Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада 140 укучы катнаша

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша. Бу хакта ТР мәгариф һәм...

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
«Быелгы олимпиада төбәкләрдән укучыларның күпләп килүе, татар теле белән кызыксынулары белән аерыла. Без олимпиадага балаларны дуслаштыру, таныштыру максатыннан да җыябыз. Чөнки олимпиададан киткән һәр бала үзләренең социаль челтәрләрендә аралашып китәләр, үзара элемтәләрне ныгыталар», - диде ул.
Олимпиада биремнәре өч өлештән тора: укучылар бүген татар теленнән, иртәгә татар әдәбиятыннан көч сынашачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, сәнгатьле сөйләм конкурсы үткәреләчәк. Анда катнашучылар Татарстан, Казан һәм татарлар турында сөйләячәк, үзләренең шигырьләрен комиссиягә тәкъдим итәчәк. Жюрида - КФУ мөгаллимнәре.
Мәскәү шәһәреннән килгән унынчы сыйныф укучысы Илнар Каюмов олимпиадага үзе теләп килгәне хакында әйтте. “Олимпиадага килер алдыннан бераз борчылдым. Быел кыен сораулар да булды: грамматик, морфологик яктан, тәрҗемә итү биремнәре. Җиңеп чыгарга өметләнәм”, - диде ул.
“Программа кысаларында К.Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрына бару каралган. Балалар язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Миңгол Галиевтан мастер-класс алачак”, - диде Гөлия Мусина.
Фото: tatar-inform.tatar

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ