Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар телендәге иң яхшы дәрес» бәйгесендә кемнәр җиңүче?

«Мәгариф» журналы редакциясе», КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты белән берлектә, педагогларның һөнәри осталыгын ачыклау максатын күздә тотып, 2020 елның 1 декабреннән «Татар т...

«Мәгариф» журналы редакциясе», КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты белән берлектә, педагогларның һөнәри осталыгын ачыклау максатын күздә тотып, 2020 елның 1 декабреннән «Татар телендәге иң яхшы дәрес» конкурсы игълан иткән иде. Һәм ул ярты ел дәвам итте: быелның 10 июненә кадәр әлеге конкурска язмалар кабул ителде.
Конкурста республикабызда төп фәннәр татар телендә укытылучы барлык типтагы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мөгаллимнәре катнашты, яшь ягыннан һәм эш стажы буенча чикләүләр куелмады. Конкурс шарты буенча дәрес эшкәртмәләре бары тик үз мәктәбендә татар телендә генә укытылган очракта тәкъдим ителергә тиеш иде. Нәтиҗә шуны күрсәтте: төгәл, табигать һәм иҗтимагый фәннәр башлыча Арча, Актаныш, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кама Тамагы районнарының авыл мәктәпләрендә укытыла икән. Конкурска дәрес үзе русча укытылып та, әлеге  конкурска аны татарчага тәрҗемә итеп җибәрү очраклары да булды. Тик андый дәрес эшкәртмәләре конкурска кабул ителмәде. Сарман, Мөслим, Саба, Кукмара, Әгерҗе, Тукай, Балык Бистәсе, Әлмәт кебек татар мәктәпләре шактый саналып килгән районнардан бер генә мөгаллимнең дә бик тә үзенчәлекле бу иҗади бәйгедә үз язмасы белән катнашмавы бик тә гаҗәп.
Әлеге конкурста математика, биология укытучылары аеруча актив катнашты. Тик тарих һәм җәмгыять белеме, информатика, химия укытучыларыннан, шулай ук Казан гимназияләре мөгаллимнәреннән артык активлык күрмәдек.
Конкурста катнашырга җыенган мөгаллимнәргә хас тагын бер бик үк матур булмаган сыйфат, гадәтне әйтми булмый: ул да булса, күбесе язмаларын конкурс төгәлләнергә бер-ике көн кала җибәрде. Ә югыйсә конкурс узган елның декабрь башында ук игълан ителгән иде бит. Ярты ел вакыт эчендә оешмаганны, конкурска язмалар кабул ителүнең соңгы көнендә ашык-пошык әзерләп җибәрелгән язмаларның сыйфаты ни дәрәҗәдә дә, әйбәт булганда да әле, жюри әгъзалары аларга ничек төгәл анализ биреп өлгерсен, ди?!
Билгеле булганча, конкурс сигез номинация буенча үткәрелде. Мәртәбәле жюри һәр номинация буенча җиңүче мөгаллимне билгеләде.
«Татар теле һәм әдәбиятыннан иң яхшы дәрес» номинациясендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флёра ЯРУЛЛИНА («Тормыш көчлеләрне ярата» язмасы өчен, 7 нче сыйныфта әдәбият дәресе).
«Иң яхшы биология дәресе» номинациясендә
Әтнә районы Күшәр төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА («Үсемлекләрнең туфрактан туклануы» язмасы өчен, 6 нчы сыйныфта биология дәресе).
«Иң яхшы география дәресе» номинациясендә
Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәдинә САФИНА («Россиянең табигый зоналары» язмасы өчен, 4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе).
«Иң яхшы физика дәресе» номинациясендә
Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика укытучысы Рәмлә НУРИЕВА («Электромагнитик индукция күренешен өйрәнү» язмасы өчен, 9 нчы сыйныфта физика дәресе).
«Иң яхшы математика дәресе» номинациясендә
Балтач районы Норма урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира АБДУЛЛИНА («Күппочмакны өчпочмакларга бүлү» язмасы өчен, 4 нче сыйныфта математика дәресе).
«Иң яхшы информатика дәресе» номинациясендә
Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенен информатика укытучысы Фуат СӘМИГУЛЛИН («Монитор экранында сурәт барлыкка килү» язмасы өчен, 7 нче сыйныфта информатика дәресе).
«Иң яхшы химия дәресе» номинациясендә
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы Наилә ФӘСХЕТДИНОВА («Силикат сәнәгате. Керамика» язмасы өчен, 9 нчы сыйныфта химия дәресе).
«Иң яхшы җәмгыять белеме дәресе» номинациясендә
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һэм җәмгыять белеме укытучысы Лидия КОНСТАНТИНОВА («Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр» язмасы өчен, 8 нче сыйныфта җәмгыять белеме дәресе).
«Иң яхшы тарих дәресе» номинациясендә
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы Ринат ХӘЙРУЛЛИН («1812 елгы Ватан сугышының беренче этабы» язмасы өчен, 9 нчы сыйныфта тарих дәресе).
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә «Мәгариф» журналыннан аерылмагыз, каләмнәрегез һичкайчан тутыкмасын!  
Конкурс нәтиҗәләре турындагы тулырак язма белән «Мәгариф» журналының июль саныннан укып таныша алачаксыз. Шул ук санда конкурска алынган иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә туплап биреләчәк.
               Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ