Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар белән гармун аерылгысыз

30 августта Казан шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышлап «Уйнагыз, гармуннар!» дигән зур фестиваль узачак. Матбугат йортында үткән конференциядә сүз шул хакта барды. Анда Бөтендөнья...

30 августта Казан шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышлап «Уйнагыз, гармуннар!» дигән зур фестиваль узачак. Матбугат йортында үткән конференциядә сүз шул хакта барды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров, әлеге чараның режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева, ТР халык артисты Фердинанд Сәлахов катнашты.

Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» белән беррәттән «Түгәрәк уен» фестивале дә узачак, ә «Уйнагыз гармуннар»ның масштабы үткән елларга караганда күпкә киңрәк булачак, диде. Әлеге бәйрәмгә республиканың һәрбер районыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә гармунчылар җыелыр дип көтелә. Катнашучыларга бернинди яшь чикләүләре дә юк: сабый балалардан алып, әби-бабайларга кадәр татарның иң якын, иң яраткан уен коралында сыздырачак.
Чараның баш режиссеры Халисә Исмәгыйлова сүзләренә караганда, гармунчылар Кремльдә Сөембикә манарасы янында җыйналачак, аннары җыр-моң ташкыны Казан урамнарына җәеләчәк. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына барып җиткәнче гармунчылар агымы берничә тукталыш ясап, шәһәр халкын һәм кунакларын күңел ачтырачак. Мәсәлән, М.Җәлил һәйкәле янында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясар дип көтелә.
ТР халык артисты Фердинанд Сәлахов, «Республиканың бәйрәм чараларын гармунчылар фестивале белән үткәрү – бик күркәм күренеш, чөнки татар гомер-гомергә гармун белән яши», – дип ассызыклады. Җырчы сүзләренчә, гармунга кыңгырауны да, көмеш телне дә татарлар куйган.
Әлеге фестивальнең башка еллардан аермалы тагын бер үзенчәлеге – иң оста ун яшь гармунчыга ТР Мәдәният минстрлыгы махсус ясаткан гармуннар бүләк ителәчәк. Фердинанд Сәлахов әйтүенчә, гармуннарның бер-берсенең бәясе 30 мең сумнан да ким түгел, һәм аларның һәрберсен аерым оста ясаган.
«Уйнагыз гармуннар» фестивале 30 нчы августта көндезге сәгать өчтә башлана.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ