Логотип Магариф уку
Цитата:

«TATAR DOZOR-2021» квестында урыннар билгеләнде

Казанда узган ял көннәрендә TATAR DOZOR-2021 квестын үтте дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.Квестта укучылар гына катнашкан. Алар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүматлар һәм хезмәтләр нинди телләрдә...

Казанда узган ял көннәрендә TATAR DOZOR-2021 квестын үтте дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.
Квестта укучылар гына катнашкан. Алар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүматлар һәм хезмәтләр нинди телләрдә бирелүен ачыклаганнар. Беренче урынга «Адымнар – белемнәргә һәм дөньяга юл» полилингваль комплексы һәм 15 нче гимназия лаек дип табылган.  Икенче урынны 37 нче гимназия, өченче урынны 12 нче гимназия һәм 9 нчы мәктәбе алган. «Иң яхшы төркем» номинациясендә 27 нче гимназия, «Иң иҗади төркем» – 159 нчы лицей, «Иң өлгергән төркем» – 15 нче мәктәп, «Иң максатчан юнәлешле төркем» – 54 нче мәктәп, «Иң тырыш төркем» номинациясендә 1 нче гимназия җиңүче булды. Катнашучылар Казанның тарихи урыннарында булып кына калмаганнар, иҗади биремнәр дә башкарганнар. Квест өчен быел  биремнәрне Милли китапханә һәм Татар китабы йорты әзерләгән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото с сайта: Минобр РТ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ