Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар яшьләре очраша

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган профильле ял сменасын быел 13-23 август көннәрендә «Идел» яшьләр ү...

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган профильле ял сменасын быел 13-23 август көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино) уздырырга җыена.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
- «Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле итеп төзелде, - диде «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина. – Смена дәвамында балаларга татар теле дәресләре укытылачак, төрле иҗат остаханәләре оештырылачак. Моннан тыш, башкалабыз Казанның тарихи урыннары белән танышу, борынгы Болгарга кунача экскурсиягә бару көтелә.

Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра ала.
Ә менә Татар яшьләре көннәре бераз соңрак, 26-30 августа «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә РФнең 30 төбәгеннән 150гә якын делегат катнашуы көтелә.
- Татар яшьләре көннәренең максаты, - диде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, - РФнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә. Программада шулай ук татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ