Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары 2022 елга йомгак ясады

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә ана...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анализ ясады, киләсе елга бурычлар билгеләде. 
      
Әйтик, соңгы вакытта география фәненнән тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы баллары югары уку йортларына кабул ителгәндә исәпкә алынмаганлыктан, география фәне белән кызыксынучыларның һәм бу фәннән БДИ тапшырырга уйлаган укучыларның саны елдан-ел азаю күпләрдә борчу тудыра иде. Киләсе елдан КФУга укырга кергәндә күп кенә белгечлекләр буенча географиядән БДИ баллары исәпкә алыначак икән. Димәк, географиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларның да саны  да артыр дигән өмет бар.
 
КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы якындагы чит илләрдәге коллегалары белән хезмәттәшлек җепләре урнаштыруга йөз тота. Шуның матур чагылылышы буларак бүгенге утырышта Үзбәкстандагы Бохара дәүләт университетының экология һәм география кафедрасы мөдире Якуб Холов үзе җитәкләгән кафедра эшчәнлеге белән таныштырды.

КФУның география һәм картография кафедрасы мөдире Едина Пудовикның Казан университетында география белеме бирүнең тарихына һәм бүгенге хәлдәге торышына багышланган чыгышы да күпләрдә зур кызыксыну уятты. Утырышта ноябрь аенда булып узган яшь географлар турниры, ел дәвамында уздырылган ун экологик-географик конференцияләр, яшь натуралистлар отрядлары тарафыннан оештырылган 21 сәяхәт, география укытучылары катнашында үткән «XXI  гасыр Магелланнары» дигән педагогик уен, Казан шәһәрендәге балалар экологик-биологик үзәге эшчәнлеге хакында да информацияләр тыңланды.

Таһир САБИРҖАНОВ


Рөстәм ФӘРХУЛЛИН  фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ