Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ — 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган — видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр җибәрергә була.Габдулла Тука...

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ — 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган — видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр җибәрергә була.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучылар шигырьләр, мәсәл һәм проза укуда көч сынашачак. Бәйгене филармония Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән оештыра. «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә.
Бу елдан башлап конкурста «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде. «Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. «Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота.
Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.
2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат — www.tatfil.ru сайтында.
Жюри рәисе — быел да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, ТР Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе, профессиональ җырчы Айдар Фәйзрахманов, аның урынбасары — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев. Жюрида Рүзәл Мөхәммәтшин, Илдар Кыямов, Данил Салихов һәм башкалар бар.
Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.
Татар-информ
Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ