Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәбендә укып, рус теленнән 100 балл

Мәктәбебездә быел да Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән укучыбыз бар. Равилә Җиһаншина рус теленнән шушындый уңыш китерде безгә. (Узган ел химиядән максималь баллны Искәндәр Шәрифуллин дигән ук...

Мәктәбебездә быел да Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән укучыбыз бар. Равилә Җиһаншина рус теленнән шушындый уңыш китерде безгә. (Узган ел химиядән максималь баллны Искәндәр Шәрифуллин дигән укучыбыз җыйган иде.) Татарстанның атказанган укытучысы Резедә Фәтхерахман кызы Фазылова укучысы ул Равилә. Мәктәп тарихында бу фәннән икенче тапкыр 100 балл җыючыбыз ул. Гөлүсә Хуҗиәхмәтова 2011 елда шундый уңышка ирешкән булса, бу күрсәткечне Равилә 10 елдан соң кабатлады. Резедә Фәтхерахман кызы укыткан сыйныфларда 90 нан артык балл туплаган укучыларыбыз ел саен диярлек була. Быел да рус теленнән максималь күрсәткечкә нибары 4 – 5 балл җитмәгән укучыларыбыз бар. Болар – Әдилә Мисбахова белән Данияр Шәрифуллин. Әйтеп үтелгән укучылардан соң рус теленнән 84 балл белән дүртенче баскычта Владислав Данилов тора. Аның каравы Владиславыбыз быел химиядән БДИ тапшырган районыбыз укучылары арасында иң күп балл җыючы булып танылды: 97 балл! (Укытучысы – Заһит Сафиулла улы Мөхәммәтҗанов.) Өстәп  шунысын да әйтим: мәктәбебез укучылары арасында рус теленнән БДИ буенча 70 баллдан ким җыючы булмады.

Мәктәбебезнең быелгы чыгарылыш сыйныфында ике алтын медальгә кандидат бар иде. Равилә Җиһаншина да, Әдилә Мисбахова да өметләребезне аклады. Бу кызларның татар теленнән дә уңышлары күп булды. Республикакүләм олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә ел саен диярлек катнашты алар, призлы урынсыз кайтканнары булмады да. Укытучылары Зөбәрҗәт Габделхак кызы Хәйбуллинаның өметен дә һәрдаим аклап килделәр.  

Ничек инде татар мәктәбендә укып, туган телебезне югары дәрәҗәдә белеп, рус теленнән дә шундый уңышка ирешеп була дисезме? Була шул! Рус телен белер өчен туган тел киртә була алмый. Бу кызларыбыз шуны дәлилләде дә! Ә сайлап алу имтиханын алар җәмгыять белеменнән бирделәр, уртача күрсәткечләре бу фәннән дә югары – 82 балл, математикадан да күрсәткечләре сөенерлек. Татар телен дә, рус телен дә бертигез дәрәҗәдә белгән, татар мәктәбен тәмамлаган, авыл тәрбиясе алган бу кызларга алга таба да зур уңышлар телибез.

Спортта зур уңышларга ирешкән, быел яшүсмерләр арасында районның Сабантуй батыры булып калган Айнур Нургалиев, республикакүләм конференцияләрдән призлы урыннар алып кайтучы Әлфис Исмәгыйлев, алда әйтеп үтелгән Данияр Шәрифуллин, Владислав Данилов кебек егетләрнең яхшы, тырыш кешеләр буласына тамчы да шигебез юк. Ак юллар сезгә, укучыларыбыз!
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ