Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының Бөтендөнья Татарлар Конгрессы - VIII нче съездына мөрәҗәгате

Бүгенге көндә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын һәм иң беренче чиратта, татар телен саклап калу юнәлешендә эшчәнлек алып баручы милли оешмалар һәм аерым шәхесләр бар. Андый оешмалар...

Бүгенге көндә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын һәм иң беренче чиратта, татар телен саклап калу юнәлешендә эшчәнлек алып баручы милли оешмалар һәм аерым шәхесләр бар. Андый оешмаларның берсе – Мәскәүдәге “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы”. Бу оешманың эшчәнлек нәтиҗәсе татар милләте өчен һишчиксез зур!
Күптән түгел әлеге оешмага нигез салучы аксакаллар тарафыннан Бөтендөнья татарлар конгрессының 2 августында узачак VIII нче съездына юнәлтелгән мөрәҗәгате әзерләнде.
“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” үз мөрәҗәгатендә яктырткан пунктлары һәм кагыйдәләре съездның резолюциясендә уңай нәтиҗә белән кабул ителәчәгенә ышана һәм киләчәктә аның тормышка ашырылуына өметләнә.
Әлеге мөрәҗәгать нигезендә нинди пунктлар һәм кагыйдәләр ята соң? Менә шуның белән сезне якынрак таныштырып үтәсебез килә.

Бу проект – “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының күп еллар дәвамында даими рәвештә алып бара торган эшчәнлеге нәтиҗәсе. Башкалабызда һәм илнең төрле төбәкләрендә оештырылган очрашулар, уздырылган әңгәмәләр, бәхәсләр, бәйрәмнәр, кичәләр дә Проект әзерләүгә этәргеч булды. Шулай ук, биредә өлкәннәр, яшьләр һәм балаларның телгә, милләткә мөнәсәбәтләре, шөгыльләре һәм гомумән, тормыштагы кызыксынулары яктыртылган.
Оешма тәкъдим итә торган Проект барлыгы егерме пунктны үз эченә ала.
Беренчесе. Баланың теле «әни», «әти» сүзләре белән, үз ана телендә ачылырга, үз гаиләсендә ана телендә генә сөйләшергә күнегергә тиеш. Аның өчен нишләргә? Нәрсә булдырырга кирәк соң?
Хәзерге гаилә тәрбиясе «алга киткән» җәмгыятьтә яшь балалы аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш! Телефон һәм телевизор белән файдаланалар икән, аларда бары тик татар телендәге тапшыруларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре күрсәтелергә тиеш. Ә андый клуб-яслеләр оештыру – татар меценатларының үз халкы алдындагы изге бурычы булып саналырга тиеш!
Икенче. Телевизорда һәм телефонда һәм бигрәк тә интернет киңлекләрендә татарча белмәүче татарларны үз туган телләрен өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдыру, татарча тапшырулар өчен вакытны арттыру. Әлбәттә, монда чит илләрдә, әйтик, безнең шикелле үк төрки телләр төркеменә кергән Төркиядә төрекләрнең балаларына үз туган телләрен ничегрәк өйрәтү ысулларын өйрәнеп, шуны гамәлдә куллану да мөһим. Бу күп вакыт һәм чыгым таләп итә торган эш. Әмма татарның киләчәккә «телсез татар» булып баруын теләмәсәк, безнең буын моны эшләргә бурычлы.
Өченче. Россия Конституциясенең 68нче статьясы, 3нче бүлегенә таянып, бакчаларда – милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү буенча, дәресләрдән тыш вакытта, түләүсез (!) махсус түгәрәкләр оештыру. Аларга тотылачак чыгым – җирле бюджет һәм меценатлар исәбенә булдыру.
Дүртенче. Элек-электән татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменнән башка татарны саклап калу авырга туры киләчәк. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы, дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре бар. Без татарның үз чорыбызга кадәрге меценатларын хөрмәт белән телгә алган кебек, хәзергеләрнең исемнәрен дә киләчәктә халкыбыз үз тарихына алтын хәрефләр белән язар.
Бишенче. Бердәмлектә булу. Бердәмлек – ул халыкны милли аңлы, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим булган шарт. Шуңа да алга таба без бердәмлекне саклап, бер юнәлештә эшләүне тәэмин итәргә бурычлы.
Алтынчы. Дипломатиягә, ягъни акыл зирәклегенә ия булу. Безнең татар халкы элек-электән, зирәклек, яхшы мәгънәдәге акыл хәйләкәрлеге, үткенлек һәм зыялы булуы белән аерылып торган. Бу – хәзерге вакытта да һәркайсыбызга, бигрәк тә, төрле формадагы милли оешмаларыбызның лидерларына хас сыйфатларның берсе. Әйе, безнең татарга үз сүзен кистереп әйтә белү дә хас. Әмма җәмгыятьтәге вазгыятьне исәпкә алып, акыл зирәклеге белән эш итү – сәяси яктан күпкә отышлырак. Шуңа да безгә дипломатия мәсьәләсен хәл итү бик кирәк!
Җиденче. Үз татарыңның кадерен белү. Һәрбер авыл, һәрбер район һәм татарлар күпләп яши торган һәрбер шәһәрдә татарларны берләштерә, авыр чакларында аларга ярдәм кулы суза торган «Туганлык почмагы» дигән җыелу урыны булырга тиеш. Тормышта авыр хәлдә калган, язмыш сынауларына юлыккан, барып киңәш сорар, ярдәм өмет итәр кешесе булмаган татарлар өчен андый «Туганлык почмагы» сулар һавадай кирәк. Бигрәк тә хәзерге һәркем үзен генә кайгырта торган тизлек заманында. Психолог һәм башка белгечләр ярдәмен үз эченә алган «Туганлык почмагы»нда аралашу, мөмкин кадәр, татар телендә булырга тиеш.
Сигезенче. Россиядәге һәм чит мәмләкәтләрдәге татар авылларының энциклопедиясен төзү. Бу – илебез башкаласында, Татарстан һәм чит илләрдә яшәүче татар йгалимнәре, зыялылары тарафыннан 10-15 елда башкарып чыгарга тиешле олы хезмәт.
Тугызынчы. Татар халкының чын тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү. Моның өчен, милли оешмалар оештыра торган төрле дискуссия-бәхәсләр, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр һәм бәйрәмнәрдән файдаланырга була. Татар кызлары һәм егетләре үз халкының данлы үткән юлын, чын тарихын белергә тиеш. Бары шул чагында гына милләтне милләт буларак яшәтүче алдынгы карашлы шәхесләр тәрбияләп булачак.
Унынчы. Төрки һәм башка халыклар арасында үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татарның үз традицион диненә мөнәсәбәтен үзгәртергә күптән вакыт. Бу мәсьәләдә халыкның үз асыл сыйфатларын, туган телен, милләт сафлыгын, ихтыяр көчен саклап калуда дин-ислам тәрбиясенең әһәмияте бәяләп бетергесез! Шуны истә тотып, дин әһелләре эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, балалар бакчалары, мәктәп балалары һәм яшьләр тәрбиясенә дә аерым игътибар бирергә мөһим. Шуның бер формасы – мәчетләргә экскурсияләр оештыру. Шулай ук, яшь балалы гаиләләр өчен, аеруча яшь әниләр өчен мәчет карамагында «Ак әби һәм бәби» бүлмәләре булдыру бик әйбәт нәтиҗәләр бирергә мөмкин.
Унберенче. Яшьләрне тәрбияле һәм заманча карашлы ватанпәрвәр татарлар итеп тәрбияләү. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге яшьләрнең күбесе үз виртуаль дөньясында яши. Чынбарлыктан аерылу аларны аралашудан, дуслашудан, тормышта кешеләр белән үзара дустанә һәм кешелекле мөнәсәбәт корырга өйрәнүдән «азат» итеп, үз кабыгына бикләнгән битараф кешеләр хәленә төшерә. Бу – хәзерге вакытта иң катлаулы проблемаларның берсе. Үсмерләрне тиешле юлга юнәлтү, аларны җәмгыять һәм үз ата-анасы, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләү өчен дәүләт-мәктәп-милли оешма һәм гаилә бергә эш иткәндә генә, тәрбия процессында бу чылбырның бөтенлеге сакланганда гына әлеге мәсьәләне уңай хәл итеп була. Яшьләрне кызыксындыру өчен, аларны экология, хәйриячелек, волонтерлык һ.б. кагылышлы төрле проектларга җәлеп итәргә кирәк. Менә монда инде интернет киңлекләрен тулысынча файдаланырга мөмкин!
Уникенче. Яшь буын үз әби-бабасы телендә сөйләшсен, татар телен киләчәккә илтүче һәм аны яшәтүче булсын өчен, югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль системасын булдыру зарур. Бу система ике һәм, шулай ук, берничә телне өйрәнүне күз уңында тота. Замана яшьләре инглиз, рус һәм үз ана телен бер дәрәҗәдә яхшы белергә омтылырга тиешләр.
Унөченче. Яшьләр тәрбиясендә классикага нигезләнгән җыр сәнгатенең һәм совет чоры классикасын тәшкил иткән матур әдәбиятнең дә әһәмияте зур. Моның өчен яшьләргә классик мәдәният, классик әдәбият үрнәкләре белән танышу өчен уңай шартлар тудырырга кирәк, ә бу гаиләнең, мәктәпнең, милли оешмаларның һәм, әлбәттә, дәүләтнең бурычы.
Ундүртенче. Безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен җыр, театр сәнгате һәм әдәбият та бик әһәмиятле. Бу юнәлештә дә тиешле чаралар каралырга, кирәкле проектлар уздырылырга тиеш.
Унбишенче. Тарихи кулъязма мирасын өйрәнү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әгәр дә иске татар телендә кулдан язылган хатларны, истәлекләрне, хезмәтләрне алдагы берничә ел эчендә кириллицага күчереп өлгермәсәк, алар тузанга әйләнеп, юкка чыгарга мөмкин. Безгә моны һичшиксез булдырырга ярамый!
Уналтынчы. Тарихи кулъязма мирасы белән беррәттән, һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өйрәнергә тиеш. Аның өчен архивларда сакланган мәгълүматлардан файдаланырга була. Нәселең тамырларын белеп, шәҗәрәңне төзеп киләчәк буыннарга калдыру – үзеңнең татарлыгыңны саклау дигәнне аңлата.
Унҗиденче. Татарлыкны саклау – авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау һәм иң беренче чиратта, авыл мәктәпләренең булганнарын саклап калу. Мәктәбе, кибете, клубы ябыла икән, андый авыл бетәргә хөкем ителгән. Бары тик авыллар гына татарның гореф-гадәте, әдәп-әхлагы, мәдәнияте сагында тора. Авыллар гына безне татарның узганына тоташтыра. Авылларда гына татарлык бар тулылыгы белән сакланып килә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы икътисадын ныгытырга, авылларда калучы яшьләргә дәүләт тарафыннан өстенлекләр бирелергә тиеш.
Унсигезенче. Идеологик яктан көчле йогынтыга ия булган авыл Сабантуйларының бетерелүенә юл куймаска! Татарны дөньяда таныткан бу милли бәйрәм – халкыбызның җыр-биюләрен, төрле уеннарын, кызыклы ярышларын, татарча көрәшне үз эченә ала. Аны балалар да кечкенәдән күреп үсә. Димәк, Сабантуй да, үзенә күрә, бер тәрбия чарасы...
Унтугызынчы. Татар рухы спортта да чагылыш табарга тиеш. Биредә милли көрәш спорты аерым урынны алып тора. Шуңа да көрәш спортын бөтен дөньяга танытырга, яшьләр арасында популярлаштырырга кирәк!
Егерменче. Татарның узган тарихын, сәнгатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын һәрьяклы яктыртуда Интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану. Бу – дөньядагы халыкларны татарлар белән таныштыру, үзебезнең барлыгыбызны, бөек халык дәвамчылары икәнебезне таныту да. Шулай ук, җир йөзенең теләсә кайсы почмагындагы татарлар белән бик тиз арада элемтәгә керү, үзара аралашу, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү чарасы да булып тора.
Гомумән алганда, “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының төп максаты - татар яшьләрендә үз милләтенә, тарихына, гореф-гадәтләренә, туган теленә карата горурлык хисләрен тудыру, аларны һәр нәрсәгә тырышлык куеп яшәргә өйрәтү һәм үз халкына ихтирам, татар мәдәниятенә мәһәббәт хисләрен уяту.
Боларны тормышка ашыру өчен оешма активистлары тарафыннан ел саен күп төрле чаралар уздырыла. Һәрбер шундый чараны булдыру өчен зур тырышлык куела. Күп төрле мәкальләр языла, фильмнар төшерелә, танылган татар шәхесләре белән очрашулар уздырыла, милли бәйрәмнәр үткәрелә һәм төрле интернет чыганакларында зур эш алып барыла. Мәсәлән, бүгенге көндә оешманың Ютуб каналында 22 меңнән артык язылучылар саны исәпләнә. Бу әлбәттә, аның татарлар һәм бигрәк тә яшьләр арасында популяр булуын аңлата.

Шул исәптән, бик зур роль Ислам динен яктыртуга багышлана. Моның өчен изге Рамазан аенда Ифтар кичәләре үткәрелә, хәзрәтләр чакырылып дини һәм тормышчан вәгазьләр укыла, яшьләргә кирәкле белемнәр, аң һәм әхлак тәрбиясе бирелә.
“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының эшчәнлеген, тырышлыгын санап бетергесез. Шуңа да проектта яктыртылган егерме пунктны тормышка ашыру безнең өчен бик мөһим эш булып тора һәм аны булдыру мөмкин булачагына без ышанабыз! Барлык татарларны да бу эшчәнлеккә кушылырга чакырабыз!
"Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы" оешмасының матбугат үзәге.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ