Татар телендә «Туңган як» фильмы

Журналист, язучы, автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның җитмәгән җире юк. Ул әле үзенең яңа композицияләрен укучылар хозурына тәкъдим итә, әле “Jadid fest” дип, әле “Мин татарча сөйләшәм” дип чаба. Аның 2015 елда Европада — Нидерланд, Бельгия, Франция, Швейцария, Люксембургта яшәүче татарлар турында “Туңган як” дип аталган документаль фильм төшерүе хакында да күпләр хәбәрдардыр, шәт. Ни өчен соң әле ул туган түгел, “туңган” дисездер. «Без сәяхәткә җыелганда, чит илләрдә салкын булыр дип уйладык, шуңа, шаярып, татар шлягеры исемен үзгәртеп, «Туңган як» дигән исем таптык, әмма Европада җылы булды, хәтта яшел чирәмдә утырырга насыйп булды», диләр егетләр бу уңайдан. Ә фильмның геройлары күз алдында.

Чит илләрдә яшәүче яңа буын эмигрантларның “Бездә татарлар шуның кадәр актив, моның өчен аларга, мөгаен, медаль бирергә кирәктер” дип, яки “Бәлеш пешерәм, килегез ,- дисәләр, кешеләр монда Бельгиядә – Голландиядән, Люксембургтан да, Франциядән дә киләләр бәлеш ашарга”, — дип сөйләгәннәре ничек истә калмасын инде…

Ирексездән Флера Гыйззәтуллинаның

…Мин дә сибелгән татарның

Бер газиз баласы ла!..

Йөрәгем парәсен ябам

Гасырлар ярасына.., дигән юллары хәтердә яңара. Дөнья буйлап сибелгән татарны бер укталуда гына җыеп бетерерлекме соң?

Рәдиф Кашапов һәм бу проектта оператор, монтажер буларак катнашкан Ильяс Гафаров та шул фикердә булган, күрәсең. Юкса: “Моннан соң фильм төшергәндә бер илне генә алачакбыз”,- димәсләр иде. Бара торгач, Финляндиядә яшәүче татарларга тукталалар. Фильмның буеннан-буена кызыл җеп булып барачак мәсьәләләр дә билгеләнә. Буыннар алмашу барышында туган тел проблемсы ничек тора? Финляндиядә яшәүче татарларга ассимиляция яныймы? Катнаш һәм татар гаиләләрендә үзара мөнәсәбәтләр ничек? Финляндиядә яшәүче милләттәшләр татарлыкны ничек аңлый? Үз алларына әнә шундый бурычлар куеп, юлга кузгала алар. Бу юлы иҗат төркеменә оператор Нуршат Әсхәдуллин да кушыла.

Егетләрнең Финляндиядәге күптәнге танышлары —татар эшкуары Дәниз Бәдретдин һәм Финляндиядәге татар яшьләре вәкиле Әмир Вафин егетләргә урнашырга, геройлар табышырга ярдәм итсә, күптән түгел генә “Исламия” татар мәдәни-дини үзәк җитәкчесе итеп сайланган Гөлтан Бәдретдин да һәрьяклап булышырга тырыша. Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, Гөлтан ханым 1925 елда оешкан “Исламия” җәмгыяте тарихында беренче хатын-кыз җитәкче дә әле.

Кай юлдан узсак та,

Кемгә кул сузсак та,

Сүзне без башларбыз Ватаннан…Финляндиядә узган иҗади командировканың нәтиҗәсе хакында Рәдиф Кашаповның үзеннән дә кызыксындык.

-Финляндиягә без узган елның октябрь башында барган идек. Шактый гаиләләрдә булып, кызыклы гына материал тупладык. Видеоматериалның эшен тәмамлап кайттык. Хәзер сюжетны тулыландыру өчен архив материаллары белән эшлибез. Нәрсәгә игътибар иттек, кайбер милләттәшләребезнең хатыннары фин кешесе булса да, алар иренең туган теленә, мәдәниятенә, тарихына битараф түгел. Әйтик менә, Туран исемле бер абыйларның өйләренә керәбез. Хатыны татар түгеллеге күренеп тора — йөзенә чыккан. Менә шул ханым безне саф татарча итеп: “Хуш киләсез, әйдәгез керегез, чәй эчәрбез”,- дип каршы алды. Мондый кешеләр дә бар икән, дип исебез китте. Без Казанда дуслар белән, гадәттә, русча-татарчаны бутап, бер телдән икенчесенә “сикереп” сөйләшәбез, ә Финляндиядә “эш телебез” татарча гына булгач, үзебез дә гел ана телебездә генә сөйләштек. Теләсәң, тырышсаң, була икән бит,- ди Рәдиф Кашапов, тәэсирләре белән уртаклашып.

Финляндия якларына тагын юллары төшмәгәе әле егетләрнең, ни өчен дисәң, Гөлтан ханым очрашу вакытын язга билгеләгән.

Фото: vk.com/radif

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.