Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында «Гыйлемле Йорт» лекторие башлана

Татар китабы йортында лекцияләр укуны яңарталар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.«Соңгы 3 елда Йортта татар әдәбияты тарихына, атаклы шәхесләргә һәм фәннең төрле тармакларына багышланган лекцияләр у...


Татар китабы йортында лекцияләр укуны яңарталар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.





«Соңгы 3 елда Йортта татар әдәбияты тарихына, атаклы шәхесләргә һәм фәннең төрле тармакларына багышланган лекцияләр укылды. Бу юнәлешнең партнерлары «Гыйлем» үзәге һәм Ачык университет иде. Яңартылган лекторий 20  октябрьдә диннәр тарихы турында лекцияләр циклы белән башлана», диелә хәбәрдә.
Алга таба татар әдәбияты, дөнья әдәбияты, тарих, тәрҗемә эшенә багышланган лекторийлар да уздырылачак. Диннәр тарихы курсына кергән лекцияләрне Татар китабы йорты мөдире, КФУ мөгаллиме Айдар Шәйхин укый.
Беренче лекция борынгы грек дине һәм фәлсәфәсенә багышлана. Лекторий татар телендә генә үткәрелә. 20 октябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.
Музейга керү билеты алырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ