Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча уку кими бара

«Кызганычка каршы, татарча сөйләшү, татарча уку кими бара»,- дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры. Рафис Борһанов республикада татар телен укытуга һәм милли тәрбиягә бәйле проблемалар турында а...

«Кызганычка каршы, татарча сөйләшү, татарча уку кими бара»,- дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры. Рафис Борһанов республикада татар телен укытуга һәм милли тәрбиягә бәйле проблемалар турында ачык сөйләде. 
Министрлык тарафыннан 1-9 сыйныфлар өчен татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, «Туган тел– татар теле», «Туган татар әдәбияты», «Әдәби уку» фәннәреннән  үрнәк уку программалары федераль реестрга кертелгән. Моннан тыш, Мәгарифне үстерү базасында «Сәлам» укыту-методик комплекты, ТР фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Туган тел һәм әдәбият» комплектлары өстендә эш алып барыла.
— Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек кертелгән, татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү юллары карала. Безнең тарафтан татар телендә 8 фән буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга шулай ук туган тел һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыру мөмкинлеге дә бирелә, - дип сөйләде министрлыктагы түгәрәк өстәл барышында Борһанов.

Министр республикада  балаларга татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы эшләп килүен әйтте. 2019 елның 1 июненә республикада барлыгы 1402 гомуми белем бирү йорты һәм аларның 286 филиалы бар.
Рафис Борһанов «Ана теле» онлайн-мәктәбе, «Шаян-ТВ» каналы эшчәнлеге турында да әйтеп узды.
Исегезгә төшерәбез, узган җомгада РТмәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ