Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан онкология хезмәтенә – 75 ел

Бүген Казанда «XXI гасыр  онкологиясе. Сәламәтлек саклауда  медицина фәне инновацияләре» шигаре астында  Бөтенроссия конференциясе  ачылды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбаса...

Бүген Казанда «XXI гасыр  онкологиясе. Сәламәтлек саклауда  медицина фәне инновацияләре» шигаре астында  Бөтенроссия конференциясе  ачылды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә  Фазлыева, Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА директоры, профессор Рөстәм Хәсәнов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш  баш онкологы, академик Андрей Каприн һәм башка рәсми вәкилләр, галимнәр, табиблар катнаша. Конференция бер үк вакытта онлай-форматта узганлыктан аның эшенә Россиядә һәм  чит илләрдә яшәүче меңнәрчә белгечләргә кушылырга  мөмкинлек бар .
Фәнни мәҗлестә катнашучылар ике көн дәвамында онкология авыруын дәвалау, онкология хезмәтләре алдында торган актуаль мәсьәләләр хакында докладлар белән чыгыш ясаячак, соңыннан фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашулар булачак.
Шунысын да әйтик: Татарстанда иң беренче онкология бүлеге 1946 елны Казандагы 5 нче шәһәр хастаханәсендә ачыла. Әлеге хезмәтнең юл башында  профессор Юрий Ратнер, профессор Мойше Сигал кебек танылган галим-табиблар тора. Алар салган онкохирургия мәктәбе элекке традицияләрне саклаган хәлдә һаман үсештә. Хәзерге вакытта республика онкология диспансеры  Россия җирлегендә уңышлы эшләп килүче  иң эре  үзәкләрнең берсе санала.
Альберт ЗАҺИРОВ

 

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ