Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлар һәм медицинаның үсеш юллары

Шәриф Камал мемориаль фатиры музеендагы Татар китабы йортында 25 мартта беренче мәртәбә медицина темасын чагылдырган экскурсия оештырыла. Анда табибларның  чәчәк, ваба кебек зәхмәт белән барган к...

Шәриф Камал мемориаль фатиры музеендагы Татар китабы йортында 25 мартта беренче мәртәбә медицина темасын чагылдырган экскурсия оештырыла. Анда табибларның  чәчәк, ваба кебек зәхмәт белән барган көрәше, урта гасырлардан алып бүгенге көнгәчә әлеге авырулардан дәвалану үзенчәлекләре, бу теманың әдәбиятта яктыртылышы бәян ителәчәк.
Казанда беренче типография ачылу белән медицина буенча  китаплар басыла башлый, татар телендә «Чәчәк салу» китабы шуларның беренчесе була. Идел буе Болгар дәүләтендә тыйб (медицина) гыйлеменең үсешенә Таҗетдин Болгариның «Әт-Тиръякъ әл-кәбир» (Агуланулардан көчле дәва) кулъязмасы дәлил булып тора. Таҗетдин әл-Болгариның бу хезмәте әлегәчә Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана. Аның күчермә нөсхәсен Иран хөкүмәте  26 ел элек  Казан  университетына бүләк итте һәм ул аңлатмалар белән рус телендә басылып та чыкты. Бүгенге көндә әлеге басма музей экспозициясендә күрсәтелә.
Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында да табиблар тормышы киң яктыртыла, андагы геройлар аша Казан шифаханәләренең берсендә барган вакыйгаларны күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа да  әлеге китаплар  укучыларда зур кызыксыну  уята.
Музей урнашкан Островский урамы үзе дә тарихи биналарга бай, шуларның берсендә – Клячкин шифаханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай  авыру белән тартышкан хәлдә, соңгы көннәрен уздыра.
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ