Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан рәссамнары Санкт-Петербургта

Санкт-Петербургның Милләтләр йортында Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли. Экспозициядә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының 60 эше куелган. Арад...

Санкт-Петербургның Милләтләр йортында Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли. Экспозициядә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының 60 эше куелган. Арада Санкт-Петербург, Чувашстан, Кыргызстан, Үзбәкстан рәссамнарының эшләре дә урын алган. 
Төньяк башкалада эшен төгәлләгәч, күргәзмә кабат Казанга кайтачак һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.
– Без бу күргәзмәгә ныклап әзерләндек. Моңа кадәр әлеге күргәзмә Баулыда, Буада, Чабаксарда зур кызыксыну уятты. Санкт-Петербург тамашачысы аны шулай ук яратып карады.Күргәзмә ачылышында ТРның Петербургтагы даими вәкиллек җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллиннар да катнашкан иде. Күргәзмәне оештыруда күп көч куйган рәссам Илдус Вахитов Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде,- ди рәссам Елена Острая.
Хәзерге вакытта Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Остраяның шәхси күргәзмәсен ТРның Петербургтагы даими вәкиллегендә дә күрергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ