Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар хатын-кызлары оешмалары укытучылар белән хезмәттәшлек итәчәк

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, резолюция кабул итте. Аның кысаларынд...

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, резолюция кабул итте. Аның кысаларында укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып бару каралган. 
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе

  1. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;

  2. Татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә;

  3. Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга;

  4. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими эләмтәдә булырга;

  5. Татар хатын-кызларының  оешмаларына укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып барырга;

  6. Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга;

  7. Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннар өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен эзлексез алып барырга;

  8. Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга;

  9. Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга;

  10. Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмлекләр булдыру, уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга;

  11. Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан “Милли киемнәр”, “Шәҗәрә” бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә;

  12. Мәктәп яшенә җитмәгән балалар арасында “Туган тел” бәйгесен үткәрүне гамәлгә куярга;

  13. Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек ташы буларак танылган татар  хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле  хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен эзлексез алып барырга;

  14. “Ак калфак”ның Интернет-сайтын булдырырга;

  15. Күчмә утырышларны дәвам итәргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ