Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат

«Күренекле татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», дип язган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фэйсбук аккаунтында.Заһид Мәхмүди — татар язу...

«Күренекле татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», дип язган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фэйсбук аккаунтында.
Заһид Мәхмүди — татар язучысы, журналист.
1960 елның 4 июлендә Кукмара бистәсендә туган.
1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1982-1984 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайткач, район газетасы редакциясендә эшли башлаган. Соңрак Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан», «Авыл» газеталары, «Татарстан» журналы мөхәррире булып эшли. Татарстан Язучылар берлеге каршында чыгып килә торган «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөхәррире була.
1991-2003 елларда язучының Татарстан китап нәшриятында «Профессор Мияугөл», «Тәмуг чәчәге», «Ак болыт», «Әче балан» исемле китаплары дөнья күрде. 2003 елның июлендә Мәхмүдинең «Әче балан» дигән романы буенча эшләнгән «Бүре» радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән «Бумеранг» бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды.
1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы 
"Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ