Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар хатын-кызлары җыены ачык микрофон форматында үтәчәк

20-22 май көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узачак. Чара ачык микрофон форматында 300 кеше катнашында үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткән матбугат кон...

20-22 май көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узачак. Чара ачык микрофон форматында 300 кеше катнашында үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены ике елга бер тапкыр үтә. Ул – дөньядагы барлык татар хатын-кызлары оешмалары өчен уртак мәйдан булачак. Бирегә Россиянең 49 төбәгеннән, Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән, 7 чит илдән 300 катнашучы җыелачак. Без секция форматыннан киттек һәм алдан әзерләнгән чыгышлар белән беррәттән катнашучылар үз фикер-тәкъдимнәрен ирекле рәвештә җиткерә алсын өчен дискуссион мәйданчыклар форматын сайладык», - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
20 нче майда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, өч дискуссион мәйданчыкта эшләячәк. ТР Язучылар берлегендә үтәчәк «Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять» мәйданчыгында берлек хезмәткәрләре һәм язучылар белән очрашу, әдәбият турында фикерләшү планлаштырылган. «Без – Тукайлы халык» мәйданчыгында Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе ияләре белән очрашу үтәчәк, шулай ук халыкка бөек татар шагыйре турында кызыклы мәгълүмат җиткереләчәк. «Адымнар – Казан» күптелле мәгариф комплексында узачак «Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү» мәйданчыгында милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
21 май көнне Пленар утырыш, «Чулпан» мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе һәм, иң кызыклысы, Калфак туе үтәчәк.
«Без милләтебезнең шәхес хатын-кызларын күтәрә белергә өйрәтүне, алар турында халыкка җиткерүне бурыч итеп куйдык. Мисалга, быел Калфак туенда сөйләнәчәк шәхесебезнең үзе бакыйлыкка күчкәнче үк 125 онык һәм оныкчасы булган. Аның турында, төрки дөньяның бөек анасы, дисәк тә була. Бу шәхеснең кем икәнен әлегә әйтмим. Шунысы да билгеле, хәзерге вакытта бу шәхеснең 155 оныгы һәм оныкчасы бар», - дип сөйләде «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова.
Моннан тыш җыен кысаларында катнашучылар хәзерге заман хатын-кызлары турында «Гомер хәситәсе» фильмын караячак, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Өч аршин җир» спектаклен тамаша кылачак.
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан оештырыла.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ