Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар Википедиясенә өлеш кертү өчен кайда укырга?

Татар Википедиясендә 10 000нән артык кеше теркәлгән. Шуларның 70-80е актив кулланучы булып тора. Татар Википедиясенең тагын да үсеше өчен кулланучыларны һәм  әлеге интернет-чыганакның эшчәнлегендә кат...

Татар Википедиясендә 10 000нән артык кеше теркәлгән. Шуларның 70-80е актив кулланучы булып тора. Татар Википедиясенең тагын да үсеше өчен кулланучыларны һәм  әлеге интернет-чыганакның эшчәнлегендә катнашучыларны арттыру кирәк.  Бу хакта Татар Википедиясе активистлары катнашында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. WhatsApp Image 2018-07-31 at 15.22.13Википедиядә эшләүгә өйрәтү белән «Сәләт»тә шөгыльләнәләр икән. «Сәләт вики-мәктәбе» эшчәнлеген 2016 елда башлап җибәрә. Аны Татар Википедиясе активисты Фәрһад Фаткуллин җитәкли.  Ә 2017 ел ахырында Татар Википедиясен үстерү максаты белән яңа проект төзелә. «2018 ел башыннан беренче уку-укыту сессиясе үз эшен башлады һәм безнең 13 даими вики-мәктәп укучысы барлыкка килде. Безнең вики-мәктәп - ул уникаль проект. Чөнки Википедиянең дөньякүләм тәҗрибәсен күзгә алсак, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе бик тә аз. Безнең Татар Википедиясендә якынча 70-80 актив кулланучы. Теркәлгәннәре — 10 000нән артык. Актив кулланучыларның күбесе — 30-40тан узган абый-апаларыбыз», - дип белдерде «Сәләт вики-мәктәбе»нең яңа җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов.
Татар Википедиясе активистлары әйтүенчә, алга таба да планнар зурдан. Киләчәктә Татар Википедиясе кулланучылары төркемен булдыру, мәктәпләрдә вики-клублар ачу планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ