Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАССРның 100 еллыгына – Мамадышның 100 исеме

Килеп туган эпидемиологик хәл ТАССР төзелүнең бер гасырлык түгәрәк датасын билгеләп үтү өчен планлаштырылган чараларны үткәрүгә комачауласа да, Мамадыш төбәгендә әзерлек эшләре тукталып калмады. Өйдән...

Килеп туган эпидемиологик хәл ТАССР төзелүнең бер гасырлык түгәрәк датасын билгеләп үтү өчен планлаштырылган чараларны үткәрүгә комачауласа да, Мамадыш төбәгендә әзерлек эшләре тукталып калмады. Өйдән торып эшләп була торган эшләргә аерым басым ясыйбыз. Шундый чараларның берсен Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йорты методисты Резедә Реваль кызы Нуриева тәкъдим итте: ”100 еллыкка – Мамадышның 100 исеме” дип атала ул. Районыбыздагы һәр торак пунктның авыл, район, республика күләмендә күренекле эшләр башкарып, исемнәре республика тарихында язылып калырлык шәхесләре бар. Алар – сугыш ветераннары гына түгел, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә, укытучы да, артист та, язучы-галим дә, медицина хезмәткәре дә булырга мөмкин. Алар үзләренең хезмәт вазифаларына тугры калып, тыйнак кына хезмәтләрен башкарып, хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә ия булып, безнең арада яшиләр. Әнә шундыйларны барлап, табып, алар турында махсус альбом булдыру – бу чараның максаты. Һәрбер кешегә А3 зурлыгында бит булдырылып, анда аның фотолары, кыскача биографиясе, хезмәттәге казанышлары турында мәгълүматлар туплана. Электрон вариантта ясалган шундый битләрне Резеда Ревал кызы җыеп бара. Кәгазь битенә чыгарып, төпләп куйгач, бик күркәм альбом килеп чыгачак. Бүген Туган якны өйрәнү берләшмәләрен җитәкләүче педагоглар да, тәрбияләнүчеләр дә шушы эш белән мәшгуль. Инде 60 тан артык якташыбызга багышланган бит эшләнде. Юбилей датасына кадәр түгәрәк санга ирешербез,иншалла!
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йорты педагогы, тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ