Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президентының атамасын «Рәис» дип билгеләргә тәкъдим ителде

Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.Дәүләт корылыш...



Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон буенча, югары вазифаи зат атамасын Башлык кына дип кенә түгел, ә башкача да атау мөмкинлеге каралган.
«Кичәге дискуссия нәтиҗәләре буенча, закон проектын кире кагу тәкъдим ителде. Инициатива группасының 37 әгъзасының 33 е проектның кайтарылуы турында хатка имза куйган. Калганнар билгеле сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнашмый. Атна азагына кадәр документ ахырга кадәр әзерләнеп бетәчәк», - диде Альберт Хәбибуллин.
«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы - «Глава Республики Татарстан-Татарстан Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аны Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Альберт Хәбибуллин.


https://tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ