары ремонтлана, керү-чыгу юллары көйләнә.Җыенда катнашучыларга бик күп мастер-класслар тәкъдим ителәчәк. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел сәмән кирпеч тә сугып күрсәтү планлаштырыла. Идел буенда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын яктырткан фотоларга конкурс та игълан ителде. Җыен җәмәгать белән намаз укып төгәлләнәчәк.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Фотолар авторның шәхси архивыннан

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ